Логотип Магариф уку
Цитата:

Куркынычсыз булган пляжлар аталды

Татарстан Республикасында суда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә сүз кече үлчәмле суднолар навигациясе һәм коену сезоны вакытында су объектларында...

Татарстан Республикасында суда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә сүз кече үлчәмле суднолар навигациясе һәм коену сезоны вакытында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм профилактик чаралар үткәрү турында барды.
Ел башыннан республика сулыкларында 42 гадәттән тыш хәл теркәлгән, нәтиҗәдә 31 кеше, шул исәптән 4 бала һәлак булган, ә 33 кеше коткарылган.
– 2018 ел белән чагыштырганда, быел һәлак булучылар саны 27 кешегә кимеде, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. – Казанда, мәсәлән, «Локомотив», «Комсомол күле» ,«Аккош күле» пляжлары коену һәм ял итү өчен иң куркынычсызлары дип санала.
Инспектор шулай ук йөзүгә чыгар алдыннан истә тотарга тиешле кагыйдәләрне искәртеп китте. Бирегә: судноның һәм аның механизмнарының төзеклеген тикшерерү, үзең белән элемтә чарасын алу, якыннарыңны барасы җирең турында кисәтү һәм һава торышын алдан белеп эш итү керә.
Судагы куркынычсызлык чараларын үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен онытмаска кирәк. Республика халкы тарафыннан гамәлдәге йөзү кагыйдәләрен һәм кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү генә су объектларында иминлекне тәэмин итәргә булышачак.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ