Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакыралар

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актёрларны билгеләүдә язучының хатыны Руфинә Фәттахова...

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актёрларны билгеләүдә язучының хатыны Руфинә Фәттахова да катнашачак.
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы февраль ахырында Арча районында төшерелә башлый. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссёры – Александр Далматов. Картинаның директоры Тинчурин театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов булачак, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.
Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләгән.  «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ