Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызамык – шаяру түгел

Соңгы арада Америка, Европа, Украинада чаң кагалар: кызамык авыруы баш калкыта. Россиядә исә узган елны әлеге чирне йоктыручылар саны 2538 дип теркәлгән. Татарстанда агымдагы елда, бәхеткә, бер очрак...

Соңгы арада Америка, Европа, Украинада чаң кагалар: кызамык авыруы баш калкыта. Россиядә исә узган елны әлеге чирне йоктыручылар саны 2538 дип теркәлгән. Татарстанда агымдагы елда, бәхеткә, бер очрак та теркәлмәгән, ә 2018 елның июнь һәм октябрь айларында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 12 баланың бу авыруны йоктыруы ачыкланды. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча төбәк идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Кызамык – пневмания, колак чирләре һәм баш мие ялкынсынуы кебек катлаулануларга китерүче йогышлы чир. Дәвалау ысуллары да юк, бары прививкалар ярдәмендә генә сакланырга мөмкин. Соңга елларда ата-аналар арасында прививкаларга карата тискәре караш формалашты. Галимнәр, табиблар, журналистлар тарафыннан привикаларның зыяны турындагы фикерләрнең дөреслеккә туры килмәве турында дәлилләр күп китерелсә дә, интернет, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат зур дулкын кебек – тиз генә туктатам димә. Прививка ясатмаучыларның саны артуы җәмгыятьнең күмәк иммунитеты төшүенә дә китерә, ягъни привика ясатучыларның да йогышлы чирләрне эләктерү куркынычы арта дигән сүз.
Балаларны дәвалау түгел, әти-әниләрнең интернеттан сеңдергән артык «гыйлем»нәре белән эш итү авыр, ди табиблар. Артык күп белә башладык түгелме? Социаль челтәрдәге хисчән постларны укып, интернеттагы коточкыч фото-видеоларны карап, күрше-күләннән ишеткән куркыныч тарихларны ишетеп кенә дә мөгаллимнәрне дәрес бирергә, табибларны дәваларга өйрәтә башладык түгелме?
Алинә Сафиуллина, бер бала әнисе:
– Прививкалар турында тискәре мәгълүмат колакка керми калмый анысы, алай да баш тартмадым. Дөрес, улыма түләүле вакцинаны сайладым, шөкер, җиңел кичерде. Ә бер таныш гаиләдә түләүсез прививка уңышсыз булды, баланың аягына операция ясарга туры килде хәтта.
Екатерина Шәмсетдинова, ике бала әнисе:
– Олы кызыма 9 яшь тулды, аңа барлык привикаларны вакытында график буенча ясатым. Ә икенчесе туганда привикалар турында әти-әниләр арасында төрле тискәре фикерләр баш калкыткан чор иде. Шуңа күрә башта икеләндем, привикаларны бер елга соңга калып кына ясата башладым. Прививкалар хакында төгәл инанган күзаллавым юк, кемгә ышанырга да белмим.
Миләүшә Абдуллаева, ике бала әнисе:
– Вакцинациягә уңай карыйм, улларыма да барысын да вакытында ясаттык. Әмма привикаларга бәйле катлаулану куркынычы да бар – моның белән бәхәсләшеп булмый. Моның сәбәбен вакцинадан эзләргә кирәкми, миңа калса. Прививка ясар алдыннан балаларның сәламәтлеген тиешенчә тикшерү кирәк. Һәр кешенең, бигрәк тә балалар сәламәтлегенең бик индивидуаль икәнлеген онытмасак иде. Кемгәдер килешкән вакцинаны икенче берәү бик авыр кичерергә мөмкин.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ