Логотип Магариф уку
Цитата:

Күәм мәктәбендә – Җәлил рухы

Бүген 15 февраль – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел! Әлеге вакыйга уңаеннан Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I – XI сыйныфларында тәрбияви чаралар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары М....

Бүген 15 февраль – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел!
Әлеге вакыйга уңаеннан Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I – XI сыйныфларында тәрбияви чаралар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләре буенча рәсем ясап, күргәзмәгә урнаштырдылар. Урта сыйныф укучылары арасында юбиляр шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды.

Укучылар белән алдан ук республикакүләм  #МусаҖәлил115 флешмобына әзерлек эше алып барылды һәм Инстаграм челтәренә урнаштырылды. IX – XI сыйныф укучылары исә, Муса Җәлил иҗатына багышланган викторинада катнашып, Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында  белемнәрен сынадылар.
Чараларда укучылар теләп катнаштылар, патриотик  хисләр тәрбияләнде. Чыгышларның берсен ">биредә карый аласыз. 
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ