Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләбиб Леронга – 60 яшь!  

Каләмдәшебезне котлыйбыз!Каләмдәшебез, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга бүген 60 яшь тула. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы аны беренче олы юбилее белән ихлас к...

Каләмдәшебезне котлыйбыз!
Каләмдәшебез, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга бүген 60 яшь тула. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы аны беренче олы юбилее белән ихлас котлый, иҗатында зур уңышлар, бәрәкәтле озын гомер тели. Юбилей уңаеннан без каләм әһелләренә мөрәҗәгать итеп, юбилярга күңел түрендәге теләкләрен җиткерүне сорадык.

   Газинур Морат, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире:
- Ләбиб белән без  42 ел һәм иҗатта, һәм тормышта бергә икән. Без хәтта бакча күршеләре булып яшибез. Инде иҗатка килгәндә беренче тапкыр 1979нчы елда очраштык. Берничә ел без – Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй һәм мин университет тулай торагының бер бүлмәсендә тордык.Шуннан соң безнең юллар беркайчан да аерылмаган, гел янәшә барган. Ләбиб студент вакытта ук киң кырлы иҗатка дәгъва кыла иде. Без шигырь язу белән генә мавыксак, ул мәзәк тә язды, балалар өчен дә иҗат итте. Әдәбиятның һәр жанрында сүзен әйтәсе килә иде. Шөкер, һәр җанрда үз сүзен әйтте. Кайбер жанрларда ул, гомумән, уникаль. Әйтик, пародия жанры ул, гомумән, әдәбиятны пропагандалауда, әдипне танытуда бик кызыклы чара. Әлбәттә инде, монда Ләбибне уздыручы юк. Ул балалар әдәбиятында бик игелекле эшләр башкарды. Балалар өчен шигырләр дә, әкиятләр дә, хикәяләр дә, пьесалар да язды. Гомумән, һәр язучы балалар өчен язарга тиеш. Чөнки ана теленең матурлыгын, әдәби, фәлсәфи фикерләү рәвешен фәкать әдәбият бирә. Шуның өчен бала әдәбият укып үсәргә тиеш. Аның балалар өчен язылган әсәрләре менә шушы игелекле вазифаны башкарып килә. Ләбибкә менә алтмыш яшь тула. Аны бу олуг бәйрәме белән тәбрик итәм.  Шушы катлаулы чорда аңа ныклы сәламәтлек телим. Киләчәктә дә шушылай бергә-бергә иҗат итәргә язсын!

Вахит Имамов, язучы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире:
 - Каләмдәшемне, әлбәттә, юбилее белән котлыйм! Аның энергиясенә, күп кырлы талант булуына, туктый белми эшләвенә сокланам! Киләчәктә дә шундый булып калуын телим. Үзебезнең актанышлылар исеменнән берничә сүз әйтмәсәм дөрес булмас. Актанышлылар аның һәр кайтуын зарыгып көтеп тора. Якташларым аңа гаилә бәхете, шушы мул иҗатының дәвамлы булуын, һәртөрле чир-чорларның әйләнеп үтүен тели.

Алмаз Хәмзин, язучы, журналист, автор-башкаручы:
- Ләбибнең башта туу таныклыгындагы исеменә бәйләним әле. Анда Лемон бит ул. Әче әйбер, име?! Бер уңайдан Илһам Шакировны да искә алып китим. Безнең авылда хәерче Шакир абый бар иде. Ничек инде җырчы Шакиров фамилияле була алсын?!  Ләкин бөек җырчы булгач күнектем. Хәзер бигрәк килешеп тора дип уйлыйм. Лемон Леронга да һич күнегә алмыйча йөргән идем (хәер, хәзер ул күпләребезгә Ләбиб буларак таныш). Озак еллар дуслашып йөри башлагач, юморист икәнен белгәч, гәүдәсе эре булса да, үзенең эре булмавын күргәч, ягымлы, эчкерсез икәнен аңлагач, бик якын итә башладым. Ул үзен депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәч, аның  белән күптән түгел генә Мөслим, Минзәлә, Актаныш якларында халык белән очрашып, чыгыш ясап йөрдек. Шунда аның шактый тыйнак кеше икәненә дә шаһит булдым. Шул хәтле күп концертлар куйдык. Аны халык бик яратты. Әмма Сталин әйтмешли, тавыш бирү – бер хәл, санау – икенче хәл. Аның иҗаты киң кырлы. Шулай да миңа аның юмор тойгысы, һәр әсәреннән диярлек шушы хиснең сирпелеп, бөркелеп торуы бик ошый. Ул һәр эшне җиренә җиткереп эшли. Аның җитәкчелегендәге “Безнең мирас” журналы менә ничек куәтләнеп китте. Мин аңа фәкать уңышлар гына телим!

Сөмбел Таишева, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире:
Ләбиб Лерон белән без 10 елдан артык таныш. Бергәләп эшлекле сәфәрләрдә булдык, районнарда, мәктәпләрдә, колхозларда йөрдек. Эштән бушап торганда, бергә ял итү, гөмбә  җыю, балык тотулар да насыйп булды. Каләмдәшебез турында  ышанычлы ир-ат, сүзендә тора торган тәвәккәл кеше дип әйтер идем. 2015 елда Казанга  Кырымнан бер төркем кунаклар килде. Шулар арасында  И.Гаспринский исемендәге матбугат үзәге җитәкчесе Айдер Әмиров та бар иде. Бу очрашуда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да катнашты. Шул вакытта мин Кырымга сәяхәткә бару теләген белдергән идем. Быел сентябрь аенда ул теләгем тормышка ашты: без шушы  мөхәррирләр белән  Кырымга эшлекле сәфәр кылдык. Кешене сыныйсың килсә, син аның белән йә күрше бул, йә сәфәр чык, диләр. Бу чыннан да шулай! Юбилеегыз котлы булсын, Ләбиб әфәнде!
Теләкләрне Рәшит Минһаҗ язып алды

Фотолар Сөмбел Таишеваның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ