Логотип Магариф уку
Цитата:

Лаешта «Гаилә һәм мәктәп» журналы десанты

13 ноябрьдә Лаеш районының Имән Кискә һәм Пәрәү урта гомум белем мәктәпләренә “Гаилә һәм мәктәп” журналының  иҗади десанты “төшеп утырды”. Иҗат төркемендә журналның баш мөхәррир урынбасары Ирек Нигъмә...

13 ноябрьдә Лаеш районының Имән Кискә һәм Пәрәү урта гомум белем мәктәпләренә “Гаилә һәм мәктәп” журналының  иҗади десанты “төшеп утырды”. Иҗат төркемендә журналның баш мөхәррир урынбасары Ирек Нигъмәти, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, танылган шагыйрь Ленар Шәех, мөхәррир, танылган шагыйрь һәм прозаик Галимҗан Гыйльман, нәшриятның җаваплы хезмәткәре Йолдыз Хөснуллина бар иде.


DSC01874


Кунакларны уку залында мәктәп укучылары, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. И. Нигъмәти укучыларны иң элек әти-әниләр һәм балалар журналының яңа гына дөнья күргән  саны белән таныштырып үтте. Журналның  якын арда тоткан мәсләге турында сөйләде. Материаллар  әзерләгәндә  халкыбызга игелек итүчеләр белән бергә, уртак ватаныбызның патриоты булган милләттәшләребез турындагы язмаларга да даими урын биреп барылуын әйтте.DSC01857


Журналда халкыбыз тарихына, туган тел язмышына кагылышлы язмалар да игътибар үзәгендә тора. Басмада шулай ук кызыклы һөнәрләре белән танылган ата-аналар, бай тәҗрибәләре белән таң калдырган мөгаллимнәр, яңа технологияләр белән “җенләнгән” замана балалары турында язылган мәкаләләр дә укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Танылган әдипләребез Ленар Шәех белән Галимҗан Гыйльман тыңлаучыларны балалар дөньясын җәлеп итәрдәй кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Үзләренең балачак илләрендә сагынып сөйләргә калган истәлекләр белән уртаклаштылар.DSC01915 Яңа гына табадан төшкән китапларыннан онытылып үзләренең шигырьлләрен  укыдылар. Соңыннан балаларның кыю гына бирелгән соруларына җавап тотарга да туры килде. Мондый очрашулар башка төбәкләрдә дә көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый очрашулар башка районнарга да кирәк! Автор: Лиля

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ