Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйлә Гарифуллинадан бәхет рецепты

Софья Гобәйдуллина исемендәге Казан Заманча музыка үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе  Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина белән без Тельман урамында сакланып калган...

Софья Гобәйдуллина исемендәге Казан Заманча музыка үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе  Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина белән без Тельман урамында сакланып калган берничә бөртек борынгы бинаның берсе янында очраштык. Танылган композиторның Музыка йорты менә шунда урнашкан. Ләйлә ханым Заманча музыка үзәген оешкан вакытыннан, 2011 елдан бирле җитәкли. Ләйлә Илдаровнаны танылган опера җырчысы, Вена Дәүләт театры солисткасы Аида Гарифуллинаның әнисе буларак бөтен музыка дөньясында яхшы беләләр. Опера сәнгатенә талантлы җырчы бүләк иткән ханымнан бәхет рецепты, сәләтле бала тәрбияләү серләре турында белешергә тырыштым.

– Ләйлә Илдаровна, кайчандыр сезнеке белән рәттән урнашкан ике катлы XIX гасыр йортын ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев Журналистлар союзына биргән иде. Тик безнең коллегалар аны саклап кала алмады. Заманча музыка үзәгенә дә, мөгаен, заманча бинага күчү тәкъдимнәре булгандыр.
– Россия һәм Татарстан Композиторлар союзы рәисе Рәшит Фәһимович Кәлимуллин Үзәкне бу бинада калдыру өчен ныклык күрсәтте.  Минемчә, мондый йортлар каланың тарихын саклыйлар һәм балаларда эстетик зәвык тәрбиялиләр. Мин үзем Казанның шундый иске йортларының берсендә үстем. Ул 1924 елда исеме Татарстан дип үзгәртелгән Гражданская урамында урнашкан иде. Бу – әни, аңа кадәр әби туып үскән ике катлы  борынгы йорт иде. Монда башка өйләр дә шундый ук булып, алар һәрберсе бакча эчендә утырды. Ишек төбендә татар бабайлары үзара әңгәмә корып утырганнары да истә калган. Мин ун яшькә кадәр яшәгән әлеге төбәк турында күңелдә шундый җылы хатирәләр саклана. Башка балалар белән Елга портына китеп, соң гына кайтканда, әниләрдән нык кына  шелтә дә эләгә иде. Без бик хөр күңелле балалар идек шул.
–Элек татарларда җиде буынга кадәр нәсел-нәсәбен белү тиеш саналган. Бу йола хәзер кабат әйләнеп кайтты. Күпләр нәселнең генеалогик агачын, ягъни шәҗәрә төзү белән мавыга.
–Үзебезнең нәсел тарихын мин дәү әнием Фәүзия Хәйрулла кызы  Бикинеева сөйләүләре буенча беләм. Аның әтисе Хәйрулла Гайфулла улы Бикинеев, Иске Татар бистәсендә 1894 елда туып, бик яшьли – 37 яшьтә үк вафат булган. Ул – сәүдәгәр. Казанда берничә чәй, кофе, тоз, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек ише бакалея әйберләре сатыла торган кибет тоткан. Санкт-Петербург һәм Финляндия белән сәүдә иткән. Алар гаиләсенең берничә йорты булган. Башка чыкканда, бабам Евангелистовская (революциядән соң – Гражданская, аннан ары Татарстан) урамында урнашкан Казаков мәчетеннән ерак булмаган йортны сайлап алган. Могҗиза белән генә бездә аның рәсеме дә сакланып калган (телефоннан күрсәтә).
– Казанның уникенче Җәмигъ мәчете саналган Казаков мәчете турында миңа Мәскәү тарихчысы Марат Сәфәров сөйләгән иде. Аны 1876 елда 1 нче гильдия купец Мөхәммәтҗан Казаков архитектор Пётр Романов проекты буенча төзеткән. 1975 елда, Татарстан урамын киңәйткәндә, мәчетне бик зур авырлык белән генә җимергәннәр. Аның урынында хәзер тугыз катлы йорт тора. Сезнең гаиләгә нәселе гомер кичергән тарихи Иске Татар бистәсе төбәге белән аерылу җиңел булмагандыр. Гаилә ядкәрләрдән нәрсәне дә булса саклый алдыгызмы соң?
– Әбиемнең әнисе – карт әбием Фатиха Бикинеева чигүче булган. Ул бай гаиләләр өчен калфак чиккән. Ул чакларда калфак өчен, хәзерге кебек, ясалма түгел, чын фирәзә, чын энҗе кулланганнар. 1888 елда туган әбиебез миңа бер яшь булганда үлгән. Аннан миңа истәлеккә мәрҗән алка калды. Дәү әниемнең тышына гарәпчә язылган альбомында күп кенә иске фотографияләр бар. Революциядән соң безнең йортта җиде гаилә яшәде. Шуңа күрәдер, андагы иске, хәзер инде антиквариат саналырлык әйберләрне күченгәндә үзебез белән алу мөмкин булмагандыр. Бөтен уңайлыклары булган фатир алгач, без баштарак сөенеп бетә алмаган идек. Тора-тора бик күп нәрсә югалтканыбызны аңладык.
Ни гаҗәп, ул йорт әлеге кадәр минем төшләремә керә. Дәү әнием белән үткән бала чагым иксез-чиксез бәхет биргән еллар кебек тоела. Ул бик мәгълүматлы кеше һәм үзен бөтенебез өчен җаваплы саный иде. Тәртип ярата һәм бездән дә шуны таләп итә иде. Мине дәү әни бөтен эшкә, шул исәптән тегәргә, чигәргә өйрәтте. Оныгым Оливия туганда да дәү әни исән иде әле.
Илленче еллар ахырында Елга порты төзелгәч, элекке Гражданская, Заводская урамнарындагы йортлар сүтелде. Ул төбәк күренешләре минем күңелемдә шулкадәр тирән уелып калган, әле менә Сезнең белән сөйләшеп утырганда да күз алдымда шул балачак күренешләре басып торган кебек. Әйтерсең йөрәккә мөһер белән сугылган. Без туганнар –
 әтиемнең энеләре Равил абый Садриев, Питерда яшәүче Дамир абый белән очрашканда, ул хакта еш сөйләшәбез.
Безнең йорт зур зәвык белән төзелгән иде. Шуңа күрә мин төзекләндерелгән Иске Татар бистәсендәге яңартылган агач йортларга карыйм да ис-акылым китә. Татарларда андагы кебек чуар йортлар булмаган бит. Татарларга, гомумән, аллы-гөллелек хас түгел. Европадан килгән туристлар безнең мәдәният турында ялгыш күзаллау белән китәчәк, билгеле.
Рәшит Мусин урамындагы «хрущёвка»ларның берсенә күченгәч, мин  укый башлаган 38 нче мәктәптә немец теле керә иде. Минем Әлфия исемле түтием дә чит телләр факультетын тәмамлап, немец теле укытты. Шул чакта аны өйрәнгәндә, киләчәктә кызым янына Европага барып йөри башлармын да ул миңа, инглиз теле кебек үк, немец теле дә бик кирәк булып чыгар дип, кем уйлаган!
– Телләргә сәләтегез булса да, инфакны сайламагансыз бит...
– Безнең гаиләдә барысы да җырлый. Мин дә балалар бакчасында йөргәндә үк, өч яшемнән җырлый башлаганмын. Ул чакта мине әле йолдызчык, әле кар бөртеге дип йөртәләр иде. Татарстанда  узган гасырның 60–70 нче еллары әдәби-сәнгати күтәрелеш еллары булды. Милли сәнгатькә нык игътибар бирелде. Җырлавымны сокланып тыңлаган әти-
әнием мине Казан консерваториясе каршындагы махсус мәктәпкә бирделәр. Безне тыңлап караганда, консерватория ректоры, композитор Нәҗип Җиһанов үзе катнашты. Шуңа күрә хәзер: «Мине укырга маэстро алды», –  дип әйтсәм, хата булмас. Кызганычка, яшәргә кварталга күченгәч, мине якынракка – Декабристлар һәм Гагарин урамнары кисешкән урында урнашкан 4 нче музыка мәктәбенә илттеләр. Ә консерваториягә мин ул Нәҗип Җиһанов исемен йөртә башлагач, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң әйләнеп кайттым. Музыка теориясе һәм композициясе белгечлеге аласым килсә дә, анда конкурс зур булганлыктан,  «хор дирижёры» бүлегенә укырга керергә туры килде.
– Ләйлә Илдаровна, һәр хатын-кыз мул, тыныч тормышта яшәүче бәхетле гаилә төзеп, киләчәктә уңышка ирешерлек балалар үстерү турында хыяллана. Сез шуңа ирешкәнсез, дип уйлыйм. Сер булмаса, ирегез белән танышкан мизгелләрне искә төшерик әле.
– Без Эмиль белән дус кызымның туенда  таныштык. Күзләрем аның күзләре белән очрашкач, минем аны үземә каратырлык мөмкинлегем булыр, дип уйламаган идем.  Ул исә соңыннан, миңа карап, соклануын, холкымны үз итүен әйтте. Бигрәк тә сылу буй-сының, төз аякларың әсир итте, дип тә шаяртты. Дуслар, сез бер-берегезне тулыландырасыз, диләр. Мин үз максатымны белә һәм аңа ирешү өчен бөтен көчемне сала торган кеше. Ирем – кызым Аиданың һәм улым Рэмның әтисе тирәннән уйлап эш итүче шәхес.  Кызыбызга аның ябык холкы бирелгән. Алар икесе дә үтә йорт җанлылар.
Мин 17 яшьтән эшли башладым: озайтылган көн төркемендә тәрбияче, Пионерлар һәм укучылар йортында аккомпаниатор, музыка мәктәбе укытучысы. Эмиль химия-технология институтын тәмамлады. Безнең Украинага күченеп китү мөмкинлеге бар иде. Ләкин уйлаштык та Казанда балалар тәрбияләргә уңай дип китмичә калдык.

– Киткән булсагыз, кызыгыз Аида хәзер дөньяга Украинаны данлар иде. Итальян композиторы Джузеппе Вердиның әлеге исемдәге атаклы операсында Аида – Эфиопия патшасының мисырлыларга коллыкка төшкән кызы. Аның Мисыр гаскәрләре башлыгы Радамес белән мәхәббәте, опера законнары буенча, фаҗигале тәмамлана. Менә инде бер гасырдан артык «Аида» популяр опералар унлыгыннан төшми. Сезнең кызыгыз музыка дөньясында Аида партиясен иң уңышлы башкаручыларның берсе санала. Кызыгызга музыкаль исем кушканда, баланың киләчәген билгелибез, дип уйладыгызмы икән?
– Һәр ата-ана үз баласына бәхетле киләчәк юрый һәм тормышта уңышка ирешүе турында хыяллана. Ана карынында йөрткәндә үк, балага нинди исем бирәчәкләре турында уйлана. «Аида» операсы Мисыр хадиме Исмаилнең заказы буенча Каһирә опера театры өчен языла. Аида – гарәпчә кунак төшенчәсенә ия. Бөтен гомерем музыкага бәйле булганлыктан, музыкаль исемне бик яраттым. Ә менә кызыбызның музыкага сәләтен, беренче булып, балалар бакчасы тәрбиячесе тоемлап алды һәм аны үстерергә киңәш бирде. Улыбызның исеме Рэм – безнең халыкта еш очрамый. «Газпром»ның элекке җитәкчесе Рэм Вяхиревның исеме, нәкъ менә сирәк исем булганга күрә, күңелемдә уелып калган иде. Ул – греклардагы  Ремигиус исеменең кыскартылган варианты. Улыбыз Рэм үзенең киләчәген, әтисе, ерак бабасы кебек, бизнеска эшмәкәрлеккә бәйләргә тели.
– Үзәктәге бөтен кабинетлардан балаларның музыка коралларында уйнау авазлары ишетелә...
– И. Чайковский исемендәге балалар музыка мәктәбе укучылары, үзләрендә ремонт барганлыктан, бездә шөгыльләнә. Безнең үзебездә дә капиталь ремонт көтелә. Германиядә яшәүче якташыбыз, бөек композитор Софья Гобәйдуллинаның 90 яшьлек юбилеена әзерләнәбез Сүз уңаеннан әйтим, ул 1 нче музыка мәктәбенең сәләтле укучыларыннан берсе була.
Моннан ун ел элек Софья Гобәйдуллина үзенең юбилеена Казанга кайтты. Шунда Аида аның элегрәк язылган вокал әсәре – «Фацелия»не башкарды һәм композиторны әсир итте. Минем үземә Аида башкарган барлык әсәрләр дә ошый.
– Сез кызыгызның вокал сәләтен бик иртә үстерә башлагансыз һәм аңарда классик музыкага мәхәббәт уята алгансыз. Аның профессионал юлы бик яшьтән ачыкланган, күрәмсең.
– Кызыбызның музыкага сәләтен, беренче булып, балалар бакчасы тәрбиячесе тоемлап алды һәм аны үстерергә киңәш бирде. Биш яшьтән без шул юлдан киттек. Аның беренче зур уңышы дип «Сәләтле балалар» («Одарённые дети») программасының гала-концертында, Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрына кушылып, Мәскәүнең П.Чайковский исемендәге Зур концерт залында чыгыш ясавын саныйм. Бөтен дөньяга данлыклы сәхнәдәге уңышы кызыма канатлар куйды. Берничә айдан аңа «Академик вокал» номинациясендә Фёдор Шаляпин исемендәге «Елның иң яхшы тавышы» фондының стипендиясе бирелде.

Шул вакытта мин кызымның музыкаль сәләтен үстерү өчен аңа Европаның иң яхшы уку йортында укырга кирәклеген аңладым. Әлеге  уй белән Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаковка мөрәҗәгать иткәч, ул Аиданың мөмкинлеген бәяләп, аңа грант алырга ярдәм итте. Без кызым белән Нюрнбергның Югары музыка мәктәбенә укырга керү өчен Германиягә чыгып киттек. Бу – 2004 ел иде.
Миңа музыкантларның мастер-классларын карап тыңлаганнан соң Аида өчен укытучыны дөрес сайлап алуда әнилек инстинкты булышкандыр дип уйлыйм. Егерме вокал укытучысы арасыннан шушы уку йортының ректоры, профессор Зигфрид Ерузалемга тукталдым. Кызымны тыңлап караганнан соң, ул аны бик сәләтле һәм тырыш дип тапты. Җырчы өчен төп инструмент – тавыш һәм аны һәрдаим камилләштереп торырга кирәк. Аида вокал белән һәр көн 5 – 6 сәгать шөгыльләнде. Ул анда ике ел укыган вакытта, аның өчен бу шәһәрдә фатир табып торырга туры килде. Шәһәр үзе кара-соры ташлардан төзелгәнлектән, күңелгә бик начар тәэсир итә иде. Кызым немец телен дә бик яхшы белмәгәнлектән, ул чор иң авыры булды, дип саныйм.
Үзенең бик зур тырышлыгы аркасында Аида хәзер немец телен генә түгел, инглиз, итальян телләрен дә белә. Туган теле булган татар телен дә онытмый. Казанга кайтканда, әбисе өйрәткән догаларны искә төшерә. Кызы Оливия белән ул татарча азрак аралаша, билгеле. Оныгым немец, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Аның белән урамнар буйлап барганда, андагы язуларны укый башласам, ул мине төзәткәләп тә ала. Менә шулай инглиз һәм немец телемне камилләштерергә мәҗбүр булам.
Аиданың укытучысы – Вагнер теноры Зигфрид Урузалем минем белән очрашканда болай диде: «Яшь сәләт иясенең төрле вокал мәктәпләр йогынтысында бозылмавы бик мөһим». Ул Аиданы 17 яшьтә кабул итеп алганда, кызымның  бары тик Казан музыка коллиятендә уку тәҗрибәсе генә бар иде. Аның остазы – киң күңелле, соклангыч кеше. Ул кызымның киләчәк тормышында хәлиткеч роль уйнады. Маэстрога хәзер 80 яшь. Остаз белән шәкерте, дустанә мөнәсәбәттә калып, инде бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Аиданың күпләрдә бик сирәк була торган сыйфаты бар: ул бернинди каршылык алдында да тукталып калмый. Әгәр алдына берәр максат куйса, аңа ирешү өчен бөтен тырышлыгын сала.
– Ләйлә Илдаровна, Сез инде бер тапкыр гына ишетмәгәнсездер: Аиданы тыңлаганда, тирең каз тәне белән каплана. Аның танылган классик шедеврларны йөрәккә үтеп керерлек итеп башкаруын Сезнең нинди дулкынлану белән тыңлавыгызны күз алдына китерергә генә кала. Аңлавымча, Германия чоры Аиданың Европада белем алуының беренче этабы гына булган.
– Аннан соң ул Вена музыка һәм башкару осталыгы Университетында  профессор Клаудия Виски классында үзенең мөмкинлекләрен чарлады. 2009 елда Моцартның «Так поступают все» операсын куйганда, Аидага Деспина партиясен тәкъдим иттеләр. Бу аның Вена университеты проектында дебюты булды.
Мин кызыма 2013 елның июнендә Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылышында гына түгел, ябылу тантанасында да чыгыш ясарга тәкъдим итүләре белән аеруча горурланам. Мондый мөмкинлек сирәкләргә генә эләгә. Без ирем белән кызыбызның концертларында булганда тамашачының аны дикъкать белән әсәрләнеп тыңлавына игътибар итеп, шулай ук горурлык кичерәбез. Кайда чыгыш ясавына карамастан, Аиданың һәр концертына йөрүче мөкиббән булган тамашачылары бар.

– Без, Аида Гарифуллинаның якташлары, аның мәшһүр опера җырчысы һәм дирижёр Пласидо Доминго белән дуслыгыннан да, Италиянең танылган  опера җырчысы Андреа Бочелли белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыннан да хәбәрдар.
–Аида һәм Пласидо Доминго беренче тапкыр 2012 елда Италиянең Аренда ди Верона сәхнәсендә очраштылар. Аида анда «Ромео һәм Джульетта» операсыннан Джульеттаның вальс-ариеттасын башкарды. Берничә айдан, 2013 елның августында, кызым Пласидо Домингоның опера җырчылары өчен оештырган «Опералии-2013» халыкара конкурсында Беренче премия алды. Бу вакытка ул инде Вена консерваториясен тәмамлаган иде. Аида әлеге бәйгегә бик җентекләп әзерләнде һәм төрле әсәрләрдән арияләр башкарды: Ул Джузеппо Вердинең соңгы «Фальстаф» операсыннан – Нанетта, рус композиторы Римский-Корсаковның «Снегурочка» операсыннан –Снегурочка, Моцартның «Свадьба Фигаро» операсыннан Сюзанна арияләрен сайлап алган иде. Шушы конкурста җиңгәннән соң, ул Пласидо Домингоның чакыруы буенча, Пекиндагы уртак концертта да җырлады. 2014 елдан Аида – Вена Дәүләт опера театры солисткасы. Хәзерге вакытта Австрия ватандашлыгын алды.
Аида, чынлап та, Андреа Бочелли һәм аның хатыны Вероника Берти белән бик дус. Аларга кунакка йөри. Ноябрь аенда аларның уртак турлары көтелә.
Аида иҗаты турында Сезгә, озак көттермичә генә, үзе сөйләр, дип ышанам. Һич яшермичә әйтәм: ул үзенең табигый талантын үстереп, тырышлыгы, үҗәтлеге, нәфислеге, мөлаемлелеге, кешеләрне яратуы белән үз алдына 13 яшьтә куйган максатына иреште. Әгәр ул чакта Россиянең берәр күренекле опера театрында җырлау турында хыялланган булса, хәзер Аида Гарифуллина алдында дөньяның барлык мәшһүр опера театрларының ишекләре ачык.
Сөмбел ТАИШЕВА

Юлия КАЛИНИНА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ