Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия Әхмәтҗанова: «Туган телне өйрәнү ихтыяри булса, телебезне саклый алырбызмы?»

«Канун буенча белем алу телен һәм туган тел буларак өйрәнү телен әти-әни сайлый, министрлык татарча укыту өчен шартлар тудыра, әмма мәҗбүри куя алмый», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф...

«Канун буенча белем алу телен һәм туган тел буларак өйрәнү телен әти-әни сайлый, министрлык татарча укыту өчен шартлар тудыра, әмма мәҗбүри куя алмый», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова. Аның белән милли мәгарифнең бүгенге хәле, үзгәрешләре, проблемалары турында әңгәмә корырга дип очраштык. Татар теле ни өчен «үги», мәктәп кенә аны саклап кала алырмы?
– Лилия Марсовна, Цифрлаштыру елында милли мәсьәләләрдә нинди үзгәрешләр көтелә? Шуны сылтау итеп, туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү проблемасы икенче урынга калмасмы?
– Нинди генә компьютерлаштыру чорында яшәсәк тә, мәктәптә беренче урында – укытучы белән бала. Күпме генә ресурслар кертсәк тә, баланы Интернетка кертеп утыртып кына без әллә нинди нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз. Хәзерге вакытта татар телен информацион технологияләр кулланып укыту өчен шактый эшләр башкарыла. СберКласс электрон белем бирү платформасында 5–          9 нчы сыйныфлар өчен туган тел һәм әдәбиятыннан контент урнаштырылды. Рус телендә белем бирү оешмаларында куллану өчен интенсив курс эшләнде. Татар телен, әдәбиятын дәүләт теле буларак өйрәнү өчен материал тупланды.
Электән эшләп килгән «Татар иле», «Бала», «Белем.ру» сайтлары киң кулланыла, китап нәшриятлары, Мәгарифне үстерү институты, Фәннәр академиясе сайтларына куллану өчен дәреслекләрнең электрон форматы урнаштырылган. Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка хәтле татар теленнән һәм әдәбияттан биремнәр базасы белән һәркем таныша ала. Димәк, укытучыларга үзләренә биремнәр уйлап чыгарып утырасы түгел, һәр дәрес өчен кулланырлык материаллар тупланды. Шул ук вакытта биремнәрне әти-әни дә кереп куллана, җавапларын да карый ала. Укытучы бу биремнәрне контроль эшләрне үткәргәндә дә файдалана ала.
Бүгенге көндә Россия электрон мәктәбе, «Ачык мәктәп» физика, математика рус телендә тәкъдим ителү сәбәпле, безнең татар балалары да рус телендә укуга күчмәсме дигән курку бар. Шулай да татар мәктәбендәге балаларның иркенләп ике телдә фикерли, ике телне аңлап эшли алулары күңелне юата. Бүген Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе «Татар онлайн-мәктәбе» булдыру өстендә эшли, «Ачык университет» платформасында да фәннәр буенча татар телендә лекцияләр булдыру теләге бар.
Минемчә, цифрлаштыру баланы компьютер артына утырту дигәнне аңлатмый, киресенчә, Интернет челтәре аша мәгълүмат табу өчен мөмкинлекләр булдыру дигән сүз. Укытучылар белән бергәләп, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында без дәресләрнең электрон базасын булдырдык. Шунысы куандыра: аны Татарстан укытучылары гына түгел, башка төбәк укытучылары да бик теләп кулланалар. Быел татар телендә белем бирүче уку йортларына – 135, татар теле кабинетлары өчен 200 данә интерактив такта кайтартылды. Мәктәпләрне алар белән җиһазландыру алга таба да дәвам итәчәк. Татар теле китап белән дәреслеккә генә кайтып кала алмый бит. Цифрлаштыру милли мәгарифне бөтенләй бетерә дип әйтмәс идем, киресенчә, ул безгә заманча эшләргә ярдәм итә. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән edu.tatar.ru мәгариф сайтын яңарту, аны ике телдә дә булдыру эшен башлап җибәрдек. Әлеге саллы платформаның яңача вариантын 2025 елга хәтле тәкъдим итү планлаштырыла. Заманча edu.tatar.ru нинди булырга тиеш? Без, сайтны үзгәртү эшләрен алып барганда, укытучыларның фикерләрен, тәкъдимнәрен дә күздә тотачакбыз. Бүгенге көндә аның техник биреме ясала.
– 2020 елда ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе булдырылган иде. Бүгенге көндә комиссиянең татар телен саклауда әһәмияте ни дәрәҗәдә һәм аның тарафыннан нинди эшләр башкарыла?
– Комиссиянең милли мәгарифкә керткән өлеше, башкарылган бихисап эшләре күп, ярдәме бик зур. Бу – Президентыбызның игътибары, мөнәсәбәте нәтиҗәсе, Марат Әхмәтовның да шәхси ярдәме, абруе йогынтысы. Милли мәгариф яшәеше өчен бары тик мәгариф кенә җавап тотарга тиеш түгел. Бу – әти-әниләрнең, уку йортларының, җәмәгатъ оешмаларының, хөкүмәт органнарының һәм гомумән милләт язмышы өчен җан аткан һәр кешенең бердәм эшчәнлеге. Районнарда милли мәгариф сорауларын бары тик җаваплы методистларга гына да, мәктәп җитәкчелегенә генә дә кайтарып калдыру дөрес була алмый. Туган телдә мәктәпләр, балалар бакчаларында төркемнәр ачу өчен битараф булмаган әти-әниләр, милли мәгарифкә аңлы рәвештә йөз белән борылган җитәкчеләр кирәк. Комиссия төзелү, урыннарда узган эшлекле очрашулар, атна саен Президентыбыз дәрәҗәсендә районнарда милли мәгариф торышын яктыртып бару билгеле эзсез калмады, кайсыдыр районнарда күрсәткечләр, кайсыларында күрсәткеч белән бергә сыйфат та үсте. Бу инде район башлыкларының, мәгариф органнарының җаваплы карашы да, әти-әниләр белән эшне дөрес оештыру нәтиҗәсе дә.
Үткән ел комиссиянең инициативасы белән кызыклы проектларны тормышка ашыру максатыннан, республиканың балалар бакчаларына, мәктәпләргә 500 мең сум күләмендә 200 грант бирелде. Белем бирү учреждениеләренә интерактив җиһазлар, китаплар, портретлар кайтты. Моннан тыш, татар телендә белем бирүче хезмәткәрләр өчен төрле проектларны гамәлгә кую максатыннан 100 грант тапшырылды һәм проектлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына куелды. Балалар бакчаларын өстәл уеннары, матур әдәбият китаплары, милли киемнәр, курчак театры,
ноутбуклар, күренекле шәхесләрнең портретлары, музыкаль китаплар, энциклопедияләр белән тәэмин итү – барысы да комиссия тарафыннан тормышка ашырылды. Татар теле укытучыларына ярдәмлек буларак КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә һәр сыйныф өчен биш юнәлештә татар теле һәм әдәбияты буенча тестлар системасы эшләнде һәм министрлык сайтына урнаштырылды.
Бүгенге көндә шулай ук комиссия белән яңа проектлар карала, шул исәптән уку йортлары, укытучылар, тәрбиячеләр өчен грантлар, уку йортларының методик базасын баетуга юнәлтелгән чаралар, мәктәп программасы буенча бөек әдипләребез, аларның әсәрләрен үз эченә алган интернет-платформа һәм башкалар.
– Мәктәпләрдә татар теленең дәрәҗәсе нинди, укыту сәгатьләре, дәреслекләр, укытучылар җитәрлекме?
– Татар теле дәресләренең сәгатьләре, күләме төрле: элеккегедән бернинди үзгәреш булмаган, атнага биш сәгать укытылган, ике сәгать татар теле, ике сәгать әдәбият кергән мәктәпләр һәм гимназияләр дә бар. Туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә дәресләр саны дүрт һәм биш, рус телендә белем бирүчеләрдә дәресләр саны өч сәгать.
Соравыгызга галим, язучы, татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри сүзләре белән җавап бирергә телим. «Акыл белән тотсаң вә сарыф кылсаң, аз нәрсә дә бәрәкәтле буладыр. Йә уйламыйча тотып исраф кылсаң, күп нәрсә дә җитмәйдер. Әй угыл, акыллы кеше шулдыр ки, кулындагысын саклар, бу көнге эшне иртәгегә калдырмас».
Яңа уку елы башыннан мәктәпләрдә яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) керә башлаячак. РФ Мәгарифне үстерү стратегиясе институты тарафыннан татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның үрнәк программалары проекты төзелде, ләкин күңелгә корым салды. Башлангыч мәктәпләр өчен укыту программасының биш варианты әзерләнә, шуларның икесендә туган телләрне өйрәнү атнасына – 1–2 сәгать, милли мәктәпләрдә 3 сәгать каралган, хәзер исә 5. Калган өч вариантына туган тел һәм туган тел әдәбиятын укыту бөтенләй кермәгән. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры Илсур Һадиуллин ТР Президенты исеменнән РФ мәгариф министрына барлык вариантларга да туган телләрне кертү тәкъдиме белән чыкканыбызны җиткерде.
Гомумән, республиканың күпмилләтле, татар теленең дәүләт теле булуын исәпкә алсак, бездә туган тел булмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел дип саныйбыз. Барлык уку йортларында да туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган: укытучыларыбыз бар, дәреслекләр, программалар федераль реестрда, дәреслекләр бастырыла. Канун буенча белем алу телен һәм туган тел буларак өйрәнү телен әти-әни сайлый, министрлык моның өчен шартлар тудыра, әмма мәҗбүр итә алмый. Әти-әни күптөрле сылтау таба: тормышта кирәкме, имтихан бирерме, балама өстәмә эш булмасмы.
Олыгайган көндә барыбыз да иманыбызга кайтабыз, тел, милләт язмышы борчый башлый, әмма ни кызганыч балаларыбыз бераз аңласа да, оныклар инде туган телен белми... Димәк, җавап: кирәк булыр, каршылык тудырмас һәм ике телне камил белгән бала кайда да югалмас!
Икътисади мәнфәгатьләрне кайгыртып йөри-йөри, күңелебезне, рухи халәтебезне, иманыбызны онытмасак, милләтебез язмышына битараф булмасак иде.
– Бүгенге көндә нинди яңа уку әсбаплары әзерләнә?
– Бүген мәктәпләребездә федераль исемлеккә кергән 89 дәреслек, 31 уку әсбабы кулланыла. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтында татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен 1–11 нче сыйныфлар өчен туган тел (татар теле) дәреслекләре эшләнә. 1–4 нче сыйныф дәреслекләре федераль исемлеккә кертү өчен тәкъдим ителде, шулай ук яңа буын әдәбият дәреслекләре эшләнә. Мәгарифне үстерү институты базасында эшләнүче, рус телле укучыларга татар телен кызыклы һәм заманча өйрәтү максатын куеп язылган, баланың фикерләү сәләтен баетуга юнәлтелгән «Сәлам» укыту әсбабы алга таба да телебез үсешенә үз өлешен кертер дигән өмет бар.
Бик максатчан, көчле укытучыларыбыз белән горурлана алабыз. Бүгенге көндә дүрт меңгә якын татар, мари, мордва, чуваш телләре укытучылары эшли, аларның квалификацион категорияләрен күтәрү юнәлешендә эш алып барыла. Әгәр дә укытучы дәресне кызыклы итеп үткәрә, аның артыннан балалар: «Апа, безнең дәрескә кем кунак булып килә: Шүрәлеме, Батырмы?» –
дип ияреп йөриләр икән, димәк, бала дәрескә теләк белән бара. Бу – ул телне өйрәнергә тели дигән сүз бит. Шул ук вакытта яңа методика бирегез, гадиләштерелгән методика кирәк дип әйтүчеләр белән еш очрашабыз. Методика ул – эш алымы, укытучының эш осталыгы. Әйе, хәзерге вакытта технологияләр күптөрле, курсларда без аны күрсәтәбез, семинарлар үткәрелә. Татар теленең фән икәнен дә онытмасак иде, ә фән чиктән тыш гади була алмый. Кабатлап әйтәм, аз әйберне дә акыл белән куллану, булганын файдалану кебек төп максаттан читләшмәсәк иде. Чөнки уку планы, дәресләр саны чикләнгән, кайбер дәресләрне арттырыр өчен, без нәрсәнедер киметергә тиеш. Шул ук вакытта баланы да аңларга кирәк. Бала барлык предметларны укый, артыгын таләп итү нәфрәт уятмасмы? Уку планын без теләдек дип кенә 40–50 сәгатькә җиткереп куеп булмый, балага көненә 5–6 сәгать уку аның физиологик мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнгән. Шуңа күрә бүгенге көн кануннары белән булганның кадерен белеп эшләргә тырышыйк. Куелган сәгатьне Татарстан мәктәпләрендә саклап кала алабыз икән, тиешле дәрәҗәдә оештырабыз икән, моны бик зур уңыш дип күрәм. Бүгенге җитәкчелегебез – Татарстан  Президенты Р. Н. Миңнеханов, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы моның никадәр мөһим икәнлеген аңлый.
Милли кадрлар әзерләүгә тукталсак, туган телдә белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны әзерләү максатыннан Президентыбыз йөкләмәсе буенча КФУ структурасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төзелде. Республика хисабына бүген анда 532 студент белем ала.
Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча, Минзәлә педагогия көллиятләрендә милли кадрлар әзерләү төркемнәре тупланды.
– Лилия Марсовна, яңа дәреслекләрдән нинди нәтиҗәләр көтәсез?
– Яңа дәреслекләрнең асылында бүгенге көндә этномәдәни компонент ята. Грамматика материалга үрелеп бирелә. Тел ул – фән, грамматикасыз була алмый, яңа дәреслекләрдә ул җиңел генә кереп китә. Әдәбият дәреслекләрендә эчтәлек өлешчә яңартылды, балаларга якын килгән әсәрләрне сайлап алырга тырыштык. Бу дәреслекләр бүгенге көндә мәктәпләрдә апробация-
сынап карау үтә. Дәреслекләрне әзерләүче эшче төркемнәрдә галимнәр генә түгел, укытучылар да бар. Китапның бер бүлеге язылгач, укытучы аны кулланып карый, үзенең фикерләрен әйтә, тәкъдимнәрен бирә. Дәреслекләр шулай әзерләнә. Шул ук вакытта һәр укытучыга сайлап алу мөмкинлеге саклана.
– Балалар республикада узган бәйгеләрдә теләп катнашалармы, татар телен өйрәнүгә омтылышлары ни дәрәҗәдә? Быел татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтәчәкме, чит илләрдән катнашучылар көтеләме?
– Бәйгеләрдә, төрле конференцияләр, семинарлар, олимпиадаларда катнашучы балаларның саны елдан-ел арта, халыкара олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Узган ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе ямь өстенә ямь, бал өстенә май кебек, милләт яшьләре арасында туган телебезне тагы да популярлаштыру, аның әһәмиятен күрсәтү мөмкинлекләре ачты, милли чараларның масштабы киңәйде, саны артты. Халыкара олимпиаданы, гадәттәгечә, быел апрель ахырында үткәрергә планлаштырабыз. Беренче этаплар, республика, төбәкара олимпиадалар төгәлләнде, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә (бәлкем онлайн-форматта да) укучылар һәм студентлар катнашыр дип ышанабыз.
– Милли мәгарифнең бүгенгесен ничек бәялисез?
– Әгәр дә милли мәгарифне ХХ гасыр ахырында күзәтелгән милли күтәрелеш чоры – татар мәктәпләре, балалар бакчалары ачылу, татарча белем бирү өчен киң мөмкинлекләр ачылган чор белән чагыштырсак, бүгенге көндә ул катлаулы сынау уза дип уйлыйм. Туган телне өйрәнү ихтыяри була алмый. Мәгариф турындагы федераль канун буенча белем бирү телен, туган тел буларак өйрәнү телен әти-әни сайлап ала. Ни кызганыч, милләттәшләребез баласының туган тел буларак өйрәнүе өчен рус телен сайлый икән, чыннан да, бүгенге көндә милли мәсьәләдә проблемалар булуына күз йома алмыйбыз. Әмма корыч утта чыныга, караңгыны яктылык алыштыра. Милләтебезнең бүгенгесе борчу тудыра, әмма киләчәге караңгы түгел. Татарстанда кайдадыр өлешчә, кайбер уку йортларында тулаем, туган телдә, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә белем һәм тәрбия бирү саклана. Узган ел рус телле мәктәпләрдә дә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар ачылды. Милли мәгарифкә берәүләр сарказм белән карый, кемдер күз буяу өчен эшләнгән әйбер дип кабул итә. Ләкин милли үзаңы булган әти-әниләребез, яшьләребез бар. Бәяне без түгел, киләчәк куя. Балага милли тәрбия, үз милләтенә, халкына, беренче чиратта, үз гаиләсенә хөрмәт бирелсә, бу бала инде ана телен өйрәнүне аңлы рәвештә хәл итә. Әгәр бала манкорт икән, аның теле дә, иле дә, милләте дә юк дигән сүз. Бу очракта тәрбия какшый башлый. Манкорт булмасак иде. Шуңа күрә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге ата-аналарның аңы аша билгеләнә. Аңы булган, аек фикерли торган әти-әнигә баласына туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар.
Кирәкме безгә туган тел, нигә без аны укыйбыз? Нигә балаларны интектерәбез? Менә шулайрак фикер йөрткән әти-әниләрнең шактый булуы җанны кисә. Алар олыгайган көннәрендә туган теленә кайтасын, калебенең үз телен сораячагын аңламый. Газиз телләре исләренә төшәр, әби-бабайларга әйләнгәч, балаларының йөрәккә якын туган телдә дәшүләрен күңелләре белән көтә башларлар. Бала, онык телдән читләшкән, өйдә әти-әни туган телдә аралашмый икән, мондый фаҗигагә кем гаепле соң? Ата-анасы чит иткәч, балада ана сөте белән кергән телне якын итү кайдан килсен? Мәктәп кенә аны ничек итеп җәлеп итә алсын? Күздәге чүпне бүрәнә кадәр булса да күрмибез шикелле. Телебезне берәү дә кисми, рәхәтләнеп сөйләшергә, аралашырга, укырга, өйрәнергә барлык шартлар бар.
Аллаһыбыз каршында теленә, иманына, киләчәгенә лаек булган милләт булсак иде.
 
Әңгәмәдәш –Таңсылу Габидуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ