Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдрәсәдән  университет дәрәҗәсенә кадәр...

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – бай тарихлы дини уку йорты. Җиде дистә ел ишекләре ябылып, бинасы башка максатларда кулланганлыктан, мәдрәсәгә шактый зыян салынган иде.  Илдә дини биналар халыкка кайтар...

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – бай тарихлы дини уку йорты. Җиде дистә ел ишекләре ябылып, бинасы башка максатларда кулланганлыктан, мәдрәсәгә шактый зыян салынган иде.  Илдә дини биналар халыкка кайтарылганнан соң, мөселманнарның матди ярдәме белән төрле елларда мәдрәсә өлешләп булса да төзекләндерелде.  Әмма заман таләпләренә җавап бирми иде әле. Шуңа да узган ел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе комплексын капитал төзү-төзекләндерү эшләре башланып китте. Төп бина тарихы төсмер алды, эчке ягы заманча уку-укыту таләпләреннән чыгып җиһазландырылды. Мәдрәсә комплексына кергән башка биналарга да  яңарту кирәк булганлыктан биредә  төзекләндерү эшләре әле дә бара. Киләчәктә мәдрәсәнең статусын милли телдә белем бирүче университет дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла.

Мәдрәсә бинасы төбәк әһәмиятенә ия тарихи корылма булганлыктан, аны төзекләндерү эшләре югары даирәләрдә утыручыларның күз уңында булуы табигый  хәл. Бүген биредә Татарстан Президенты  Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт  Сәмигуллин, республиканың Төзелеш-­архитектура министрлыгы һәм подрят  оешмалары вәкилләре катнашында  күчмә киңәшмә узды.  Эшлекле очрашуда алда торган бурычлар, килеп туган проблемаларны хәл итү һәм төзү-төзекләндерү эшләрен бер ел эчендә төгәлләү максат итеп куелды.
Шунысын да искә төшерик: мәдрәсә янәшәсендәге элек кунакханә буларак файдаланылган Галиев мәчете дә, хөкүмәтебез кайгыртуында төзекләндерелеп, мөселманнар һәм мәдрәсә шәкертләре файдалануына тапшырылган иде. Яшь буынга дини гыйлем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә мондый үзәкләрнең булуы  бик мөһим, әлбәттә.
                        
                                                                            Альберт ЗAҺИРОВ

фото: islamtodaу

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ