Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф идарәсе җитәкчесе булу җиңелме?

Узган ел Татарстан районнарында мәгариф идарәсе җитәкчеләре еш алышынды. Мөслим, Түбән Кама, Әтнә, Менделеевск, Тукай, Сарман районы мәгариф идарәләренә яңа башлыклар билгеләнде. Кызганыч, бүген район...

Узган ел Татарстан районнарында мәгариф идарәсе җитәкчеләре еш алышынды. Мөслим, Түбән Кама, Әтнә, Менделеевск, Тукай, Сарман районы мәгариф идарәләренә яңа башлыклар билгеләнде. Кызганыч, бүген районнарда кадрлар җитмәү проблемасы кимүгә таба бармый, авылларда балалар санының азаю да һәр районда диярлек чагыла. Җитәкче йөген тарту җиңел булмаган, җаваплылык артканнан-арта бара торган заманда, яңа җитәкчеләрдән мәгариф проблемалары турында сораштык. Бүген сезгә Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе  Алинә Фирдинат кызы Мөхәммәтгалиеваның җавабын, фикерләрен тәкъдим итәбез:

 “Укучыларыгызны үзегезнең  заманыгыздан  тыш  киләчәк    өчен  укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка яңа заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр,”-дип язган күренекле галим, педагог      Ризаэдин Фәхретдин.
      Ни дәрәҗәдә уйлап  һәм алдан күзаллап әйтелгән сүзләр!  Бүгенге заман катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуңа да бүгенге мәгариф алдында  яңа шартларда яшәргә сәләтле, җәмгыятькә хезмәт итәрлек тирән белемле, тәрбияле, киң эрудицияле,масштаблы фикер йөртүче  шәхес тәрбияләү бурычы куела.
 Мәгариф җитәкчесе итеп билгеләнгәч, район мәгариф системасының күрсәткечләрен якыннан өйрәнеп,җитәкчеләр белән сөйләшкәч, мәгариф оешмаларының  һәрберсендә аерым булып , андагы шартлар белән танышкач, төп фикергә килдем. Мәгариф  өлкәсендә мактанырлык күрсәткечләребез бар: бердәм дәүләт имтиханнары буенча безнең район математика, рус теле, физика ,җәмгыять белеме фәннәре нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыкты. Мәктәпләребезне тәмамлап,кулларына аттестат алган укучыларыбызның 81 проценты республикабызның төрле югары уку йортларына укырга керде.   Укучыларга тирән һәм ныклы белем бирү, аның сыйфатын яхшырту буенча даими эш алып баручы педагогик  коллективлар, беренче чиратта,  әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп килә.
    Шул ук вакытта мәгариф өлкәсендә хәл итәсе проблемалар да җитәрлек.
   Мәгарифтә төп фигура – укытучы, шуңа күрә кадрлар мәсьәләсе безнең өчен бик әһәмиятле.    Укытучылар составы елдан-ел олыгая, ә алмашка килүче яшьләр кими бара. Ни кызганыч, бу проблема күпчелек районнарга хас. Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең уртача яше – 47 яшь. Пенсия яшендәге педагоглар саны –7% . Аеруча безнең район физика, математика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына мохтаҗ. Шунысы сөендерә: Әтнә районы да 2016 елдан «Татарстан Республикасы югары уку йортларында кадрлар әзерләүгә стипендия ярдәме" республика проектына кушылды. Бүгенге көндә әлеге проектта 8 студент катнаша. Без аларны үзебезнең сафларны тулыландырырлар дип көтеп калабыз. Ел саен мәгариф оешмаларына педагогик белем алган яшь белгечләр кайтуы да куанычлы күренеш.   Ләкин бу статистика укытучылар кытлыгы мәсьәләсен хәл итми, әлбәттә. Кайчандыр Олы Әтнә урта мәктәбе  республикабызның мәгарифне үстерү институты белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Институт галимнәре мәктәп базасында эксперименталь эш алып барып,  үзләренең дәреслекләрен чыгарганнар. Мәктәп шулай ук педагогик уку йортларының студентлары өчен практика үтү мәйданчыгы булган. Шуңа да алга таба чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән максатчан аңлату эшләре алып барырга кирәк, минемчә Киләчәктә тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә урта мәктәпләр  базасында педагогик югары уку йортлары студентлары өчен стажировка мәйданчыклары оештырырга планлаштырабыз.
   Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым​нарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучылар​га, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә ярдәм итә. Инновацион технологияләр шулай ук укучыларда өйрәнелә торган фәнгә кызык​сыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу про​цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт​ләрен ачыклау һәм үстерүгә булыша. Мәктәпләрне яңа заманча укыту җиһазлары белән тәэмин итү, аның нигезендә яңа технологияләр буенча эшләү өчен квалификацияле педагоглар  әзерләүне оештыру да хәл итәсе проблемаларның берсе булып тора.
      Тагын бер мөһим мәсьәләләрнең берсе – ул 9 нчы сыйныфны тәмамлагач,урта белем алырга калучы укучылар  саны кимүе. Анализдан күренгәнчә,төп гомуми белем турындагы аттестат алучы укучыларның 40% ы мәктәпләрдән китә. Беренче чиратта, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырудагы авырлыкларга барып тоташа. Укучы алда торган сынаулар алдында куркып, югалып калырга мөмкин. Бу очракта психологик киеренкелекне бетерү өчен укучылар белән психологлар,сыйныф җитәкчеләре  эшләве бик мөһим. Һәм бу эш 9 нчы сыйныфта гына түгел, ә укучы урта звено сыйныфына күчкәч үк системалы алып барылырга тиеш.
   Шулай ук  бу проблемага икенче яктан килеп  аңлатма биреп була. Әтнә районы -авыл хуҗалыгы юнәлешендәге район.Үзебезнең 60 елдан артык тарихы булган Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыбыз булу– күмәк хуҗалыклар өчен  авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүдә зур терәк. Шунысы куанычлы, ел да техникумга районыбыз мәктәпләренән укучыларыбыз укырга керә,димәк, алар киләчәктә үз язмышын туган төбәк белән бәйләр дигән ышаныч бар .
  Ләкин бу мәсьәләне игътибар үзәгеннән читтә калдырырга ярамый. Мәгариф бүлегендә, мәктәп коллективларында,фән укытучылары методик берләшмәләрендә эшлекле сөйләшүләр үткәрүгә  ,ата-аналар арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә.
         Укуда һәм иҗат өлкәсендә  сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән эш системасын камилләштерү өчен, бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү эшен оештыру шулай ук алдагы  планда тора.
Шул ук вакытта,укучыларыбызның иҗади конкурсларда республика күләмендә призлы урыннар яулавы сәләтле укучылар белән системалы эш алып барганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булганлыкның ачык мисалы.
        Алдагы елларга мәгариф оешмаларының инфраструктурасын яңартуны, сәламәтлекләре  чикләнгән укучылар өчен киртәләрсез мохит оештыру эшен дәвам иттерү дә хәл итәсе мәсьәләләребезнең берсе  булып кала. Бүгенге көндә шулай ук белем бирү оешмаларында иминлек режимын тәэмин итүне иң мөһим бурыч дип саныйм. Яңа уку елы башыннан  бу юнәлештә эш башлануы куанычлы .
       Күргәнегезчә, алда безне  башкарасы эшләр көтеп тора. Моның өчен  мәгариф оешмаларыбызда тирән белемле,балаларның яшь үзенчәлекләрен, холкын яхшы аңлаган, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәткән, информацион технологияләрне үзенең төп коралы итеп файдаланган ,үз һөнәренең остазы булган укытучыларыбыз булганда  башкарып чыгарбыз, дип ышанам.
 Материалны Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА әзерләде

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ