Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министрлыгы коллегиясе «Россия тарихы» фәнен укытуның яңа концепциясен раслады

Рәсми документта фәнне өйрәнүнең концентрик принцибы линиялегә үзгәртелде. Бу 10 һәм 11 сыйныфларда элек узган темаларны кабатлаудан баш тартуны аңлата.Хәзер мәктәпләрдә ХХ гасырны ике уку елы дәвамын...

Рәсми документта фәнне өйрәнүнең концентрик принцибы линиялегә үзгәртелде. Бу 10 һәм 11 сыйныфларда элек узган темаларны кабатлаудан баш тартуны аңлата.
Хәзер мәктәпләрдә ХХ гасырны ике уку елы дәвамында - 10 һәм 11 сыйныфларда узачаклар, ә элек ул бары тик чыгарылыш сыйныфта гына өйрәнелә иде. Гамәлгә кертелгән линия принцибы укучыларга узган гасырны, күп санлы каршылыклы вакыйгаларга бай чорны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы алты елда мәктәпләрдә тарих ике Бөтенроссия тарих укытучылары съезды барышында педагогик берләшмә тарафыннан хупланган мәдәни-тарихи стандарт буенча укытыла. Стандартның нигезе җәмгыятьне берләштерүгә юнәлтелгән, ә яңа концепция аны рәсми рәвештә раслады, дип саный Мәгариф министрлыгы вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ