Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Әгерҗе педагоглары янында кунакта

      «Мәгариф» журналының март санында Әгерҗе төбәге педагогларының эш тәҗрибәсенә зур урын бирелгән. Монда район башлыгы Азат Вәлиев һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Вәсилә Сафиулл...

      «Мәгариф» журналының март санында Әгерҗе төбәге педагогларының эш тәҗрибәсенә зур урын бирелгән. Монда район башлыгы Азат Вәлиев һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Вәсилә Сафиуллина белән әңгәмә урнаштырылган. Райондагы бай тарихлы 4 нче мәктәп коллективы эшчәнлеге белән бәйле язма да укучының игътибарын җәлеп итәрлек. Укытучыларның дәрес эшкәртмәләре белән танышып, белем багажын тулыландырырга да мөмкин. 

        Укучыларыбыз ФДББС буенча иң яхшы дәресләрне, БДИ буенча мәкаләләрне һәрчак көтеп ала. Бу санда математика, химия, биология  фәннәренә өстенлек бирелгән.  
       Журнал  музей залларыннан  материаллар урнаштыруны дәвам итә. Бу юлы үзенең кинокартиналары белән халыкка танылган драматург Эльдар Рязановның Самарадагы  музейханәсеннән әзерләнгән язма белән танышырга була. Бу урында  Яңа елда даими карарга күнеккән «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» картинасын искә алу да җитә торгандыр.
      Танылган композитор Илһам Байтирәк  бу юлы  җыр сөючеләргә  «Карга боткасы» дигән музыкаль  әсәрен бүләк итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ