Казандагы 155 нче татар гимназиядә унынчы тапкыр экологик конференция узды

Быелгы конференция “Мәгариф” журналының мәгълүмати кырында узуы белән аеруча әһәмиятле иде. Чөнки югары уку йорты, мәктәп, балалар бакчасы “Мәгариф” журналының мәгълүмати кырында яши, шуңа да алар бер-берләреннән һич тә аерылмый. Безгә әлеге журнал, балаларны табигать дөньясына алып керү белән берлектә, заман таләбеннән чыгып цифрлашу, яңа укыту алымнары барлыгын искәртә, хезмәт, иҗат, төзелеш дөньясы барлыгын ачыклый. Кешенең матурлыгы иҗади хезмәттә булуын аңлаган хәлдә, әлеге журнал үз эчтәлеге белән шуларны даими рәвештә яктыртып бара.

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә язгы каникул көннәрендә уза торган экологик конференцияләрнең быел унынчысы иде. Монысы да табигать җанлы укытучылар, тәрбиячеләр һәм галимнәр  катнашында үтте һәм яңадан-яңа мәгълүмати чыганаклар белән баеды. Конференциягә дип җибәрелгән йөзләгән материалны күз уңыннан үткәргәннән соң, цифрлаштыру проблемаларына багышланган язмаларның шактый күп булуы ачыкланды. Эчтәлекле, табигать белән бәйләнешле, аны сакларга, якларга өндәгән мәкаләләрнең күплеге жюри әгъзаларын аеруча нык сөендерде.   Быелгы конференция эшендә катнашкан һәр галим, укытучы һәм тәрбияче, үз чыгышларында яшь буын өчен төрле юнәлештәге тәрбиянең никадәр кирәк булуына басым ясады, табигатьнең бала сәламәтлеге өчен  төп чыганак булуына нык игътибар итте.

Быелгы конференциянең географиясе дә бик үзенчәлекле. Татарстан мөгаллимнәре бигрәк тә зур активлык күрсәтте. Аерым алганда, Буа, Чүпрәле, Саба, Арча, Лаеш, Теләче, Нурлат, Биектау районнары, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт каласы вәкилләре активлыклары белән аерылып торды. Бөтенроссия конференциясе статусында булу сәбәпле, ул Россиянең күп кенә төбәкләрен дә колачлады. Конференциягә Курган, Ульяновск, Әстерхан өлкәләре, Краснодар крае, Санкт-Петербург шәһәреннән дә мәкаләләр килде, һәм алар яңа җыентыкта үз урыннарын алды. Иң куанычлысы шул: безне Кояш чыгышы иле – Япония шатландырды, ерак Казахстан дәүләтеннән дә материал килде. Яңа барлыкка килгән дәүләт – Донецк Халык Республикасыннан да мәкалә килү безне аеруча куандырды.  

Конференция эшендә Казандагы 155 нче гимназия укытучылары аеруча активлык күрсәтте. Яңа басылып чыккан җыентыктагы материалларның һәр дүртенчесе – аларныкы. Шул җәһәттән,  гимназиянең география укытучысы  Гөлназ Миңзакир кызы Ханнанова үз язмасында, туган ягыбыз табигатенә, географиясенә нигезләнеп, әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына аеруча басым ясады. Аның Татарстан географиясе дәресе презентациясендә минем “Кызыклы география” китабы материалларыннан да киң рәвештә файдаланганы ачыкланды.

КФУ доценты, сервис һәм туризм кафедрасы мөдире, география фәннәре кандидаты Нияз Миңнеәхмәт улы Биктимеров үз чыгышында туристик сәяхәтләрне ничек итеп оештырырга кирәклеген һәм оештырган очракта әйләнә-тирә мохитне нинди юллар белән саклау кирәклеге хакында сөйләде. Озак вакытлы походлар, туристик сәяхәтләр вакытында табигатьне саклау чараларының никадәр әһәмиятле булуын искәртте.  

Казандагы Мәскәү районыныж география укытучылары методик берләшмәсен озак еллар җитәкләгән ветеран укытучы Людмила Артёмовна Корбиева яшь укытучыларга үзенең кыйммәтле киңәшләрен җиткерде. Ул үз чыгышында география укыту методикасының беркайчан да искермәве, әмма аны һәрдаим яңарта, тулыландыра барырга кирәклеге хакында сөйләде. Яшь буынны экологик тәрбияләүдә география фәненең ролен, озак еллар дәверендә эшләгән эш тәҗрибәсенә таянып һәм нигезләнеп, тулысынча ачып бирде.

Әйтергә кирәк, конференция эшендә табигать фәннәре белән турыдан-туры бәйле булмаган, татар теле һәм әдәбияты укытучылары да зур активлык күрсәтте. Шулардан Чаллдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясеннән Энҗе Әзһәм кызы Нурисламова укучыларда экологик культура формалаштыру мөмкинчелеген һәм юлларын үз тәҗрибәсенә таянып күрсәтте. Ул үз дәресе аша һәм дәрестән тыш чараларга нигезләнеп,  яшь буынны әхлакый юнәлешле итеп, халык экология педагогикасына һәм табигатьчел укыту принцибына таянып, табигый тәрбия теориясе һәм проблемалы укыту системасы аша тормышка ашыру мөмкинчелеген ачып салды. Бу очракта тәрбиянең бөтен юнәлешләре дә уртак максатка хезмәт итә башлаганын искәртте. Шул вакытта гына укучыларның үзләрен табигатьнең состав өлеше итеп күрүләрен бәян итте. Үзләрен табигатьнең бер компоненты итеп санаган вакытта, укучылар әлеге белемнәрнең ничаклы әһәмиятле икәнлеген аңлап, табигатьне саклауга һәм яклауга үз өлешләрен кертүләрен ачып бирде. Моны,  яшь буынны  әхлакый тәрбияләүнең чираттагы адымы булуын ассызыклады.

Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минзифа Абдулла кызы Таҗетдинова “Укучыларга татар теле дәресләрендә  экологик тәрбия бирү” темасын ачып бирде. Ул да, үз эш тәҗрибәсеннән чыгып, презентацияле дәресләре аша  укучы балаларга экологик тәрбия бүрүнең мөһим булуын яктыртты. Үз чиратында, туган якка багышланган төрле материалларны үзе уздырган татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ничек кулланганын күрсәтте. Табигатьнең безнең дустыбыз, яшәү тирәлегебез икәненә басым ясады. Табигый байлыкларны аңлы рәвештә саклау һәм куллануның һәр кешегә, һәр балага изге бурыч булуын үзенең эмоцианаль чыгышы аша конференция эшендә катнашучыларга җиткерә алды.

Шулай итеп, конференциядә катнашучылар табигать һәм кеше арасындага мөнәсәбәтләрне акыл белән генә түгел, ә әхлакый-рухи рәвештә дә танып белү әһәмиятен ачыкладылар. Табигать белән бәйләнешле матур хисләр үз тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш. Кешелекле һәм итагатьле булу, яхшылык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек хезмәттә, әйләнә-тирәдәге матурлык турында кайгыртканда, аны саклаганда, аның өчен  борчылганда туа. Конференция эшендә катнашкан галимнәрнең, укытучы һәм тәрбиячеләрнең уй-фикерләре, тәҗрибәләре әнә шул хакта булды. Матур хисләр, эмоциональ культура, кешелеклелекнең төп чарасы булып, табигатьне саклау калканы булуы ачыкланды. Әгәр матур хисләр балачакта тәрбияләнмәсә, аны беркайчан да тәрбияләп булмый. Чын кеше булу күңелдә беренче һәм иң мөһим хакыйкатьне тану белән берүк вакытта, туган телне – татар теленең иң нечкә төсмерләрен тою белән бер үк вакытта урнашып кала. Балачакта кеше эмоциональ мәктәпне – табигатьнең матурлыгын күзәтеп, аңа сокланып, аны сакларга өйрәнеп, матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш. Конференция мөнбәрендә нәкъ шулар ачык чагылыш тапты. Бары тик шул вакытта гына яшь буынның табигатьне саклый һәм яклый алу эшенә алыначагы ачыкланды.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы, Казандагы 155 нче татар гимназиясенең фәнни координатор-консультанты
Альберт САБИР фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.