Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең 1000 нче санын укырга әзерләнегез

Әйе, нәкъ шулай, «Мәгариф»  журналының 1000 нче саны нәшриятка юл алды. Бик тиздән ул үзенең абунәчеләренә килеп ирешәчәк.Бу сан нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Журналда Татарстан гына түгел, чит төбәк...

Әйе, нәкъ шулай, «Мәгариф»  журналының 1000 нче саны нәшриятка юл алды. Бик тиздән ул үзенең абунәчеләренә килеп ирешәчәк.
Бу сан нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Журналда Татарстан гына түгел, чит төбәкләр тәҗрибәсе дә һәрьяклап яктыртылып килә. Июнь санында да Самара төбәге губернаторы Дмитрий Азаров белән әңгәмә һәм Самара шәһәрендәге татар этнокомпонентлы «Яктылык» мәктәбе турында язма урын алган.
«Юбиляр» рубрикасы астында Кукмарадагы А.М.Булатов исемендәге лицей турында укырга була. Бу уку йорты җәй көне үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә.Соңгы елларда мәктәптә балаларга һәм мөгаллимнәргә янау, һөҗүм итү күренешләре арта. Бу уку елы йомгакланганда Казанның 7 нче гимназиясе дә әлеге күңелсез статистиканы арттырды. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен укытучыларга нишләргә, булган очракта үзеңне ничек тотарга? «Мәгариф» журналы редакциясе Казанның тәҗрибәле психологларыннан шул хакта белеште. Аларның чыгышы да журнал битләрендә урын алган.
«Мәгариф» әледән-әле зур-зур конкурслар, иҗади проектлар үткәреп килә. Шуларның иң мәртәбәлеләренә – Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормышына багышлап уздырылган «Моңлы саз чыңнары» һәм төгәл фәннәр укытучы мөгаллимнәрнең осталыгын сынаучы «ФДББС буенча иң яхшы дәрес»  бәйгеләренә йомгак ясалып, аларның җиңүчеләре игълан ителә.
Раушания ЗАРИПОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ