Логотип Магариф уку
Цитата:

Магистратурада уку срогы бер ел булырга мөмкин

Югары белем бирүнең яңа системасында кадрларны бер ел эчендә әзерләргә мөмкин булачак. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.– Яңа системада магистрантлар хезмәт базары соравы...

Югары белем бирүнең яңа системасында кадрларны бер ел эчендә әзерләргә мөмкин булачак. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
– Яңа системада магистрантлар хезмәт базары соравы  нигезендә тирәнтен һөнәри белемнәр ала алачак, – диде Фальков «Россия 24» телеканалы эфирында.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә әзерлекнең төп дәрәҗәсе специалитет программалары, алардан соң теләк булганда магистратурага керергә мөмкин булачак, дип хәбәр итте Федераль Җыенга юлламасында Президент Владимир Путин.
Валерий Фальков, ул вакытта магистратурага бюджетка эләгү җиңелрәк булачак, дип билгеләде. Хәзер магистрларны укыту нигездә түләүле һәм 2 ел дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ