Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак

31 майдан 26 июньгә кадәр Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Аларда 14 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла. Җәйге каникул вакытында балалар 117 уку йорты базасында 152 мәктәп яны лаге...

31 майдан 26 июньгә кадәр Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Аларда 14 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла. Җәйге каникул вакытында балалар 117 уку йорты базасында 152 мәктәп яны лагеренда ял итә алачак. Аларның эше оештыруда Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә исәпкә алыначак.
117 мәктәптә ачылачак мәктәп яны лагерьларын металл детекторлар, видеокүзәтү системалары һәм хәвеф төймәләре белән җиһазландырылган, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Быел лагерьны оештыручылар балаларга ни вәгъдә итә? Ял вакытын  күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен укучылар спорт белән шөгыльләнәчәк, мәдәни-массакүләм һәм яктырту чараларында катнашачак . Хәтта махсус хезмәт һәм ял отрядлары оештырылу да көтелә. Бу отрядлар да катнашуга якынча 2 мең укучыны  җәлеп итәргә исәплиләр.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ