Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә – 500 мең сумлык грант

Татарстан Дǝүлǝт Советында республикабызның муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуваш, мари, мордва) телләрдǝ укытуның иң яхшы практикасы республика бǝйгесе җиңүчелǝрен бүлǝ...

Татарстан Дǝүлǝт Советында республикабызның муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуваш, мари, мордва) телләрдǝ укытуның иң яхшы практикасы республика бǝйгесе җиңүчелǝрен бүлǝклǝү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һǝм үстерү мǝсьǝлǝлǝре комиссиясе рǝисе М.Əхмǝтов, Татарстан Мǝгариф һǝм фǝн министры И.Һадиуллин ǝлеге бǝйгедǝ җиңүче исеменǝ лаек булган 20 мǝктǝп һǝм 20 балалар бакчасы җитǝкчелǝренǝ 500 меңәр сум күлǝмендǝге акчалата премия сертификатлары тапшырдылар. Мондый зур дǝрǝҗǝгǝ лаек булучылар арасында безнең Яңа Кенǝр урта мǝктǝбенең дә булуы аеруча сөенечле булды.
Мǝктǝбебез җитǝкчелеге бу сумманы түбǝндǝгечǝ тотарга планлаштыра: 150 мең сумга музыкаль аппаратура алыначак. 100 меңен музейны яңарту, 50 меңен татар теле һәм әдәбияты кабинетларына тѳрле стендлар ясау, 100 меңен мәктәп китапханǝсенә татарча китаплар алу ѳчен, калганын укучыларга милли киемнǝр тектерү өчен тотарбыз дип торабыз.
Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ