Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә барганда нинди дога укырга?

Сентябрьдән күпләр өчен яңа тормыш башлана.Кемдер баласын - 1гә, кемдер 11гә озата. Кемдер үзе мәктәптә эшли.⠀Ничек кенә булмасын, өй эшләре, контроль эшләр, ОГЭ, ЕГЭ дип борчылу чорына аяк бастык.- Б...

Сентябрьдән күпләр өчен яңа тормыш башлана.
Кемдер баласын - 1гә, кемдер 11гә озата. Кемдер үзе мәктәптә эшли.

Ничек кенә булмасын, өй эшләре, контроль эшләр, ОГЭ, ЕГЭ дип борчылу чорына аяк бастык.
- Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укып озатырга?
- Бәлки балага өйрәтеп куярга кирәкле берәр дога бардыр?

Әгәр сезне бу сораулар борчыса, постны тизрәк үзегезгә саклап куегыз!

Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз:
بسم الله الرحمن الرحيم
«Бисмилләһир-рахманир-рахим».
«Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!»


ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير
«Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр».
«Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит».


رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا
«Рабби зиднии гыйлмән»
«И, Раббым! Гыйлемемне арттыр» («Та Һа» сүрәсе, 114).

اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا
«Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән».
«Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде».


رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي
«Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».
«И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш». («Та Һа» сүрәсе, 25-28).
Чыганак: din_turinda

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ