Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылыгыз

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның 1057 укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар туплаячак. Мохтаҗ балаларга бүләкләрне шәһәр районнарын...

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның 1057 укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар туплаячак. Мохтаҗ балаларга бүләкләрне шәһәр районнарында 18-нче августтан 23-нче августка кадәр тапшырачаклар. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, алар Казан укучыларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә, һәм ярдәм күрсәтелә торган балалар саны артыр, дип ышаныч белдерде.
«Бу акция ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерә торган яхшы традициягә әйләнде. Барлык битараф булмаганнарга рәхмәтемне белдерәсем килә. 1-нче сентябрь – үзенчәлекле көн, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен. Бу бәйрәм кәефен саклау бик мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
Быел парталар артына беренче тапкыр 20 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утырачак. «Әти-әниләр балаларны мәктәпкә әзерләгәндә, без яңа уку елында белем алу һәм балаларны үстерү өчен инфраструктура әзерләү белән тыгыз шөгыльләнәбез», – дип ассызыклады И.Метшин.

И.Метшин искәртеп узганча, быел РФ Президенты Указы нигезендә яңа уку елына 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, мәктәп программасы буенча белем алучы Россия гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә. «Бу ил президентының карары, ул безнең дәүләтнең социаль курсын күрсәтә. Гаиләләргә һәм демографиягә ярдәм итү максатында милли проектлар һәм федераль программалар җибәрелде, һәм без аларны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне куябыз», – диде И.Метшин.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында быел 984 беренче сыйныф укучысына һәм 73 2-11-нче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк. Бу – инвалид, аз керемле һәм күп балалы, эшсез ата-аналар гаиләләреннән, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче һәм профилактик исәптә торучы балалар.
18-нче августта «Чулпан» мәдәни үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары яшьләренә, Ленин исемендәге мәдәният йортында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан килгән укучыларга бүләк комплектлары тапшырачаклар. 19-нчы августта Киров һәм Мәскәү районнары балалары өчен «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә һәм 20-нче августта 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясендә «Исәнме, мәктәп!» бәйрәме уздырылачак. Совет районында концерт һәм портфельләр тапшыру тантанасы 23-нче августта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булачак, дип хәбәр итте шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе 1-нче августта старт алды. Иганәчеләр булып предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары чыгыш ясады.
Чыганак: Казан мэриясе

Фото Казан мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ