Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакыты билгеле булды

Ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының җәйге каникулы кайчан башланачагын аңлатты.Мәгариф һәм фән министрлыгы бере...

Ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының җәйге каникулы кайчан башланачагын аңлатты.
Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен 24 майны укуның соңгы көне итәргә тәкъдим итте.
«24 майда Татарстанның барлык мәктәпләрендә 9 нчы  һәм 11  нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән дә иртәрәк үткәрмәскә киңәш ителә», – диелә ведомство хәбәрендә.
Беренче сыйныф укучылары 25 майдан ял итә башлый, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Калган барлык укучылар 31 майга кадәр укый, аларның җәйге каникулы 1 июньнән башлана.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


Фото: http://n-zh.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ