Мамадыш курчак театры балалар бакчалары буйлап гастрольдә

Бала чакта кайсыбыз гына курчак театры тамашаларын мөкиббән китеп карамады икән? Тик курчак театрлары зур-зур калаларда гына шул. Ничек кенә теләсәләр дә, алар, ерактагы авыл-шәһәр авылларга килеп, үз спектакльләрен син теләгән саен күрсәтә алмый шул. Ә менә Мамадышта исә үзләренчә моннан чыгу юлын тапканнар. Югыйсә районның Югары Ушмы авылында Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмси ага Рәхимов җитәкчелегендәге балалар курчак театры үз спектакльләре белән күрше-тирә район балаларын әледән-әле сөендереп торган заманнар бар иде.

 
Сөенечкә диикме, театр сәхнәсен гомерлек юлдашы итеп, курчакларга җан кертүдән тәм табып яшәүчеләр Мамадышта әле хәзер дә бар икән. Инсаф Гасыймов нәкъ менә шундыйларның берсе дә инде. Район мәдәният йортына терәлеп үк урнашкан Мамадыштагы 1 нче урта мәктәпнең IV – VI сыйныф укучылары арасыннан сәхнәгә тартылганнарын туплап, балалар курчак театры оештырып җибәрә ул. Пьесасын да темасы, күтәрелгән проблемалары белән бүгенге көнгә бик тә актуаль яңгырашлы булганын бергәләп сайлап алалар. Рус драматургы Татьяна Шорохованың «Чын рус аюы» дигән әкият-пьесасы була ул. Әлеге тамашада «Ничек үз Туган илеңнең патриоты булырга? Бөек Ватан сугышында шул чор кешеләре яу кырында каһарманлыкка көчне кайдан тапканнар?» дигән проблемалар күтәрелә, курчак геройлары аларга яшь тамашачылар бергәләп җавап эзли…

Дәресләрдән соң буш вакытта, ял көннәрендә узган репетицияләрдә ныклап сәхнә серләренә төшенүләре эзсез узмый. Һәм менә спектакль әзер! Бу көннәрдә Мамадыш курчак театры үз тамашаларын шәһәрдәге балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар хозурына тәкъдим итү белән мәшгуль. Алар каладагы «Миләшкәй», «Кояшкай», «Ләйсән», «Теремок», «Бәләкәч» исемле балалар бакчаларында булырга өлгерделәр дә инде. Бу атнада аларны – «Нократ» белән «Святлячек», киләсе атнада исә «Салават күпере» балалар бакчасы сабыйлары көтә. Якын киләчәктә Мамадыш курчак театры әлеге спектаклен шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларына күрсәтергә ниятләп тора.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.