Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш укытучыларына — Рәхмәт хатлары

Мамадыш районында балаларга өстәмә белем бирү системасы оешуга 100 ел тулды. Бу бәйрәмгә әзерлек күптән башланган иде. Өстәмә белем бирү системасының «чишмә башы» барланды, бүгенге көнгә кадәр булган...

Мамадыш районында балаларга өстәмә белем бирү системасы оешуга 100 ел тулды. Бу бәйрәмгә әзерлек күптән башланган иде. Өстәмә белем бирү системасының «чишмә башы» барланды, бүгенге көнгә кадәр булган үсеш этаплары билгеләнде. Кайчандыр «Укучылар йорты», «Яшь туристлар станциясе» һ.б. исемнәр астында эшләп килгән әлеге системаның башында бүген Балалар һәм яшүсмерләр йорты тора (директоры – Артур Михайлович Ефимов). Бүгенге көн балаларының кызыксынуларын исәпкә алып, үз эшчәнлеген 7 – 8 профиль буенча алып баручы әлеге оешманың өстәмә белем бирү өлкәсендәге бурычларын хәл итү өчен 34 гомумбелем бирү мәктәбендә төрледән-төрле 191 берләшмәсе бар. Аларда 3189 бала өстәмә белем ала, 154 өстәмә белем бирү педагогы белем бирә. Һәр профиль башында үз эшләренең чын осталары булган, өстәмә белем бирү педагоглары белән тыгыз элемтәдә эшләүче методистлар тора. Координация эшен директор һәм аның урынбасары башкара. Берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар, төрле конкурс-смотрларда катнашып, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап, районыбызны республикакүләм танытуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Йөз еллык тарихы булган өстәмә белем бирү системасында көч куючыларны Мамадыш районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Нурислам улы Габдрахманов, Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Михайлович Ефимов, район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Вәзир Нәзирҗан улы Фәизовлар  котлады.
Ә бәйрәм чарасына килгәндә, ул үзгә итеп, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, стандарт булмаган формада оештырылды. Онлайн режимда буш зал белән узды ул. «ВКонтакте»дагы берничә канал аша трансляция алып барылды. Бәйрәм кичәсе башыннан ахырына кадәр өстәмә белем бирү системасының узганы белән бүгенгесен бәйләп алып барылды. Узган чорларны зур хөрмәт белән чакырылган өстәмә белем бирү өлкәсендәге ветеран-педагоглар гәүдәләндерде. Шунысын да әйтим: чыгыш ясаучылар бер вакытта җыелышмасыннар өчен, билгеле бер интервал белән һәркемнең сәхнәгә менү вакыты алдан билгеләнгән. Ветераннар балаларны бәйрәмнәре белән котлагач, кыскача гына үзләре эшләгән чорларга тукталдылар. Артур Михайлович аларга район башлыгы Анатолий Петрович Ивановның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ветераннардан Зәкия Нәбиулла кызы Миңһаҗева, Римма Нури кызы Нигъмәтуллина, Мөслимә Гыйлемхан кызы Харисова, Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин, Вазыйх Васил улы Садыйков, Рәисә Абдулла кызы Муллахмәтова, Вәзир Нәзирҗан улы Фәизов, Хәбирә Наил кызы Фәизова, Степан Петрович Спиридоновлар яшьләргә бик теләп үз киңәшләрен бирделәр.
Туган якны өйрәнү юнәлешендә эшләүче Ринат Хәйруллин, бу эшнең мөһимлегенә басым ясап, өскә ыжгырып килүче глобльләшү шартларында халыкның, милләтнең, телнең юкка чыгуыннан яшь буынга яшь вакытта ук туган җир тарихын, кече ватанының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сеңдереп кенә каршы торып булачагын ассызыклады, бу юнәлештә эшләүче яшь педагогларны да шуңа чакырды. Шулай ук бер төркем бүгенге көн педагоглары да район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды. Чыгышлар өстәмә белем педагогларының концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.
Бәйрәм барышында бик күп конкурсларга йомгак ясалып, тиешле бүләкләр үз хуҗаларын тапты.
Яңа шартларда яңача форматта узган бәйрәм бар кешегә дә ошады.
Резеда НУРИЕВА, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йортының экология һәм туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ