Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның иң игелекле балалары – Урта Кирмәндә

Мамадышның иң игелекле, миһербанлы, кеше хәленә керә белүче балалары кайда яши дисезме? Әлбәттә, безнең Урта Кирмән мәктәбендә! Болай дип әйтүем һич тә арттырусыз. Әйтик, инвалидлар ункөнлеге кысалары...

Мамадышның иң игелекле, миһербанлы, кеше хәленә керә белүче балалары кайда яши дисезме? Әлбәттә, безнең Урта Кирмән мәктәбендә! Болай дип әйтүем һич тә арттырусыз. Әйтик, инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырыла торган акцияләрдә катнашу  мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнде. Быел да бу искәрмә булмады. Иң элек укучылар үзләре һәм әти-әниләре белән бергәләп әзерләнгән бүләкләрен китереп, район үзәге – Мамадышка җибәрделәр, шуның белән район инвалидлары белән уздырылган чараларга үз өлешләрен керттеләр.
Әле бу гына да түгел. Мәктәбебезнең укучылар оешмасы башлангычы белән өйдә пешерелгән ризыклардан ярминкә дә уздырылды. Бу чарада да һәр укучы теләп катнашты, һәркайсы аш-су хәзерәүгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтте. Нинди генә камыр, яшелчә ризыклары әзерләмәгән иде алар! Укытучылар да, укучылар үзләре дә сыйланды ул көнне. Ярыйсы гына суммада акча да җыелды. Ярминкәдән кергән акча матди яктан кыенлык кичергән инвалид балалы гаиләгә тапшырылачак.
Мондый ярминкәләр алдагы елларда да булган иде. Узган елгы ярминкә акчасы Кукмара районында янгында зыян күргән гаиләгә күчергән идек.
Быелгы ярминкәдән җыелган акча исә Лаеш районының Кече Кабан авылыннан булган, бик яшьли әтисез калган Данияр Хөсәенов исеменә күчереләчәк.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ