Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта ике телне дә үз итәләр

Соңгы вакытта татар телен укытуга каршы нинди генә гауга, шау-шу чыгарырга азапламасыннар, Мамадышта һаман да татар теленә, рус теленә бердәй караш хөкем сөрә икән. Район укытучыларының август педсове...

Соңгы вакытта татар телен укытуга каршы нинди генә гауга, шау-шу чыгарырга азапламасыннар, Мамадышта һаман да татар теленә, рус теленә бердәй караш хөкем сөрә икән. Район укытучыларының август педсоветы эшендә катнашып, үз күзләрем белән кайткач, шундый фикергә килдем. Мисаллармы? Беренчедән, пленар утырышта фикер алышуларда катнашкан дүрт укытучының икесе үз чыгышларын татарча сөйләде. Болар – Мамадыштагы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәүзия Нургалимова белән Түбән Ушмы урта мәктәбе директоры Илшат Шәйдуллин. Аларның беренчесе билингваль белем бирү концепциясен тормышка ашыру юнәлешендә үзләрендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашса, икенчесе сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү, шул уңайдан нинди бәйге, олимпиада һәм форумнар оештырулары хакында сөйләде. Тагын шунысы кызык: моннан дүрт ел элек Илшат Равил улын Мамадыштан Түбән Ушмы мәктәбенә директор итеп китереп куйгач, республика матбугаты аша да, җирле халыкта да: «Районда беткәндер инде саф татар авылы мәктәбенә куярдай татар кешесе. Татар телен ипи-тозлык кына булса да белсә иде ичмасам», – дип дәгъва белдерүчеләр шактый булды. Тырышкач, була икән! Әнә дүрт ел дигәндә егетебез район мөгаллимнәре, Татарстан мәгариф һәм фән министры каршында Мамадыш мәдәният йорты мөнбәреннән торып татар телендә актерларча чыгыш ясасын әле!


Педсовет утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов, район башлыгы Анатолий Иванов та татарча репликалары белән русча барган конференция барышына әледән-әле җанлылык өстәп тордылар.


Тагын шунысы сөендерде: Мәгариф һәм фән министрлыгының, район администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләрнең һәр өченчесе – районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде, һәм аларның исемен сәхнәдән татарча игълан иттеләр.


Конференция башланганчы залда утырганда да, мәдәният йорты каршындагы күргәзмәләр белән танышып йөргәндә дә үз милләтемнән булган укытучыларның да, укучыларның да үзара татарча аралашуын, сөйләшүен күреп тә, янә бер кат сөендем.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ