Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмәндә Тукайны зурлап искә алдылар

Тукай…Җир шарындагы меңнәрчә кеше зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә ала бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе –Габдулла Тукай еллар үткән саен биек...

Тукай…Җир шарындагы меңнәрчә кеше зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә ала бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе –Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар гамәлендә халыкка хезмәт итү ягыннан аңарчы тиңдәше булмаган маяк булып балкый.

Тукай – шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул – чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия.
Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Урта Кирмән авылы мәдәният йортында авылыбыз китапхәнәчесе, мәдәният хезмәткәрләре, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Тукай –безнең көннәрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичә Тукай әкиятләреннән төзелгән тамашадан башланып китте. Чара яраткан шагыйребезнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары, виктарина сораулары белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәм уңаеннан «Тукай әкиятләренә сәяхәт» дип исемләнгән рәсем бәйгесе игьлан ителгән иде. Аның нәтиҗәләренә йомгак ясалып, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бик матур, җанлы булып узды.

«Әйе, Габдулла Тукай – татар халкының, төрки дөньның үз улы. Аның иҗаты мәңге сүрелмәс. Тукай күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек». Кичәдә булган һәрберебез шушындый матур уйлар белән өйләребезгә таралыштык .
Тукай мәңге яши һәм дә яшәячәк!
Лилия НӘГЫЙМОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы китапханәчесе.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ