Логотип Магариф уку
Цитата:

Мандаринлы салат әзерләргә өйрәтәбез

Сизәсезме, дуслар! Мандаринлы, чыршылы мәл җитеп килә, аяк астында кар шыгырдый. Бәйрәм табынына ниләр куярга җыенасыз? Бүген тәкъдим итә торган рецептлар да өстәлегездә урын табар дип ышанабыз.Мандар...

Сизәсезме, дуслар! Мандаринлы, чыршылы мәл җитеп килә, аяк астында кар шыгырдый. Бәйрәм табынына ниләр куярга җыенасыз? Бүген тәкъдим итә торган рецептлар да өстәлегездә урын табар дип ышанабыз.
Мандаринлы салат
Кирәкле әйберләр:
1 бәйләм руккола
1-2 мандарин,
2-3 аш кашыгы вак угычтан уылган каты сыр
1-2 аш кашыгы зәйтүн мае.
Эш барышы
Руккола яфракларын юабыз, артык суын коеп төшерәбез. Аннары я кисәбез, я кул белән өзгәлибез.
Мандариннарны чистартабыз, өлешләр бүләбез. Руккола белән кушып бутыйбыз. Зәйтүн мае һәм сыр белән бергә кунакларга тәкъдим итәбез.
Жюльен
Кирәкле әйберләр:
тавык ите – 300 г
шампиньон – 200 г.
сыр – якынча 100 г
үсемлек мае – 2-3 аш кашыгы
Тарталеткалар – 15-20 данә
тоз, борыч – тәменчә
Соус өчен
250 г каймак
1 аш кашыгы он
250 мл – сөт
40 г атланмай
Эш барышы
1. Юылган гөмбәләрне нечкә пластинкалап кисәбез. Үсемлек мае салынган табага салабыз һәм вакыт-вакыт бутап тыныч утта кыздырып алабыз.
2. Гөмбәләр чыккан су беткәч, табаны плитәдән алабыз. Алдан пешерелгән тавык итен суытабыз, җепселләргә бүләбез һәм соломкалап турыйбыз һәм гөмбәгә кушабыз. Тәменчә тоз һәм борыч өстибез, әйбәтләп болгатабыз.
3. Майны әкрен генә утта эреткәч, аз-азлап он өстибез һәм әйбәтләр болгатабыз.
3. Әлеге кушылманы кайнау дәрәҗәсенә биткерәбез. Өстенә суытылган сөт салабыз һәм төерләр барлыкка килмәсен өчен бутап торбыз. Сөт кайный башлауга, катнашманы судан алабыз.
5.Сөтле катнашмага каймак салабыз һәм әйбәтләр бутыйбыз.
6. Шампиньон һәм тавык кушылмасын тарталеткаларга салабыз.
7. Һәрберсенә күп итеп соус салабыз.
8. Соус өстәнә вак угычтан кырган сыр салабыз һәм 180 градуска җиткерелгән мичтә 15 минут дәвамында пешә. Сыр эреп әзрәк кызара башласа, тарталеткаларны мичтән алмыйбыз..
9. Табынга кайнар килеш чыгарабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ