Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәңгелектән искән җил” кичәсенә рәхим итегез

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә көтелә.Әдәбият кичәсендә Гөлзадә Сафиу...

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә көтелә.
Әдәбият кичәсендә Гөлзадә Сафиуллина, Рөстәм Маликов, Базарбай Бикчәнтәй һәм Тинчурин театрының талантлы артистлары катнаша.
Ләис Мәүлит улы Зөлкарнәй үзенең хезмәт биографиясен 1984 елдан татар балаларының «Ялкын» журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып башлап җибәрә. 1989 елда татар яшьләренең “Идел” журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр аның җаваплы вазифаларын башкара – бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. 2003 елдан Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес өлкәсендә хезмәт куя. Аның “Балачак күге” (1984), “Кар өстендә алмалар” (1988) дигән шигырьләр җыентыкларын шигырь сөючеләр яратып кабул иткән иде. Укучылар аның хикәяләр остасы икәнен дә яхшы белә.
Шагыйрьнең “Мәңгелектән искән җил” дип аталган әдәби кичәсе бүген кич, 11 апрельдә, 18 сәгатьтә башлана.
Рәхим итегез!

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: https://realnoevremya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ