Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әмирхан Тукай премиясенә нинди әсәрләрен тәкъдим итә?

Романнарында татар тарихыАгымдагы елдагы Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән авторлар арасында «Олуг Мөхәммәд» романы, «Казан-йорт» трилогиясе һәм «Бибимәмдүдә абыстай» әсәре өчен Марат Әмирханның тәкъ...

Романнарында татар тарихы
Агымдагы елдагы Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән авторлар арасында «Олуг Мөхәммәд» романы, «Казан-йорт» трилогиясе һәм «Бибимәмдүдә абыстай» әсәре өчен Марат Әмирханның тәкъдим ителүен табигый дип бәяләргә кирәк.
Ул татар әдәбиятына озак һәм озын сикәлтәле юллар аша, зур тормыш тәҗрибәсен туплагач кына килә. Мәктәп, Казан педагогика институты студенты, армия сафлары, төрле мәктәпләрдә яшь буынга белем һәм тәрбия биргәч кенә «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында һәм «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында күп еллар халкыбызга уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәт итә.
Марат абый Әмирхан – татар язучы–әдипләр арасында иң олпаты, олы буын вәкилләреннән берсе. 1978 елда “Алаяк” исемле хикәясе белән әдәбият өлкәсендә күренә башлаган язучының 40 елдан артык дәвам иткән иҗат җимеше булып күп санлы мәкаләләр, хикәяләр, очерклар, повестьлар һәм романнар санала. Соңгы елларда ул бигрәк тә тарихи романнар иҗат итүче буларак татар укучылары арасында танылды.
М.Әмирхан иҗат иткән тарихи романнар арасында Олуг Мөхәммәдкә багышланган әсәре аерым урын алып тора. Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгына нигез салучы изге зат булуга карамастан, хәзерге вакытка кадәр тарихчылар арасында да аңа караш төрлечә, Казан ханын нигез салучы дигән гыйбарәгә ышанмаучылар очрый, ә аның исеме Казан кирмәнендә урнашкан ханнар дөрбәсендә куелган исемлектән төшереп калдырылган.
Аның төп сәбәбе – Мәскәү тарихчыларына күзне йомып иярү. Чөнки ул – Алтын Урданың соңгы кануни ханы буларак, Казан ханлыгын Алтын Урда дәүләте белән тоташтыручы хан. Казан ханлыгына нигез салучы итеп Олы Мөхәммәднең улы Мәхмүтәкне күрсәткән очракта татар тарихында булган иң кирәкле вакыйгаларны читләтеп үтәргә, күрмәмешкә салышырга мөмкин.
«Олуг Мөхәммәд» романы Алтын Урда тарихының соңгы чорын һәм Казан ханлыгын нигезләүне яктырткан мавыктыргыч материал укучыларны тарих дәрьясына алып керә, аларда ерак дәвер хакында бербөтен караш формалашуга этәргеч бирә, укучыны тарихи ритмны, тарих пульсын сиземләргә өйрәтә. Биредә ул халкыбызга хас детальләр, тарихи-милли пейзаж, фольклор үрнәкләрен, риваятьләрне, бәетләрне мул файдалана, халык поэзиясе образлары аша матур һәм төгәл итеп күрсәтә белә.
 “Үрбәт ханәкә гыйшкы”, “Гәүһәршад”, “Әлвидаг”  романнары кергән “Казан-йорт” дип аталган трилогия-китап эчтәлеге ягыннан Олы Мөхәммәднең дәвамы булып тора.  Биредә Казан ханлыгы белән бәйләнешле катлаулы вакыйгалар төрле яктан сурәтләнә. Романнарның төп геройлары – Чыңгызхан варисларыннан Мөхәммәдәмин, аның хатыны Үрбәт ханәкә, Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы Гәүһәршад, Сөембикә ханбикә, рус бөек кенәзләре һәм бик күп башка шәхесләр, аларның фаҗигале язмышлары. Автор, гасырлар буе дәвам ителгән катлаулы Казан – Мәскәү мөнәсәбәтләрен ачыклауга шактый урын биреп, тарих белән бүгенге заман арасындагы бәйләнешләрне күзалларга мөмкинлек бирә.
Бөек Тукайның әнисе Бибимәмдүдәгә багышланган китапта, аналарга мәдхия уку белән бергә, аның бабасы, Каҗмакты карьясында туган Зиннәтулла хәзрәт аша Пермь төбәге татарлары белән бәйләнешне ачыклый, шагыйрьнең яраткан апалары Саҗидәне, Газизәне төрле яктан сурәтли, мәхәббәте Зәйтүнә туташ хакында җанлы образ тудыра.
Марат Әмирханның иҗат мирасы гаять бай, күпкырлы. Ул соңгы елларда татар тарихи романын яңа баскычка күтәрде. Бу күзлектән караганда, танылган язучы татар халкы арасында бигрәк тә тарихи аң, тарихи хәтерне формалашуга юнәлтелгән, татарның бөек шәхесләрен әдәби образлар аша халкыбызга тәкъдим итеп иң мөһим эшләрнең берсен башкарып алыштыргысыз хезмәт куючы. Аның татар тарихи романын үстерү, яңа образлар белән баету өлкәсендәге күпкырлы иҗатына татар җәмәгатьчелеге, экспертлар һәм комиссссия әгъзалары тиешле бәя бирер, дигән ышанычта калам.
Фәйзелхак Ислаев,

тарих фәннәре докторы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ