Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрьям Миңнегуловадан чия кайнатмасы

Азнакайның Мәндәй авылыннан аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез. Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.1 стакан чия, 1 ста...

Азнакайның Мәндәй авылыннан аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез.
 Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.
1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.
9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса алырга.
4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.
«Чиянең төшен алып ясалмый. Бары тик бер генә тапкыр су салына — шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми», — дип язган аш-су остасы. 
Чыганак: Интертат.ру

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ