Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәшһүр абыйсы янында гүргә иңдерелде

Кичә Теләче районының Алан авылы халкы иң өлкән вәкилен – Фәрит ага Даутовны соңгы юлга озатты. Туксан икенче яшен куа иде Фәрит ага. Шактый еллар хуҗалык һәм партия эшендә эшләгән, кояш баесын д...

Кичә Теләче районының Алан авылы халкы иң өлкән вәкилен – Фәрит ага Даутовны соңгы юлга озатты.
 Туксан икенче яшен куа иде Фәрит ага. Шактый еллар хуҗалык һәм партия эшендә эшләгән, кояш баесын дип түгел, ил баесын дип дөнья көткән аксакал, авылдашлары сөйләвенчә, якташлары арасында зур абруй казанган шәхес. Аның төпле, зирәк кеше булганлыгы турында мәрхүм белән хушлашырга килгән  район хакимияте башлыгы Нәҗип Хаҗипов та,  җеназа намазы алдыннан, җылы итеп искә алды. Соңгы елларында әдәби иҗатка алынып, уй-кичерешләрен шигырь юлларына салган, төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенә кушылып китеп, авыл тарихын язган Фәрит аганың әсәрләрен редакцияләү насыйп булганга үземә дә аның белән байтак  аралашырга туры килде.  Мондый шәхесләр белән гәп корганда, картлар сүзен – капчыкка, яшьләр сүзен – янчыкка, дигән мәкальне тагын да тирәнрәк аңлыйсың. Йөзне ваклый башлаган милләттәшебезнең  ил, милләт гаме белән яшәве – яшь буын өчен үзе бер сабак.  
“Шөкер, әтинең соңгы теләге тормышка ашты. Хастаханә юлларында йөрмәсәм, озаклап чирләп ятмасам, үз өемдә вафат булсам, дип тели иде. Нәкъ шулай булды да. Вафатына  бер атна кала, урамга чыгып йөрми башлады. Нибары биш көн урын өстендә ятты. Әле дә кайтып җиттем. Әтием күз алдымда өзелде”, – дип сөйләде соңрак Казан җиңел сәнәгать техникумы директоры Ирек Даутов. Сер түгел, сиксәнне, туксанны узган өлкәннәребезгә мөстәкыйль тормыш алып бару шактый мәшәкатьле. Шуңа күрә дә әтисе белән әнисен кыш чыгарга Казанга алып килә иде Ирек. Әнисе дигәннән. Ул да – бик мәртәбәле шәхес. Люция апа Даутова  озак еллар мәктәптә химия фәне укыткан, тырыш хезмәте өчен РСФСРның атказанган укытучысы исеменә лаек булган. Әтиләренең бу изге һөнәрен – мөгалимлекне энесе белән сеңлесе дә сайлап алган. Хәер, Ирекнең хәләл җефете Рәсимә дә мөгаллимә – Казан мәктәпләрендә 26 ел татар теле һәм әдәбияты  укыткан ханым.
Фәрит ага Даутовны Алан авылы зиратында – бертуган абыйсы, җырчы Сөләйман Даут улы Йосыпов янәшәсендә гүргә иңдерделәр.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ