Математика акылны тәртипкә сала

Конкурсның соңгы этабында Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы мәктәбенең математика укытучысы Равил Кәримовның ачык дәрес биргәнен балалар авыз ачып тыңлады. Аның материалны гади, үтемле итеп аңлата белүе конкурска җыелган укытучыларда да зур кызыксыну уятты. Ул көнне, һәр математика укытучысы шушылай кызыксындыра алса иде, дигән уй һәркемнең башына килгәндер, шәт. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Математиканы фәннәр патшасы дип зурлыйлар. Ничек уйлыйсыз: математиканы шулай өстен кую дөресме? Эзлекле фикер йөртү һәр фәнгә хас булырга тиеш югыйсә.

– Әйе, дөрестән дә, мәктәптә укытылучы фәннәр арасында математика тоткан урын аеруча әһәмиятле. Михаил Ломоносовның «Математиканы шуның өчен өйрәнергә кирәк: ул акылны тәртипкә китерә» дигән сүзләре белән һәркем килешә торгандыр. Калган фән әһелләре миңа үпкәләмәсен: математиканы белгән, үзләштергән укытучы калган фәннәрне дә (физика, химия, биология һ.б.)
укыта ала, математиканы начар белеп тә укыта алучылары – сирәк күренеш. Математиканы Бердәм дәүләт имтиханнарының мәҗбүри бирелүче фәннәре арасына кертүләре дә шуны дәлилли.

– Сезнеңчә, һәр бала математиканы үзләштерергә сәләтлеме? Гомумән, укучы балада ничек математика белән кызыксыну уятырга?

– Минем уйлавымча, математиканы үзләштерү сәләте барлык балаларга да бертигез бирелми.
Бу – һәркемнең рәссам, җырчы, артист яисә табиб була алмавы белән бер үк нәрсә. Тагын бер әйберне әйтми калып булмый. Тумыштан бирелүче математик сәләт сирәк очрый, андый сәләткә ия булучылар, белгәнебезчә, гасырга берничә генә туарга мөмкин. Дөрес, тырышлык, максатчанлык нәтиҗәсендә, әлеге фән белән бик кызыксынып китеп, математик сәләткә ия булучылар да бар.

Математика фәненә кызыксынуны бик кечкенәдән – гаиләдә, балалар бакчасында ук тәрбияли башларга кирәк. Моның өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле тормышчан гамәли биремнәр чишү, уен элементлары кулланып, мантыйклы фикерләүне үстерүче сорауларга җавап эзләү, акылны камилләштерүче фильмнар карау кебек алымнар кулланырга кирәк дип уйлыйм. Бала белән бала булырга кирәк дигән сүзләрне укучы белән укучы булырга кирәк дип үзгәртсәк тә, ул үз асылын җуймас. Дәресеңә елмаеп кереп, алар белән бер дулкында булу да баланы башта үзеңә, аннан соң фәнеңә якынайтырга мөмкин. Аларча да булып алырга кирәк, аларның бүгенге аралашу темаларына да катнашып, үз фикереңне әйтеп үтү дә балаларның күңеленә нык тәэсир итә. Математика дәресләре күңелсез үтмәсен өчен, төп принциплардан тайпылмыйча, укытуның төрле методларын, күргәзмәлелекне, яңа технологияләрне кулланырга кирәк. Бертөрлелектән укучылар бик тиз туя, шуңа күрә математика укытучылары гына түгел, һәр фән укытучысы яңадан-яңа элементлар кертү җәһәтендә эшләргә тиеш. Күпне белеп, укучыларга күпне бирәм дигән омтылыш та начар нәтиҗә бирергә мөмкин. Шуңа күрә һәрнәрсәнең чамасы
булырга тиеш. Заманча технологияләр дә бик күп хәзер, ләкин аларның нинди нәтиҗә бирәсен әле берәү дә исбатламаган, балаларыбызны тәҗрибә корбаны ясавыбыз да ихтимал. Минем уйлавымча, артык катлаулы алымнар
кертү өчен, һәр укучының, һәр сыйныфның, һәр мәктәпнең үзенчәлеген камил белергә кирәк.
Технологияләр никадәр күп булмасын, гасырлар дәвамында формалашкан дәрес бирү структурасын сакларга кирәк. Аннан соң дәреснең бөтен этабында да яңалык кертергә димәгән.

– Сез тормышны яхшы беләсез. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгәнсез. Математик белгечлеге алу тормышта булыштымы?

– Әйе, сүз дә юк. Математик белгечлеге алуым белән мин бик нык горурланам. 17 ел мәктәп җитәкчесе булып эшләгәндә дә, шәхси тормышымны кору, алып бару юнәлешендә дә һәм, гомумән, тормыш юлымның һәр адымында аның ярдәмен тоям. Мәктәп, гаилә – бер кечкенә генә дәүләтчелек ул, дәүләт белән акыллы кеше идарә итүе дә мөһим шарт. Минем акылымны да, Ломоносов әйткәнчә, математика тәртипкә салды.

– Еш кына затлы кәнәфи биләүчеләр: «Дүрт сыйныф татарча укысаң җитә. Төгәл фәннәрне русча укырга кирәк. Югары математиканы татарча укытып буламыни?!» – дип белдерә.

– Әлеге фикер белән килешмим. Милләтебезне дөньякүләм таныткан күпме галимнәребез, язучыларыбыз, җитәкчеләребез – татар мәктәпләрендә белем һәм тәрбия алган кешеләр. Математиканы нинди генә телдә үзләштерсәң дә, ул математика булып кала. Югары математиканы да татарча үзләштерергә мөмкин. Моның анык
мисалы – үзем һәм бик күп коллегаларым. Без туксанынчы елларда КДПУның татар төркемнәрендә югары математика нигезләрен үз ана телебездә үзләштердек.

Ул вакытларда бу эшне И.Галәветдинов, Н.Гафуров, С. Хәйруллин, И. Мөдәрисов, В. Закиров, Ф. Зарипов, М. Сабитов кебек мөхтәрәм, мәңге хөрмәткә лаек укытучы-галимнәребез бик зур осталык белән башкарды. Рәхмәт аларга!

– Авыл мәктәбендә математика укытучысы буларак, педагогик осталыгыгызны үстерү, камилләштерү өчен нинди мөмкинлекләрдән файдаланасыз?

 – Хәзерге заман укытучысына, авылда яшиме ул, шәһәрдәме, педагогик осталыгын үстерү өчен, мөмкинлекләр зур. Бары тик барысын да урынлы, акыл белән файдалана белергә генә кирәк. Санап китсәк, түбәндәгеләрне әйтеп китәр
идем:

1) һәр педагогның өстәл журналы булырга тиешле «Мәгариф» журналы белән дуслык мөгамәләсендә торам. Анда һәр фән иясенә методик ярдәм бирерлек мәгълүмат бихисап;

2) төрле семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашам;

3) педагогик осталыкны үстерүче конкурсларда, шул исәптән «Авыл укытучысы» конкурсында катнашмый калганым юк;

4) Интернет- ресурслардан файдаланам;

5) коллегаларым белән аралашам;

6) даими рәвештә сәләтемне, үзаңымны, белемемне үстерү җәһәтендә эшлим.

Укыту барышында файдаланыр өчен, бик күп сайтлар бар.

Шәхсән үзем мәгариф хезмәткәрләренең https://nsportal.ru/, http://www.edu.ru/, http://school-collection.edu.ru/, http://www.school.edu.ru/ сайтларыннан, татар
телендә алып барылучы
http://selet.biz/, http://tatmedia.com/,
https://magarif-uku.ru/
сайтларыннан файдаланам. Алардан бик кирәкле мәгълүматлар алырга мөмкин. Укучылар өчен https://uchi.ru/ платформасын кабатлау, математикага кызыксыну тудыру максатыннан кулланам, инде чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләү барышында https://oge.sdamgia.ru/, https://ege.sdamgia.ru/test?a=catlistwstat , https://math100.ru/egeprofil-statgrad/ сайтларына өстенлек бирәм.

– Социаль челтәрләрдә еш утырасызмы? Гомумән, Интернет челтәреннән ни дәрәҗәдә файдаланасыз? Коллегаларыгызның уңышлары, казанышлары белән кызыксынып торасыз- мы?

– Әйе, заманадан артта калып булмый. Инстаграм, ВКонтакте
һ.б. челтәрләрдә үз битләрем бар. Аларда актив эшчәнлек алып бармасам да, коллегаларым, дусларым белән аралашам. Дусларымның, җитәкчеләребезнең, артистларның, җырчыларның, блогерларның, биг-
рәк тә инде үз битләрен татар телендә алып баручы блогерларның яңалыкларын карыйм. Инстаграм челтәрендә үткәрелгән конкурсларда катнашам. Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Камал театры, Яшел Үзән сөт комбинаты белән берлектә Лилия Әхмәтова үткәргән конкурсларда җиңүче булганым бар.

Интернет челтәре – хәзерге вакытта бик күпләрнең дусты, киңәшчесе бит инде ул. Нинди генә сорау туса да тизрәк Интернетка мөрәҗәгать итәбез.

 Коллегаларымның уңышлары, казанышлары белән даими рәвештә кызыксынып торам. Алар белән бергә шатланам, сөенәм. Чөнки әле мин укытучы гына түгел, мәктәбебезнең профсоюз оешмасы рәисе дә булып торам.

Безнең мәктәптә белем алып
чыккан укучыларның җитмеш-
сиксән проценты укуларын мәркәзебез Казан шәһәренең төрле югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында дәвам итүләре милли мәктәпләрдә дә укытуның начар куелмавын дәлилли. Районы-
бызның башка мәктәпләрендә дә шундый күренеш күзәтелә. Хезмәт юлы дәверендә миңа өч татар авылы мәктәбендә эшләргә туры килде. Һәркайсында да дәресләремдә белем эстәп, математиканы үзләштереп, тормышта үз юлларын тапкан, югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларым бар. Алар – минем шатлык-куанычларым. Алга таба да эшемне нәтиҗәле дәвам итәргә язсын. Үземне авылым мәктәбеннән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Мин туган авылымда, газиз мәктәбемдә үземне, үз юлымны таптым дип саныйм.

– Сез – «Авыл укытучысы – 2021» конкурсында җиңүчеләрнең берсе. Бу конкурста катнашу Сезгә нәрсә бирә?

– «Авыл укытучысы» конкурсында катнашу һәм икенче призлы урынга лаек булу 25 еллык педагогик эшчәнлегемнең иҗат җимеше булып тора. Әлеге конкурс безне җиде ай дәвамында үз кармагында тотты. Без укытучыларга хас булган тынгысызлык, эзләнүчәнлек, максатка омтылучанлык сыйфатларын эшкә җигеп, зур сынау юлларын үттек.Үзебезнең һөнәри осталыгыбызны камилләштердек, багажыбызны баеттык, яңа дуслар таптык. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән җылы мохиттә очрашуыбыз, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән республикакүләм «Укытучылар көнендә» кунак булуыбыз әлеге бәйгенең кульминацион нокталары булды. Конкурс үзе һәм аңа бәйле чаралар безгә быелгы уку елы өчен генә түгел, байтак елларга җитәрлек энергия, хезмәт дәрте, этәргеч бирде.

Форсаттан файдаланып, мин әлеге бәйгене оештыручыларга, жюри әгъзаларына, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе җитәкчелегенә, андагы коллегаларыма, шунда дәрес биргән 6 «В» сыйныфы укучыларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Конкурс дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам.

Рәшит МИНҺАҖ
Альберт Сабир фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.