Логотип Магариф уку
Цитата:

Май аенда истәлекле көннәр

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.Халык мәгарифе эшлеклесе, педагог, Россия Мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре до...

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.
Халык мәгарифе эшлеклесе, педагог, Россия Мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы Мирза Мәхмүтовның тууына 95 ел (1926–2008).
Рус язучысы, драматург, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Майлен Константиновскийның тууына 95 ел (1926–2002).
Язучы, публицист, милләтпәрвәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел (1941–2001).
Язучы, публицист Мирсәй Гарифка 75 яшь.
Рәссам Надия Фәхретдиновага 60 яшь.
2 –  Рус язучысы, фәлсәфәче Василий Розановның тууына 165 ел (1856–1919).
Рәссам Владимир Ковалевка 60 яшь.
3 – Бөтендөнья матбугат иреге көне.
Кояш көне.
Рус язучысы, публицист, әдәби тәнкыйтьче, телевизион тапшырулар алып баручы Татьяна Толстаяга 70 яшь.
5 – Халыкара акушерлар көне.
Инвалидларның хокукларын яклау көне.
Водолазлар көне.
Язучы. драматург, публицист. революционер Гафур Колахмәтовның тууына 140 ел (1881–1918).
6 – Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 80 яшь.
Актер. Татарстанның халык артисты Хафиз Хәмматуллинга 60 яшь.
7 – Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
8 – Бөтендөнья Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре көне.
Бөтендөнья астма белән авыручылар көне.
9 – Җиңү көне.
Рәссам-проектлаучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Никольскийның тууына 70 ел (1951–2018).
Журналист Миңназыйм Сәфәровка 60 яшь.
10 – Археолог, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Габәшевнең тууына 80 ел (1941–2018).
Актриса, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗановага 60 яшь.
12 – Халыкара шәфкать туташлары көне.
Режиссер, актер, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ширияздан Сарымсаковның тууына 110 ел (1911–1999).
13 – Ураза бәйрәме.
Композитор, музыка белгече, педагог, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшинең тууына130 ел (1891–1942).
14 – Эзтабар язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел (1931–2011).
15 – Халыкара гаилә көне.
Халыкара астрономия көне.
Рус язучысы, драматург, режиссер, актер Михаил Булгаковның тууына 130 ел (1891–1940).
Сәнгать белгече, архитектор, сәнгать фәннәре докторы Фуад Вәлиевнең тууына 100 ел (1921–1984).
Язучы, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Фәизовның тууына 90 ел (1931–2011).
16 – Россиядә беренче киносеанс күрсәтелгәнгә 125 ел (1896).
Биографлар көне.
Журналист, балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Муллануровага 75 яшь.
17 – Бөтендөнья электр элемтәсе көне.
Казанда Сәгыйть Рәмиев мөхәррирлегендә «Таң йолдызы»газетасының беренче саны чыкканга 115 ел (1906).
18 – Халыкара музейлар көне.
Кырым татарларының матәм – Хәтер көне (1944).
Рус язучысы Григорий Адамовның тууына 135 ел (1886–1945).
19 – Татарстанда матбугат көне.
20 – Артист, режиссер, драматург, «Сәйяр» труппасы җитәкчесе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 135 ел (1886–1920).
Язучы Сәмига Сәүбәновага 75 яшь.
21 – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми төстә кабул иткән көн (922).
Халыкара космос көне.
Эшсезлектән яклау көне.
Физик-теоретик, академик, җәмәгать эшлеклесе, диссидент, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Андрей Сахаровның тууына 100 ел (1921–1989).
22 – Халыкара биологик төрлелек көне.
23 – Шагыйрь, прозаик, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауркаты Гамил Афзалның тууына 100 ел (1921–2003).
Кинорежиссер, сценарийлар авторы, педагог, СССРның халык артисты Григорий Чухрайның тууына 100 ел (1921–2001).
24 – Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
Европада парклар көне.
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, республикабызның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһировка 85 яшь.
Фоторәссам, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗановка 75 яшь.
25 – Рус эстрадасы җырчысы, Россиянең атказанган артисты Кристина Орбакайтега 50 яшь.
26 – Россия эшмәкәрләре көне.
Шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхиярга 65 яшь.
27 – Гомумроссия китапханәләр көне.
Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Державин исемендәге республика премиясе лауреаты Әхәт Мушинскийга 70 яшь.
28 – Хатын-кызларның халыкара бердәмлеге көне.
Башкортстанда аналар көне.
Чик сакчылары көне.
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фатих Урманчеевның тууына 85 ел (1936–2021).
29 – Европада күршеләр көне.
30 – Музыка белгече, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать  эшлеклесе Йолдыз Исәнбәткә 85 яшь.
31 – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне.
Актер, режиссер, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллинның тууына 80 ел (1941–2007).
 Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ