Логотип Магариф уку
Цитата:

Мидхәт Садыйковка – 65 яшь!

Бүген күп еллар «Мәгариф» журналында бүлек редакторы булып эшләгән хезмәттәшебез Мидхәт Садыйков үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Мидхәт Миннәтулла улы хезмәт юлын туган авылы — Чүпрәле районының Я...

Бүген күп еллар «Мәгариф» журналында бүлек редакторы булып эшләгән хезмәттәшебез Мидхәт Садыйков үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Мидхәт Миннәтулла улы хезмәт юлын туган авылы — Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылы мәктәбендә башлый. Биредә ул физкультура укытучысы булып эшли. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1976 елда КДУның  (хәзерге КФУ ) журналистика бүлегенә  укырга керә. 1976-1986 елларда  Биектау районында чыга торган «Ильич юлы» газетасында редактор урынбасары булып эшли.  Мидхәт Садыйков мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Биектау район комитетын җитәкли.
1989-1991 елларда «Аваз» газетасында эшли. Моннан соң Мидхәт Миннәтулла улы Казан педагогия көллиятендә, ир балалар лицеенда укыта.
1998 елда Мидхәт Садыйков «Мәгариф» журналының туган тел һәм әдәбият бүлеге редакторы вазифасында эшли башлый һәм 20 елдан артык гомерен «Мәгариф» журналына багышлый.
20 майда хезмәттәшебез үзенең 65 яшен каршы ала. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез һәм «Мәгариф»тә куйган хезмәте өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Юбилеегыз котлы булсын, Мидхәт абый!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ