Милли китапханәдә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр

14  февральдә ТР Милли китапханәсендә китап бүләк итү көне узачак.  Биредә катнашучылар китаплар алмаша яки аларны бүләк итеп бирә алачак. Оештыручылар яхшы хәлдәге басмалар китерергә киңәш итә. Бу китап сөючеләр өчен танышу мәйданчыгы да булып торачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат үзәге.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.