Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музейда үрдәк бәбкәләре

Әле яңа гына Татарстан Милли музее ишегалдында Нәфисә исемле үрдәкнең оя корып, 13 йомырка басарга утыруы,  ә кияве Нәфиснең  Болак буенда сөйгәнен  бибиләре белән көтүен хакында хәбәр...

Әле яңа гына Татарстан Милли музее ишегалдында Нәфисә исемле үрдәкнең оя корып, 13 йомырка басарга утыруы,  ә кияве Нәфиснең  Болак буенда сөйгәнен  бибиләре белән көтүен хакында хәбәр иткән идек.  Ял көннәре узуга музейның бер төркем техник хезмәткәрләре безгә тагын да шатлыклырак хәбәр җиткерде.

-Дүшәмбе иртән эшкә килгәч, үрдәккә ризыклар илтергә җыенганда ук, ишегалдыннан нәни үрдәк бибиләре тавышын ишеттек, - дип шатлыгын уртаклашты телефон аша Наилә ханым Закирова. – Әни үрдәгебез Нәфисә, сабыйларын таптаудан куркып, аягүрә баскан. Үзе пышылдаган тавыш белән нәрсәдер әйтә. И сөендек тә соң! Безнең музей өчен шуннан да олы шатлык юк кебек бүген. Исән-сау үсә генә күрсеннәр!
Йомыркалардан барлыгы 8 үрдәк бибие чыккан. Тагын 5 есе борынлаган диләр. Оялары тирән булмаса да, бер генә бәбкәнең оядан төшәргә исәбе юк икән. Әниләр кочагында назланырга кемнәр генә яратмый шул! Фоторәсемдә сез шул мизгелләрне күрәсез.

                                                 Ирек НИГЪМӘТИ


Наилә Закирова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ