Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем өчен могҗизалы Яңа ел булды

Традицион республика чыршысы бәйрәменнән кайтып җитәргә дә өлгермәдем, Казаннан тагын бер чакыру килеп төшмәсенме?! Могҗиза дими ни дисең ! Хәер,башыннан сөйлим әле...     &nb...

Традицион республика чыршысы бәйрәменнән кайтып җитәргә дә өлгермәдем, Казаннан тагын бер чакыру килеп төшмәсенме?! Могҗиза дими ни дисең ! Хәер,башыннан сөйлим әле...
           2021 нче ел башыннан бирле  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе  бергәләп “Туган тел  олимпиадасы” үткәргәннәр иде.Берничә турдан торган олимпиада биремнәрен мин дә бик яратып чиштем.Әнә шул олмпиадада катнашучы йөзләп эш арасында минем эшем беренче урынга лаек булган икән! Сигезенче сыйныфта укучы Шәмсиев Ислам һәм Йосыфова Диләнең исемнәре дә җиңүчеләр рәтендә! Кыскасы, 27 нче декабрь көнне  укытучыларыбыз Данис абый һәм  Зөлфия апа җитәкчелегендә КФУ га,җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына юл тоттык.Бик күңелле,Яңа ел могҗизаларына бай көн булып чыкты ул! Тантананы институт директоры Рәдиф абый Җамалетдинов ачып җибәрде.Олимпиада эшләрен тикшергән жюри әгъзасы, татар теле белеме кафедрасы доценты   Халисә апа Ширмән   быелгы эшләрне анализлап күрсәтте,быел  иҗади фикерләүчеләрнең аеруча күп булуын искәртте.”Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минһаҗ бик тирән эчтәлекле чыгыш ясады.Аның милләтебез,туган телебез турындагы  фикерләрен бигрәк тә ошаттым.Аннары Кыш бабай тәм-томнары тутырылган, төрле истәлекле бүләкләр салынган кап һәм Мактау кәгазе тапшырдылар.Бу бик матур зур бинага, КФУ га беренче тапкыр аяк басуым.Шуңа да бераз аптырап, югалып калдым,лабиринт кебек тоелып китте.

           Матур җырлар белән үрелеп барган тантанадан соң,безне бина буенча экскурсиягә чакырдылар.Студентлар укый торган аудиторияләрне,һәр каттагы кызыклы урыннарны кызыксынып карап чыктык.Мин үземә күп яңа мәгълүмат алдым.
     Яңа ел бизәкләренә төренгән нурлы Казан матурлыгына сокланып,Бауман урамы бунча сәяхәт итеп,  кич белән генә туган авылыбызга кайтып кердек.”Макдоналдс” ка кереп сыйланырга да өлгердек әле!
            Барлык укытучыларымны,сыйныфташларымны, авылдашларымны Яңа 2022 нче ел белән тәбрик итәм. Бу ел да бары тик күңелле вакыйгалар,матур очрашулар,бәхетле көннәр генә алып килсен!
 
Наил Гайфуллин ,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең IX сыйныф укучысы

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ