Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов балаларны мәҗбүриләп дингә тартуны тыя торган закон имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыюга бәйле...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыюга бәйле.
«Кече яшьтәге балаларны дини берләшмәләргә тарту, шулай ук аларны ирексезләп яки әти-әниләренең рөхсәтеннән башка аларга дин укыту тыела», — дип язылган Президентның рәсми порталында чыккан документта.
Моннан тыш, «Россиядә яшәүләре хупланмый» дигән карар кабул ителгән чит ил кешеләре, шулай ук экстремистик эшчәнлек өчен хөкем ителгән кешеләр дини төркем җитәкчесе яки катнашучысы була алмый.
Шулай ук, чит илдә укыган дин белгечләре дә эшли башлаганчы Россиядә аттестация узарга тиеш булачак.
Дини төркемнең эшчәнлеген дәвам итү турында белешмәне Россия Юстиция министрлыгына тәкъдим итү ешлыгы да үзгәрә. Хәзер моны елына кимендә бер мәртәбә эшләргә туры киләчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республиканың «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законына үзгәрешләр кертүне Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында кабул иттеләр дип язган иде. 
  Чыганак: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ