Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мир» кинотеатрында казанлыларга «Энә» фильмын күрсәтәчәкләр

Казанның «Мир» кинотеатры «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясенә теләктәшлек күрсәтәчәк. 18-нче ноябрьдә биредә Рашит Ногмановның «Энә» фильмын күрсәтү булачак. Төп рольне Виктор Цой башкара. Ки...

Казанның «Мир» кинотеатры «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясенә теләктәшлек күрсәтәчәк. 18-нче ноябрьдә биредә Рашит Ногмановның «Энә» фильмын күрсәтү булачак. Төп рольне Виктор Цой башкара. Киноеанс алдыннан тамашачылар белән балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары, Республика наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Степан Криницкий очрашачак.
Табиб шәһәр халкына наркотикларның кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә җимергеч йогынтысы турында сөйләячәк, шулай ук тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Моннан тыш, тамашачылар өчен J-SET музыкаль төркеме чыгыш ясаячак, ул популяр башкаручыларның танылган композицияләре каверларын уйнаячак.
Киносеанс 16:00 сәгатьтә башлана, керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 15-нче ноябрьдән башлап казанлылар кинотеатрларга, театрларга һәм башка учреждениеләргә вакцинация турында QR-код һәм шәхесне раслаучы документ булганда гына керә ала.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ