Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәсе ачылды

Горький һәм Шаляпин музеенда «Җир бакчалары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары ясалган 40тан артык картинасы эленгән иде.Там...

Горький һәм Шаляпин музеенда «Җир бакчалары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары ясалган 40тан артык картинасы эленгән иде.
Тамашачылар рәссам иҗаты белән  беренче тапкыр 1980 елда танышкан иде. Шуннан бирле аның 600 картинасы Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим ителде.

Милли бизәкләр күпчелек Минһаҗевның натюрмортларында һәм портретларында очрый.  «Аның өчен татар бизәге – үз халкының сәнгатен, аның борынгы чыганакларын  аңлауга ачкыч булып тора», - диде күргәзмәгә килгән Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.
«Җир бакчалары» күргәзмәсе Мөдәррис Минһҗев  иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган. Күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Мөдәррис Минһаҗев 1953 елда туган. Удмуртия университетының  сәнгать – графика факультетын тәмамлаган. Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, РФ Рәссамнар берлегенең  «Дин, традиция һәм профессионализм» алтын медале иясе, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Күргәзмә ачылышына рәссамның якташлары – Саба районында яшәүче дуслары, үзешчән сәнгатьтә катнашучы гармунчылар ансамбле килгән иде.
Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар конгрессы

 
                              

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ