Логотип Магариф уку
Цитата:

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә теләп катнашабыз

 Яз кояшы елмайган көннәрнең берсендә, гөрләвекләр акканда, кошлар җылы яклардан туган якларына әйләнеп кайтканда, без бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә алабыз.Беренчедән, ул яз көне, 26  ап...

 Яз кояшы елмайган көннәрнең берсендә, гөрләвекләр акканда, кошлар җылы яклардан туган якларына әйләнеп кайтканда, без бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә алабыз.Беренчедән, ул яз көне, 26  апрельдә туган.  Икенчедән,  Г.Тукай – һәр татар баласының яраткан шагыйре. Ничә буын аның әсәрләрен укып, тәрбияләнеп үскән.Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, халкының мәхәббәтен казанган. Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Үзе балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителсә дә,  күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Теле бик гади, балалар аңларлык телдә тасвирланган серле урманнар, хайваннар дөньясы үзенең могҗизалары берлән кызыктырып, мавыктырып әллә кайларга алып китә. Г.Тукай иҗаты халык авыз иҗаты белән бергә үрелеп бара. Халык иҗатына нигезләнеп язылган «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре шуның ачык мисалы.
    Кыска гына вакыт эчендә Г. Тукай төрле яшьтәге балалар өчен 80 шигырь, 8 поэма һәм әкият, 50 проза әсәре иҗат итә. 1908—1912 елларда, балаларга өйдә уку өчен, ул үз әсәрләрен туплап, «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911), «Җан азыклары» (1912) дигән җыентыклар чыгара.
    Күәм урта мәктәбе укучылары да аның иҗатын яратып укыйлар: проект эшләре башкарып, конферецияләрдә чыгыш ясыйлар; шигырьләрен яттан сөйлиләр. “Моңлы саз чыңнары” бәйгесенә сирәк башкарылган шигырьләрен теләп өйрәнделәр.
Алия Садриева

.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ