Логотип Магариф уку
Цитата:

«Моңлы саз чыңнары» җиңүчеләрен котлыйбыз!

Хөрмәтле укучыларыбыз, видеоязмалар бик күп килү сәбәпле, «Моңлы саз чыңнары» конкурсына нәтиҗә ясау бераз соңарды. Дөрес, без укытучылар арасында иң яхшы эшләрне билгеләгән идек инде. Әлбәттә, билгел...

Хөрмәтле укучыларыбыз, видеоязмалар бик күп килү сәбәпле, «Моңлы саз чыңнары» конкурсына нәтиҗә ясау бераз соңарды. Дөрес, без укытучылар арасында иң яхшы эшләрне билгеләгән идек инде. Әлбәттә, билгеләп үтәрлек эшләр тагын да бар. Шулай да нәни укучыларыбыз көтәдер дип, әүвәл укучылар, сабыйлар арасында аеруча уңышлы күренгәннәрне атап китик. Болар – Зилә Әгъләмова (Казандагы Идел буе районының 10 урта мәктәбендә укый, II сыйныф укучысы; җитәкчесе – башлангыч сыйныф укытучысы Роза Нуруллина), Гайсә Ризванов (6 яшь, быел башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясенә барачак; әнисе Лилия Ризванова әзерләгән) Ләйлә Фәхретдинова,15 яшь, Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбе; җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Илсөяр Җамалетдинова. Шулай итеп, сабыйлар һәм укучы балалар арасында конкурсның I, II, III дәрәҗә Дипломнарына Зилә Әгъләмова, Гайсә Ризванов, Ләйлә Фәхретдинова лаек дип табылды.
   Жюрига йомгак ясау шактый читен булды. Әлеге балалар белән беррәттән яхшы чыгыш ясаучылар исемлегендә Әтнә районының Күәм урта мәктәбеннән V сыйныф укучысы Сәйдәш Газизов, җитәкчесе – татар теле укытучысы Алия Садриева, Апас районының Апас урта мәктәбеннән Айзилә Гатауллина (10 яшь) җитәкчесе – башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Гомәрова, Балтач районының Яңгул урта мәктәбеннән Зилия Сафиуллина (7 яшь), җитәкчесе – башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Сафиуллина, Кайбыч районының Иске Чәчкаб урта мәктәбеннән Ибраһим Шаһиев (8 яшь), җитәкчесе – башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Мөхетдинова,  башкалабызның Нагорный бистәсендәге 186нчы балалар бакчасыннан Харис Нәгыймов,4 яшь (җитәкчесе – тәрбияче Илзирә Садирова) бар. Теләче районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе кызлары – Нурфия Заһидуллина, Чулпан Мөбәрәкшина, Камилә Ситдыйковалар ( җитәкчеләре – татар теле укытучысы Люция Минһаҗева) – өчесе дә күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Төмән өлкәсенең Төмән районындагы Муллаш авылы укучыларына – Милена Ярмөхәммәтова, Илдар Нәҗметдинов, Әмир Сирачетдиновларга, конкурсыбызда иң ерак төбәктән катнашучылар, туган телебезне саклап калырга тырышучылар  буларак, зур ихтирам  хисләребезне юллыйбыз.
Яңа Чишмә районының Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан  – биш, башкалабызның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясеннән алты укучының конкурсыбызда  катнашуы да игътибарга лаек.
    Конкурсыбызның нигезләмәсендә  иң саллы ун дәрес эшкәртмәсе яки видеоязма авторы «Мәгариф» журналы редакциясенең махсус сертификатын алачак дигән идек. Болар – элегрәк телгә алган Гөлшат Шәрипова, Эльмира Хәсәнова, Ләйсән Сәмигуллина, Энҗе Низамовалар булса, махсус сертификат янә алты кешегә – Апас районының Апас бистәсендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбеннән татар теле укытучысы Индира Сафиуллинага («Без Тукайлы халык, Җәлилле» квест уены), Балтач районының Норма мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Абдуллинага (Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыре һәм күбәләкне ясау» дәресе), Баулы районы Баулы бистәсендәге 1нче мәктәпнең татар теле укытучысы Лениза Гәрәевага («Укуга бир чын күңел» квесты сәхнәләштермәсе), Теләче районының Баландыш мәктәбе татар теле укытучысы Рушания Зәйнуллинага («Тукай турында замандашлары ни диләр?» искә алу кичәсе сәхнәләштермәсе), Нурлат шәһәрендәге «Чишмәкәй» беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Нуретдиновага («Тукайда кунакта» сәхнәләштермәсе), Мөслим районының Вәрәшбаш мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Хәсәновага («Тукай безне эшкә өнди» әдәби-музыкаль кичә сәхнәләштермәсе) тәгаенләнде.
 Әлбәттә, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә булачак.
 
 
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ