Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле булды

Бүген татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң башта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәйкәленә чәчәкләр салды, соңрак Татарстан Милли музеенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара  дәвам итте.Биредә...

Бүген татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң башта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәйкәленә чәчәкләр салды, соңрак Татарстан Милли музеенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара  дәвам итте.
Биредә музей фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре  шигырьләренең чын нөсхәсен чыгардылар.
Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларның исемнәрен  атады.
«Дүрт номинациядә лауреатлар билгеләнде. «Шаян ТВ» телеканалы – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте, төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерү, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра. Аннан соң, әдәбият буенча яңа лауреатыбыз – шагыйрь Рифат Сәлах, җыр сәнгатендә – җырчы Илүсә Хуҗина, театр сәнгатендә – Камал театры актёрлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина. Муса Җәлил –горурлыгыбыз. Безнең илдә аның шигырьләре һәрвакыт актуаль булыр. Аның шигырьләрен укыганда, күңелдә өмет уяна. Үзенең үлеме белән, үзеннән соң килгән буыннарга өмет уятып калдырган бөек шагыйрь ул», – дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ