Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу

Тагы бер легендабызны югалттык. Бүген татар дөньясы 11.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озата. Хушлашу  Камал театры каршындагы мәйданда була,...

Тагы бер легендабызны югалттык. Бүген татар дөньясы 11.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озата. Хушлашу  Камал театры каршындагы мәйданда була, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте. Танылган актриса 83 яшендә вафат булды.
 Татар язучысы Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Камал театры труппасына кабул ителә. Монда аны көчле темпераментлы, якты, характерлы актриса дип атыйлар.
«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Мәңгелек югалту хәсрәтен уртаклашабыз», – дигән сүзләр әйтелде театрда.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ