Нәфес сынавы

Кайнар мич янында кайнашкан Зәйнәп ханым: «Җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание», – дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Кулындагы табагачын сөяп куйгач, ана, тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән чыршы кебек буйга күтәрелгән, ныгыган. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган малай укуын дәвам итәргә теләмәгәч, атасының: «Кәтүк Мидхәт малае сыман гомер буе науыз изеп яшәрсеңме?» – дип әрли-әрли, укырга озатканы Зәйнәпнең бүгенгедәй хәтерендә. Улы, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, чистый егет булып җитешеп килә икән ләбаса.

Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

– Кайттыңмы, улым? Нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела. Әллә берәр предметтан коерыклысын эләктердеңме?

Улының тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде:

– Әйдә, чишен дә кулларыңны ю, – диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып. – Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз.

Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәяләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, аңа янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, сүз алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды.

– Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк дип зарланып торганиең. Ходай газиз колына чыгарып куяр юлына диюең хак икән… Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлда акча таптым.

– Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен. Син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак плафон башлы Хрущев бабаң, акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, ул каһәр кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй бетте.

Зәйнәп, озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй булып, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә, башкача сөйләнеп алды: «Иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел. Әнә, эне-сеңелләрең, ачка үләбез дип, шыңшып утыралар», – диде. Алай да малаеның «яңалыгы» аңа тынгы бирми иде.

– Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә лоторида я кәрт ише комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек.

Рәфикъ, юк дигәнне белдереп, чәч тубалын биетеп алды да бер тында әйтеп салды:

– Ышансаң – ышан, ышанмасаң, үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыендагы Ләйсән абынырлык кына чокырчыкта ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар, диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе, ник бер урында катып калдың дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачык авызы төшереп калдырган.

Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур коңгырт күзләрендә очкыннар биеде һәм,  ул, үзе дә  бәяләп бетермәстән, табагачын югары күтәреп, улына таба китте.

– Тузга язмаганны сөйләмә! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына! Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Алган төшеңә илтеп куй, миңа хәрәм акча кирәкми!

Рәфикъ үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, «таптым мин ул акчаны» дип тәкрарлавын белде һәм «менә алар» дия-дия, киң балаклы,  арзанлы кара ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлык белән бер бишлекне чыгарып, сәкегә җәелгән киндер җәймә өстенә ташлады.

Урланган. Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикер шул булды. Улының, корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә, дым үткәрә торган галошлары хәтеренә килде. Мондый хәшарәт миндә генә калды дип,  нинди дә булса  аяк киеме юнәтүне сорап йөрүе кабат аның миен бораулады. Җитмәсә үзе дә, каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй, син ике кат оек белән әтиеңнең итекләрен киеп йөри аласың, ә менә минем сабыным бетте, ярты әчмуха чәем, өч салырлык тозым калды, мич якканда, инде ничәнче кат утлы күмерне Хәдичә түтәңнән алып чыгам дип, малай алдына моң-зарын чиләкләп түккән иде. Мине кызганып, я кеше кесәсен яисә берәрсенең сумкасын айкаган булырга охшый бу малай актыгы. Шушы чиркану, аның артыннан баш калкыткан, нинди хәлгә төшердем газизләремне дигән шомлы, вәсвәсле уйлар күңелен көйдереп алды. Мондый тайгак юлга кереп китсә, эшләр харап, Ходаем. Әйүб пәйгамбәр сабырлыгын бир үземә.

– Безнең нәселдә иң авыр сугыш елларында да кеше малына кул сузучы булмады. Харам бит ул бәхетсезлек китерә. Мәрхүм атагыз үзенекен бирмәде, кешенекенә тимәде. Бай да булмадык, хәер дә сорашмадык, эшләп тапканның кадерен белдек.

Ана, тыны кысылып, туктап, авыр-авыр сулап сөйли. Ул, Рәфигы гына түгел, төлкедән куркып, кетәклек почмагына елышкан тавыклар кебек, сәке түрендә бер-берсенә сыенып утырган Әсхәт белән Алсуның да колакларына керсен дип тырыша иде кебек.

– Ходай Тәгалә безне фани дөньяга сынау өчен җибәрә. Ялганчылар, караклар тәмугъ утында яначак дияр иде әбекәегез. Син, Рәфикъ, гаиләбезнең өмете, терәге идең. Моннан соң сиңа ничек таянырга?

– Нинди карак, кем карак, нәрсә сөйлисең син, әни? – дип карышкандай итсә дә, үсмер егетнең тамагыннан сытылыбрак чыккан тавышы ышанычлы яңгырамады.

– Карак булмый, кем буласың соң, балам… Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Әй, улым! Син дә аңламадың. Атагызның элекке дуслары, туганнар да миннән йөз чөерде. Юкса, Мирсәет абыегызны аптыраганнан гына йортка керттем бит. Балаларымның тамагы тук, өсте бөтен булыр дип өметләнгәннән генә бардым ул адымга…

Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, ана  соңгы карарын әйтте:

– Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага я кырга чыгарсың! Аннан күз күрер, уку – бер нәрсә, ә тормыш – бөтенләй икенче тамаша. Анда өй эшен күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый.

Усал булып күренергә тырышкан Зәйнәп идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улын чын күңеленнән кызгана иде. Ә инде аның аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшкәч, тыела алмыйча җылап җибәрде.

– Әй, улым, улым, гафу ит. Барысына үзем гаепле. Мин сезне кешечә яшәтә алмаганга шундый тайгак юлга бастың бит син!

Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган Рәфикъ, аягына килеп сыланган кызчыкны кулына алып, мамыктай йомшак бит уртасыннан үпте һәм, аны сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, ләм-мим сүз әйтмичә, өйдән чыгып китте. Акчасызлыктан, читлектәге кош кебек бәргәләнгән әнисенә ярдәм итәм дип, нинди начар гамәл кылганын аңламаслык кеше түгел иде ул.

Шул чыгып китүеннән Рәфикъ, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, авыл урамнарын, су буйларын шактый иңләде. Ник алды ул аларны, ачка үлмәсләр, керосин бетсә, караңгыда утырырлар иде. Шул уй малайның миен бораулады. Ниһаять, бер нияткә килеп, авылда үзе иң хөрмәт иткән кеше – тарих укытучысы Нәсим абыйсының өенә юнәлде. Бөтенесен сөйләп бирергә! Ул бу ояттан котылу юлын күрсәтмичә калмас! Алай да икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы ышыгында озак таптанды Рәфикъ. Ниһаять, катгый карарга килеп, бер адым атлауга, капкадан чыгып килүче таныш гәүдәне – әнисен күреп алды. Зиһенсез малай түгел иде ул, барысын да аңлап алды һәм, бераз ара калдырып, ни язган булса, шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды. Ни гаҗәп, Зәйнәп улын, берни булмагандай,  җылы каршылады.

– Әйдә, улым, бәрәңгеле аш та суына, коймак та авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың.

***

Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы иде әтиләре. Ленинград өчен барган сугышларда  алган яраларын «ялмый-ялмый», фани дөньядагы гомерен уналты елга озайта алды. Тик тормыш куарлык хәлдә түгел иде инде. Үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Гаиләнең шуннан соңгы яшәүләре кантарлы юлдан чытыр арба өстендә баруга ошады да калды. Авыл, Зәйнәп кебек, сыгылмалы билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле чибәр тол хатыннарны телгә кертергә генә тора. Моның өчен бер сылтау җитә. Зәйнәпкә дә табылды ул. Калхуз идарәсендә читавут булып эшләүче, ире исән чакта, йөзенә күтәрелеп карарга кыймаган чатан Мирсәет өч балалы хатынга нарат чәере кебек ябышты. Телчә телләргә кереп, тынычлыгы югалганнан соң, хатын Мирсәетне йортка кертергә тәгаенләде. Ул чакта ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике еллап вакыт узган иде инде.

Балалары яңа ирне кабул итмәде. Мирсәет үзе дә артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты. Элек бер-берсен аңлап, соңгы кисәкләре белән бүлешеп, абый, сеңелкәш, әни, әнкәй дип яшәгән өйгә чит ис белән бергә тынгысызлык, борчу керде. Бигрәк тә олы малай үги атаны бусагадан үтү белән кире какты. Малайның максималист чагы иде. Аның өчен яу кырында кырыкмаса кырык яра алган әтисен алыштырырлык кеше булу мөмкин түгел иде. Әнисенең төсе уңган яшел чаршау артындагы шыгырдавык тимер караватта яткан чит ир куенына керүен аның үсмер аңы һич кабул итәргә теләмәде. Рәфикъ әнисенең ачулану катыш юмалавын башын селкеп тыңлап тора да шул мизгелдә үк үз дәлилләрен тәсбих төймәләредәй тезеп китә.

– Туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтиебезне алыштырырлык кешемени ул синең Мирсәетең! Сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да, ире кайтып төшүгә, икенче көнне үк ташлап киткән.

Зәйнәп улының бу гаепләвен бик авыр кабул итте.

– Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Мирсәет  аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аягына ауган аның. Хатынының аны ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аеырылышудан кемгә – яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә.

– Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен, – диде малай. –  Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык үлми дисең бит. Балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар  ярдәм итәр.

Хуҗаларча фикер йөрткәненә сокланып та, үзенә каты бәрелгән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мыек чыгып килүче улы белән шаярырга ярамаганын аңлады.

– Балакаем, инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан бүрәнәләрдән яңа өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкән җирен сипләп кенә торып була. Аның аягы түгел, башы чатан булды. Карунлыгына чыдар чама юк…

Рәфикъ, йокысыз төннәр үткәреп, әнисен үги атасы кагылудан күпме генә сакларга тырышса да, ул йорттан чыгып киткәндә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бала бүләк итеп калдырган булып чыкты. Рәфикъның иң яраткан сеңлесенә әйләнгән Ләйсән атлы кызчык шул бүләк бит инде.  Әниләре, бер әмәлен табып, аны да үлгән Газизенең баласы итеп яздырды. Мирсәет дәгъвалап йөрмәсен дигәндер инде.

…Ләйсәнне үбеп, сәкегә утырткач урамга атылган Рәфикътан соң, озак тормый, Зәйнәп тә укытучы Нәсим янына барып, киңәшләшеп алырга ният итте. Улын тиргәсә дә, ана күңеле аның кеше кесәсенә керүенә һич ышанырга теләми иде. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә мөмкин иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды. Аннан, хуҗасыз акчаларны соры бумази күлмәгенең кесәсенә салып, балаларына дәште:

– Шыпырт кына утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен.

Тарих укытучысы Нәсим карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган төбәгендә яши иде. Урамдагы каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, Зәйнәп кулларының калтыравын сизде. Алай да бар кыюлыгын учына төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып керде. Уртачадан калкурак гәүдәле, түгәрәк йөзле, зур коңгырт күзле тарих укытучысы аны ачык чырай белән, чынлыкта, бераз сәерсенебрәк, каршы алды һәм хәтәр хәбәр көткәндәй сагаеп калды.

– Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт, – диде ул.  Аннан, кызыксынуын тыя алмыйча,  – Ни йомыш төште, Зәйнәп апа? – дип сорап куйды.

Зәйнәп, тавышының калтырануын басарга тырышып:

– Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча күтәреп  кайтты. Хәзерге заманда кем шул чаклы акчаны төшереп калдырсын инде! Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк дип, гел зарланып торам. Мине жәлләп, берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?

Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруын исенә төшереп кире кергәндә, коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуы турында сүз булган иде. Күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында да әйтеп алдылар. Мәктәп директоры бурны кояш яктысына чыгаруны Нәсимгә тапшырды.

– Син иптәш, Нәсим Кадырович – тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак-тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсам, үпкәләвең бар, – дип, арзанлы шаяртып та куйды.

Авылдаш буларак, Нәсим, әтиләре үлгәннән соң, Гайнановларның мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаек, горур гаилә икәнлекләрен яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары турында ишетелгәне юк. Битен ертып, Нәсим каршында малаен фаш итеп торган ананың ни гаебе бар? Әгәренки соңгы вакытта Нәсимнең фани дөньядагы иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын юлда төшереп калдырып, аны Рәфикъ тапкан булса, бусы яшь кешене гаепсезгә рәнҗетү булып чыга түгелме? Рәсимәнең буташтыруы да ихтимал бит.

Алай да дөреслекне ачарга кирәк иде. Дәресләр тәмамланып, интернатка кайткач, ул укучыларга:

– Хәзер барыгызга да тигез итеп киселгән камыл кисентеләре өләшәм. Тик берсе аз гына озынрак. Шул салам кисәге Рәсимә апагыз төшереп калдырган акчаны табып, аны хуҗасына кайтарып бирергә оялган кешегә эләгер. Камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез, соңыннан үлчәп, җыеп алырмын, – диде.

Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:

– Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? – дигән соравына, укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксист-тарихчы, комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде:

– Гаебе булмаса, гафу үтенербез. – Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды: – Биредә намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала.

Укучылар йоклаган бүлмәне төн ката күз уңында тоткан Нәсим, Рәфикъның йокыга китә алмыйча, борсаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Балаларны махсус иртәрәк уятып, берәм-берәм үз янына чакырды да  юри, һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына бераз кыскарак иде… Камыл белән «йоклаган» барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты.

– Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар… мин таратканча, бертигез булып чыкты. Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар дип мин юри әйттем. Сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы? 

– Шулай, шулай, – дип кычкырды, өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар.

Мәктәп кебек, белемле кешеләр белән шыплап тулган коллективта сер саклыйм димә. Тарихчының ниндидер сәер, хәзерге китапларда язылмаган тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешкән икән.

– Ну иптәш… сихерче димме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, – дип башлады сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. – Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?

– Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит. Буласы туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, кирәкле сумманы Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән.

Бу әңгәмәдән соң Нәсим Рәсимәне эзләп китте. Хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән чакырып чыгарды. Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип, куркып ук китте.

– Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы?

Егет, ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды.

– Сумкаңнан югалган егерме биш сумны мин алган идем. Әйтергә өлгермәдем.

– Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме?

– Шулай туры килде, җаныем. Мин шофердан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сорган идем. Ул мин хәзер шунда китәм диде дә тиз генә 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процент та бирә алам.

Рәсимә, булачак иренә сәерсенеберәк күз сирпеп алгач, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:

– Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешеләрдән шикләнеп йөрмәгән булыр идек.

– Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң онытыбрак җибәргәнмен.

Рәсимә егетенең сүзләренә ышандымы-юкмы, әйтүе кыен. Кеше күңеле төпсез кое дип юкка гына әйтмиләрдер. Карлыгандай кара күзләрен уйнатып, кыз сүзне йомгаклап куйды:

– Ярар, утыргычлар беренче уртак җиһазыбыз булыр.

 Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясаганнан соң, Нәсим әлеге вакыйгага кабат кайтып, сүз башлады:

– Теге чакта акчаңны бик авыр хәлле гаилә малае алганны ачыкласам да, дөресен әйтергә кыймадым, җимешкәем, – диде ул. – Дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче намуслы ананы кызгандым. Шуңа гөнаһны үз өстемә алырга туры килде.

Рәсимә озын керфекләрен күбәләк канатыдай җилпеп алды да:

– Ялганыңны шунда ук сиздем, – дип, бармак янагандай итте. – Йомшак урындыкларың да кайдадыр адашып калды.

Рәсимәсе белән аңлашкан көнне Нәсимне мәктәп коридорында борчылуы һәм дулкынлануы йөзенә чыккан Рәфикъ көтеп тора иде.

– Сезгә зур рәхмәт инде, Нәсим Кадырович! – дип кенә әйтә алды егет, тубал чәчле башын күкрәгенә кадәр иеп.

***

Нәсим, мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта – читтән торып техникум, аннан институт тәмамлап, бер зур гына предприятиедә баш инженер булып эшләде. Эне-сеңелләрен укытып чыгарды. Әнисен кадер-хөрмәттә яшәтте. Нәсим белән Рәсимәнең гомерлек дусты булды. Тик болары инде – кем әйтмешли, башка тарих.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.