Ничә яшьтә гаилә корырга?

Өлкән буын чаң суга. Кызлар – кияүгә чыгарга, егетләр өйләнергә ашыкмый! Чынлап та, әле 20–30 ел элек кенә егетләрнең шактые армиядән кайтуга башлы-күзле  булу ягын карый иде. Хәзер яшьләрнең байтагы, әүвәл укып бетерергә, аннан яхшы эш табарга, машина алырга, үз куышыңны булдырырга кирәк, дип, йә булмаса башка сылтау табып, гаилә коруны сузып килә. Бу хакта динебез, шәригатебез нәрсә әйтә соң, дип башкалабыздагы Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтаховка мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Үзенә тиң ярны табып, балаларын өйләндерү, кияүгә бирү – әти-әни җилкәсендәге бурыч ул. Гомумән, Аллаһы Тәгалә һәр кешене парлы-парлы итеп яралта. Ир баланы яралтса, аңа яр итеп кыз бала да яралтыла, димәк. Раббыбыз иң элек бу дөньяга – Адәм галәйһиссәламне, соңрак, аңа яр итеп, Адәм галәйһиссәламнең кабыргасыннан Хаува анабызны яралткан.  Җәбраил галәйһиссәлам никах укыганнан соң, алар бу дөньяда никахлы гомер кичергән. Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Хәбәр» сүрәсендә: «Без сезнең һәрберегезне парлы хәлдә яралттык», – дигән. Аларны кавыштыру, тормыш юлына бастыру, бер-берсенә тугры булып яшәп, дәвамчылар – нәсел калдыру нияте белән никах укыла да инде. Рәгаиб кичәсе – без бәйрәм итә торган күркәм кичәләрнең берсе – Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһивәссәламнең әтисе белән әнисе никахлашкан көн ул. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, шушы никахның җимеше буларак, Пәйгамбәребез дөньяга килә.

Гаилә кору ул – бу дөньяда бер-береңә терәк булып яшәү генә түгел, бала тудырып, гаиләбезне, милләтебезне, өммәтебезне ишәйтү дә. Әлбәттә, без аларны динебезне куәтләүче, үзебезгә шәфкатьле итеп тәрбияләргә тиеш. 

 Никах кайчан укыла?

Ничә яшьтә никах укырга мөмкин соң? Мәгълүм ки, Россия Федерациясе законнары нигезендә кавыша торган яшьләрнең балигъ булуы, ягъни 18 яше тулуы зарур. Дөрес, искәрмә буларак, 16 яшьтән дә укыла. Әйтик, берсенә – 16, икенчесенә 17 яшь булып, кыз балага узган, аларның әти-әниләре кавышуга каршы булмыйча, фатихаларын биргән икән, без мондый яшьләргә дә никах укыйбыз. Дөньяга килгән вакытында булса да әти-әнисе никахлы булып, бала зинадан түгел, никахтан тусын дигән ният белән эшләнелә бу. Әби-бабаларыбыз заманында мондый очраклар күзәтелмәгән, егет белән кыз хәтта кулга-кул тотышып та йөрмәгән. Ул заманнарда аралашырга туры килгәндә хатын-кыз үзеннән олы ир-атларга, бигрәк тә каенатасына яулык чите белән йөзен каплап  җавап биргән. Гомумән, балаларыбызга кечкенәдән, никах белән башлаганда гына гаилә тулы канлы, тату, пакь, матур була, дип, аңлатып үстерергә тиешбез. Никах укылганда гына Аллаһ каршында ир белән хатын буласыз, халык каршында да ким-хур булмыйсыз, дип даими искәртеп тору зарур. Никахка хәтле кыз белән егет булып очрашып йөрсәләр, никахтан соң, бергә яшәп, тормышны алып барырга тиешләр. Сер түгел, никах укытып тормыйча, бергә торып карыйк әле, килеп чыкса, бәлкем, никах укытырбыз, килеп чыкмаса аерылышырбыз, дип яшәүчеләр дә бар. Әлбәттә, бу – зина кылып яшәүне аңлатучы, бернинди кысаларга да сыймый торган, гөнаһлы гамәл.  Аллаһы Тәгалә изге китабында, «Якуб балалары» сүрәсендә: «Зинага якын бармагыз. Аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш, яман, кабахәт бер юлдыр», – ди. Димәк, без кечкенә вакыттан балаларны үзебезгә терәк, ярдәмче, миһербанлы, шәфкатьле, изге юлдан баручы, догачы булсын дип тәрбиялик. Бу – әти-әни өстендәге зур бурыч.

Әгәр бала яшьли бозык юлда йөрсә, әти-әнисенең йөзенә кызыллык килә дигән сүз. Күп нәрсә әти-әнинең тәрбиясенә бәйле. Ни кызганыч, хәзер бик күп баланы урам тәрбияли. Шул инде бозык юлга илтә.

 Ризыгыгыз хәләл булсын

Һәр бала ап-ак, пакь килеш дөньяга килә. Яшәгән мохите аны тора-бара төрледән-төрле юлларга алып кереп китәргә мөмкин. Әмма барыбер гаиләдә ныклы, яхшы тәрбия бирелергә тиеш.  Пәйгамбәребез бер хәдисендә, балаларыгызның тәннәрен хәләл ризык белән җыегыз, әгәр хәрәм ризык белән җыйсагыз, үскәннән соң, алар сезгә каршы чыгачак, ди. Ягъни балаларыгызны карында вакытта ук тәрбия кылыгыз, ди. Шөкер, мондый балалар да хәзер шактый күп. Алар  бозык, фәхеш эшләр турында уйлаучылардан ерак тора. Шәригатебездә, балагыз балигъ булуга, аны өйләндерү, кияүгә бирү ягын карагыз, дигән сүз бар. Миңа калса, бу хәлне беренче чиратта балаларыгызны балигъ булганчы кавыштырырга ашыкмагыз дип тә  аңларга кирәк. Ләкин, сер түгел, хәзер күп кенә яшьләребез, әүвәл аякка басыйк, бераз мая туплыйк, баш өстендә түбә кирәк, машинасыз да булмый, дип исәпли. Болар үзләренчә хаклы. Әмма бу хәтле мал-мөлкәт туплаганчы кыз белән егет  ничек гомер кичерер – монысы да мөһим мәсьәлә. Әгәр өйләнешүне сузып, гөнаһка кереп, бергә кунып-төнеп  яшиләр икән, мондый хәл дин ягыннан да, халык алдында да дөрес түгел. Бездә 16–17 яшьлекләргә дә никах укылганы бар. Әти-әниләре риза булгач, аларны кире бормыйбыз. Дөрес, араларында, әти-әниләребез килә алмый, алар ерак тора, дип әйтүчеләр дә очраштыргалый. Әмма ата-ана катнашыннан башка никах укылмый. Мондый мөһим эш сездән башка була алмый, дип өлкәннәрне үзебез чакыртып китерәбез. Әгәр бала әти-әнисенең фатихасын алмыйча гаилә корса, андый эшнең мәгънәсе юк. Гомумән, ата-ананың хәер-фатихасы беренче урында булырга тиеш. Олыларга хөрмәт-ихтирам дигән сүз дә әле бу. «Әти-әниләргә хөрмәт булмаган җиргә фәрештә кермәс», – дип әйткән Пәйгамбәребез. Фәрештә керми икән, догалар да кабул булмый.

 Насыйбың кайда йөри?

Әйе, иртәрәк кавышучылар да бар. Әйтик, кайбер егетләр –армиядән кайтуга, кызлар мәктәпне тәмамлау-
га гаилә кора. Кемдер вуз бетерим, яхшы эш табыйм, дип сузып йөри. Шул ук вакытта өйләнергә, кияүгә чыгарга теләсә дә пар таба алмаучылар да аз түгел. Шулай бер-берсен очрата алмыйча йөриләр дә, кызлар үзләренчә, егетләр үзләренчә гаилә корырга соңара. Дөрес, чит авыллар белән катнаштырмыйча, үзебезнең кан булсын дип, шунда яшәүчеләр белән генә никахлаштыручы авыллар да бар. Бер яктан бу дөрес, катнаш гаиләләр булмый, барысы да – мөселман. Шул ук вакытта хәзер башка милләт, башка дин кешеләре белән кавышучылар да  еш очрый башлады. Ата-ана моңа каршы булып, аларга никах укымагыз дип, мәчеттә ыгы-зыгы чыгарып йөрүчеләр дә очраштыра. Шуңа күрә ата-ана кечкенә вакытта ук бу мәсьәләнең шактый нәзберек икәнен балаларына аңлатып үстерергә тиеш. «Улым, кызым, танышырга, гаилә корырга ниятең булса, үзебезнең татар кешесе, мөселман өммәтеннән булсын», – дип, элек әби-бабаларыбыз гел тукып тора иде. Бу, әлбәттә, дөрес нәрсә. Өммәтебезне, милләтебезне ишәйтүне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртсын?!

Никахка килгәндә, егет кеше мөселман булмаса, никах укылмый. Егет кеше ислам динен кабул итәргә тиеш. Кыз кеше башка милләттән, башка диннән булса да, Аллаһның берлеген таныса, аларга никах укыла. Кәләш ислам динен кабул итә ала. Кабул итмәгән сурәттә дә, балаларны ислам кануннары белән тәрбияләрмен, дигән ант бирсә, яшьләргә никах укыла. Бу гамәл ир кеше хатынына мөселман кануннарын өйрәтеп, киләчәктә балаларны мөселман итеп үстерсеннәр, мөселман гаиләсе булып яшәсеннәр дигән нияттән эшләнелә. Килен кеше: «Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам, балаларыбызны ислам дине, шәригать буенча тәрбияләячәкмен, иремне үз динемә күндермәячәкмен», – дип ант итәргә тиеш. Билгеле, эш исем кушудан башлана. Әйдә, хәзрәтне чакырып исем куштырабыз, дигәнгә риза булганда гына  бу хатын антына тугрылыклы ханым була.

Хәзер кара тәнле кешеләр, зәнҗиләр белән гаилә коручы, никахлашучы яшьләребез дә очрый башлады. Шәригатебездә моңа бернинди каршылык юк. Әгәр дә никах укытып яшиләр икән, бәхетле булсыннар. Бары да нияткә бәйле. Әйтик, Африка кызын ул нинди ният белән алып кайткан? Берничә ел яшим дә, аннан ташлармын дипме? Бер-беребезне хөрмәт итеп, гомеребезнең соңгы көненә кадәр тату-матур яшәячәкбез, дип никах укытып торалар икән, нигә ярамасын?! Инде мөгез чыгару, халыкны шаккатыру өчен эшләнсә, дөрес, кирәкле эш түгел бу, – дип сөйләде ул безгә.

Рәшит МИНҺАҖ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.