Логотип Магариф уку
Цитата:

Ноябрь аенда истәлекле көннәр

1 – Суд приставлары көне.Этнограф, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Корбангали Халидинең тууына 175 ел (1846–1913).Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына...

1 – Суд приставлары көне.
Этнограф, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Корбангали Халидинең тууына 175 ел (1846–1913).
Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел (1891–1928).
Татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ композитор, җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 115 ел (1906–1986).
2 – Театр рәссамы,Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Мәэмүн Сутюшевның тууына 115 ел (1906–1990).
3 – Физик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ленин премиясе лауреаты Кев Салиховка 85 яшь.
4 – Халыклар бердәмлеге көне.
Совет рок-музыканты, җырчы, шагыйрь. киноактёр Игорь Тальковның тууына 65 ел (1956–1991).
5 – Хәрби разведчиклар көне.
6 – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Бөтендөнья ир-атлар көне.
7 – Октябрь революциясе көне (1917).
Татарстанда Педагогия җәмгыятен оештыручы һәм аның беренче рәисе Йосыф Туишевның тууына 115 ел (1906–1984).
Журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Агеевага 75 яшь.
8 – Әдәбият галиме, педагог, дәреслекләр авторы, журналист, филология фәннәре кандидаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Яхинның тууына 90 ел (1931–2010).
10 – Полиция хезмәткәрләре көне.
Бөтендөнья фән көне.
Композитор, педагог Рәшит Гобәйдуллинның тууына 90 ел (1931–2000).
11 – Бөтендөнья сыйфат көне.
Икътисадчылар көне.
Рус әдәбияты классигы Фёдор Достоевскийның тууына 200 ел (1821–1881).
Шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Кутуйның тууына 85 ел (1936–2010).
Рус космонавты Владимир Соловьёвка 75 яшь.
Шагыйрь, прозаик, юморист, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ләбиб Леронга 60 яшь.
12 – Россиянең саклык банкы хезмәткәрләре көне.
Песнәкләр көне.
13 – Россиянең радиациядән, химик һәм биологик чаралардан саклану гаскәрләре көне.
Халыкара сукырлар көне.
Биатлон буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Альбина Әхәтовага 45 яшь.
14 – Халыкара пассажирлар көне.
Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне.
Дирижер, пианист, педагог, Татарстанның атказанган артисты Тәлгать Әхмәтовның тууына 80 ел (1941–2019).
15 – Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне.
Шагыйрә Гөлзадә Әхтәмовага 80 яшь.
16 – Халыкара сабырлык, үзара аңлашу, милли һәм тарихи күптөрлелек көне.
БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы – ЮНЕСКО көне.
Балет артисты, Татарстанның халык артисты Салих Хәйруллинның тууына 90 ел (1931–1978).
17 – Халыкара студентлар көне.
Участок полициясе хезмәткәрләре көне.
Кинорежиссёр, актёр, педагог, җәмәгать эшлеклесе, СССРның халык аристы Иван Пырьевның тууына120 ел (1901–1968).
Язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәровка 80 яшь.
18 – Бөтендөнья фәлсәфә көне.
19 – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.
Энциклопедист галим, химик, физик, астроном, географ, геолог Михаил Ломоносовның тууына 310 ел (1711–1765).
Драматург, сценарист, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Эмиль Брагинскийның тууына 100 ел (1921–1998).
20 – Халыкара бала хокуклары көне.
Бөтендөнья үпкә эшчәнлеге бозылу аркасында барлыкка килгән хроник чиргә каршы көрәш көне.
Җырчы, композитор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Мәрьям Рахманкулованың тууына 120 ел (1901–1990).
21 – Халыкара телевидение көне.
Бөтендөнья сәламләшү көне.
Россиядә салым органнары хезмәткәрләре көне.
22 – Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне.
 Рус язучысы, этнограф, лексикограф, фольклор җыючы, хәрби табиб, «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүче Владимир Дальның тууына 220 ел (1801–1872).
Балет артисты, балетмейстер, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипованың тууына 75 ел (1946–2020).
23 – Рәссам Рәүф Минияровка 80 яшь.
24 –Телевидение тапшыруларын алып баручы, КВН программасына нигез салучы, продюсер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Масляковка 80 яшь.
25 – Педагог, мөхәррир, нашир, дәреслекләр авторы Харис Фәйзи-Чистапулиның тууына 150 ел (1871–1933).
График, китап рәссамы, каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгатьэшлеклесе Рушан Шәмсетдиновка 75 яшь.
26 – Бөтендөнья мәгълүмат көне.
Нәкышче, график, педагог, Петербург сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы Николай Фешманның тууына 140 ел (1881–1955).
Цирк `һәм кино артисты, җырчы, Россиянең халык артисты Маргарита Назарованың тууына 95 ел (1926–2005).
Хокук белгече, Татарстанның һәм Россиянең атказанган юристы Сәйфихан Нәфиевнең тууына 80 ел (1941–2004).
27 – Диңгез пехотасы көне.
Химия фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Наил Әхмәтовның тууына 95 ел (1926–2006).
28 – Әниләр көне.
Россиядә бухгалтерлар көне.
Педагогика фәннәре докторы, методист, мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Абдулла Әсәдуллинның тууына 95 ел 1926–2004).
29 – Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист Йосыф Акчураның тууына 145 ел (1876–1935).
Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудованың тууына 95 ел (1926–2009).
30 – Халыкара мәгълүматларны саклау көне.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Әхәт Нигъмәтуллинның тууына 100 ел (1921–2015).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ