Өч исемле Лерон

Әле кайчан гына ул университетның «Әдәби сүз» исемле  дивар газетасын чыгаруда тирләп-пешеп, шигърият канатында очып  йөргән шаян йөзле  Ленарис Леронов иде. Үзенең тануына караганда, аны әтисе Лемон дип йөрткән. Казанга килеп, әдәбият казанында кайный торгач, тиз арада татар әдәбиятында   Ләбиб Лерон атлы бик  шаян балалар язучысы барлыкка килде. Шигърият утында януларның шаһиты буларак,   Ләбибнең 1988 елда «Яңгырның ял көне» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрде. Шуннан бер-бер артлы диярлек, балалар өчен «Транзистор үч ала» (1989)   шаян хикәяләр,  «Тәгәрмәчле чана» (1993)   әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000)   комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) исемле шигырьләр, әкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы тезелеп чыга торды. Ни арада еллар арты еллар үткән  һәм талантлы егетне әдәбиятның төрле жанрларында  бердәй актив иҗат итә ала торган олпат язучы итеп танытып та куйган. Шушы көннәрдә  каләмдәш дустыбыз, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире – үзенең 60 яшьлек гомер  бәйрәмен уздырды.

Алар әле дә бергә

…Алар – булачак өч язучы: Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла  – Казан университетына 1979  елда бергә килеп керделәр… Өчесе өч төбәктән: Ләбиб – Татарстанның Мөслим төбәгеннән, Ләис белән Ркаил ут күршеләребез – Башкортстан белән Чувашстаннан.  Студент елларым дусларымнан бераз алданрак башланса да,  миңа алар белән бер чорда,   бер тулай торакта, соңгы курста  хәтта бер  бүлмәдә дә яшәргә туры килде. Ләбиб  дусларыннан берсе  катнашында булган һәр вакыйгадан мәзәк эзләп табарга ярата иде. Уйчан, лирик Ләис дустының даһиларыбыз шигырьләренә язган эпиграммаларын тыңлаганда, «фәйләсүфләргә» хас мәгънә белән башын  чайкап елмая, гомер бакый бабалары рухын  җирсеп яшәгән  Ркаил исә,  күзәнәкләренә тулышкан тарихи стресстан котылырга теләпме, мәзәкне укып бетермәстән, бүлмәне яңгыратып  көлеп җибәрә. Бу аларның дуслары талантына үзләренчә бәя бирүләре иде.  Шигъри җанына кысынкылык сизгән чакта, Ләбибтән көч-дәрман өстәүче   юмор ишетергә сусавы  Ркаил Зәйдуллада университетны тәмамлагач та күзәтелә иде әле.  «Сабантуй»  газетасында эшләгәндә,  тыштан кырыс йөзле булып күренгән Ркаилнең  дусты Ләбиб  янына кереп, бер-ике сүз алышканнан соң,  кинәт кенә  яңгыратып  көлүе  шул канатлы студент елларын хәтерләтә иде. Күршедәге  «Ялкын»да эшләгән Ләис Зөлкарнәй дә журналда игълан ителгән мәзәк хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр бәйгесен  дусты Ләбибтән башка күз алдына  китерә алмагандыр.   Ләбиб Леронның «Ялкын»  конкурсында катнашачак  мәзәкләрен  барыбыз да каләменнән төшкәнче үк  көтеп тора идек. Чөнки аларның һәрберсен ул нәниләрне генә түгел, өлкәннәрне дә аягыннан егарлык көлкеле һәм гыйбрәтле итеп яза белә иде.

«Җен кулы» диярсең

Беркөнне кичке биштән соң, буш вакытын туры китереп, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән сөйләшеп утырырга җай чыкты.  

– Мин бәләкәйдән үк  дөньяга читтән күзәтүче булып түгел,  вакыйгалар эчендә кайнап яшәргә ярата идем, – дип сөйләп китте Ләбиб. – Өйдә дә, мәктәптә дә  беркайчан да кемдер кушкан   эшне үтәү  белән генә тынычлана алмадым. Төрлегә бүленеп бетә идем. Каным шундый минем. Утынга тотынсам, аны ярып, ташып, өеп куям; кар көрәргә алынсам, абзарны чистартып чыгам. Бервакыт телевизордан «Тимур һәм аның командасы» киносын күрсәттеләр. Мин дә   авылыбызда шундый  команда төзеп җибәрдем, һәм  яшертен генә ялгыз әбиләргә булыша башладык. Төннәрен кача-поса бакча казыйбыз, су китерәбез. Баштарак әби-чәбиләр, «җен кулы»дыр бу, дип,  куркынып сөйләделәр. Аннан гына рәхмәт ишетә башладык.

Мәктәптә укыган елларда ук  әбидән җырлар, такмаклар, авыл өлкәннәреннән ишеткән мәзәкләрне җыя башладым. Шулай итеп, үзем дә, кирәге чыгарын аңламастан,  фольклорга  кагылышлы берничә дәфтәр тупларга өлгергәнмен. Мәктәптә бөтен түгәрәкләргә – рәсем, музыка, әдәбият, тарих, ботаника, биология, география түгәрәкләренә язылып беттем. Атна дәвамында аларның берсен дә калдырмыйча  йөрим, озын тәнәфестә гармун уйныйм, сабакташларым белән авыл буенча көл, урманнан күркә җыюда катнашам. Район буенча уздырылган спорт, туган тел олимпиадаларына да еш чакырылам. Мин, гомумән, спортны да, иҗатны да яратып үстем. Чаңгы ярышларында озын дистанцияләрдән саналган ун чакрым арадагы  узышта  беренчелекне беркемгә бирми идем.

Шәп егеттер мин

Эшең бар икән. Нигә аны башкаларга танытмаска?!  Син гаҗәпләнерсең инде, шулай да әйтим: игелекле гамәлләребез турында «Яшь ленинчы» газетасына көн саен мәкаләләр язып тордым бит мин. Безнең өйдән Казандагы газета-журнал редакцияләренә  йә Леронов, йә Гыйльфанов, йә Харисов булып берьюлы 3–4 хат чыгып китә. Шуның өстенә газета-журналларда басылган язмаларның  авторларыннан Ркаил Зәйдуллинга, Миңназыйм Сепперовка, Рафис Гыйззәтуллинга, алар белән  танышу өчен, хатлар юллыйм. Тора-бара, үзем дә шулар  кебек әкиятләр, шигырьләр, парчалар язып җибәрә башладым. Шигырь-хикәяләрем  «Ялкын» журналында,  «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре»  газеталарында  басыла башлагач, минем адреска  яшьтәшләрдән, аеруча кызлардан, танышырга теләп  хатлар агыла башлады.  Менә шулай хәзерге  каләмдәш дусларымның кайберләре белән мәктәп елларыннан ук дуслашкан идем. Шигырьләремне, парчаларымны  берничә тапкыр «Шигъри тәлгәшләр» телевизион тапшыруында күренекле балалар шагыйре Роберт абый Миңнуллинның авызыннан ишетү иҗат юлымда канатлар куйды.  Университетка укырга килгәндә,   менә шундый «тәҗрибә» туплаган   шәп егет идем инде. Беренче курста укыган чакта ук,  алдыма шигырь, хикәя һәм әкиятләр китаплары чыгаруны максат итеп куйдым. Сүземдә тордым, 31 яшемдә мин шушы жанрларда иҗат ителгән өч китап авторы идем.

…Булыр, күзләреңә синең

Яшь тыгылыр бик еш.

Йөрәгеңә кан сауса да,

Син язарга тиеш!

Ләбиб Леронның яшьтән үзалдына куйган максаты менә шушы шигъри юлларда да чагыла. Яшь каләм иясенең күпкырлы иҗатын күзәтеп барган күренекле  драматург Туфан ага Миңнуллин аңа  бервакыт: «Покосың калын булса, җиде покосны бергә алып барсаң  да ярый. Эшлә, энем!» – ди.  Бер яктан, остазының сүзләре хәер-фатиха кебек яңгыраса, икенче яктан, уйланырга да этәрә. «Покосың калын булса»,– ди бит ул. Йөрәген шигырь ялкыны камаган егет, бернигә карамый, әсәрләнеп иҗат итә. Озак та үтми, Ләбибнең балалар 
дөньясына багышланган «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары  Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары   Татарстан телевидение-
сеннән күрсәтелә. Җиң сызганып, иҗатка керешкән егетне уңышлар да озак көттерми. Балачактан «шәп егетнең»  өлгерлеге  кимергә һич уйламый: Ләбиб Лерон  шул елларда, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулый.   «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм  «Елның иң яхшы китабы» конкурсында (1990)  икенче урынга лаек була.  «Ел китабы – 93» конкурсында беренче урынны алган  «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.

 Бүгенгене иртәгә калдырмау

Кордашымның башкаларда булмаган уңай сыйфатлары күп. Шуларның икесен аерып күрсәтер идем: ул – тырышлык һәм өлгерлек. Аның Актаныштагы кечкенә генә Олы Имән авылыннан башкалага ияреп килгән «бүгенге эшне иртәгә калдырмау» гадәтен студент елларында  ук күреп алдык. Ул, укый башлауга,  безнең курстан Фидания исемле Кукмара гүзәлен үзенә каратырга өлгерде. Башка бик күпләр кебек, өйләнешү вакытын да университетны тәмамлыйсы  елларга  планлаштырып тормады. Өченче курс уртасында, нәкъ менә кышкы сессия вакытында сөйгәне белән никах укытты. Аларның туйлары безнең тулай торак янәшәсендәге кафеда узды. Ләбиб мине үзләренең туена баянчы итеп чакырган иде. Башыннан ахырына кадәр  җыр-биюләрдән, ихлас  котлаулардан торган мондый затлы мул студентлар туен минем ул заманнарда түгел, әлегәчә күргәнем юк. Ләбиб белән Фиданиянең студент килеш никах туйларын   хәзергә кадәр хөрмәт хисләре белән хәтеремә төшерәм. Дус-
тыбыз студент килеш шул елларда ук  «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлаган иде бит.  Күрәсең, юморист егетебез,  балалар өчен мәзәкләр язып, безгә әйт-
ми генә туйлык акча «эшләп» йөргән.

Ләбибнең 24 яшендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры  булып эшли башлавы да күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.  Әлеге абруйлы вазифаны  моңарчы Гәрәй Рәхим,  Лирон Хәмидуллин, Әхмәт Гадел кебек чигәсенә чал кунган,  акны карадан яхшы аерган  тәҗрибәле язучылар  җитәкләгән булса, Ләбиб литфондта эш башлап җибәргәндә, берлеккә әгъза итеп тә кабул  ителмәгән иде бит әле. Ул бит  Сибгат Хәким, Нәби Дәүли кебек  яу күргән, хезмәтне оештыруда эзлекле тәртип яраткан олпат шагыйрьләрнең исән-имин вакыты! Әмма Ләбибнең хезмәтне  оештыра белүе монда да күпләрнең күңелендә хөрмәт уята. Ул  вафат булган әдипләрнең  онытыла төшкән гаиләләрен эзләп таба,  аларга кулдан килгәнчә ярдәм итә,  бәйрәмнәр белән котлый, сәламәтлеккә мохтаҗларын хастаханәләргә урнаштыра, үлгәннәрнең каберләрен барлый, ташлар куйдыра. Яшь язучыларга матди ярдәм кулы сузарга да онытмый.

Әманәтне үтәү юлында

– Шул вакытта саулыгын югалткан өлкән әдипләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итеп, иҗатымда аларның хәер-фатихасын алып калганыма хәзер дә сөенеп бетә алмыйм, – ди Ләбиб, шул елларны исенә төшереп. – Хәзер гаиләмдә бәрәкәтле, имин гомер кичерүемдә шул елларда куйган хезмәтләремнең савабы да бардыр дип уйлыйм.

Дустымның иң зур куанычы – балаларын милли җанлы, татар телле итеп тәрбияләве.

– Аллага шөкер,  иренмәдек: нәни чакларыннан кышкы иртәләрдә,  салкын, халык белән шыгрым тулган  трамвайларга утырып, Совет районының үзебез яшәгән Компрессорный ягындагы йорттан Мәскәү районына урнашкан Шамил Усманов урамындагы татар гимназиясенә илтә идек, – дип сөйли ул бу хакта. –
Мин үзем мәктәпкә сигез чакрым йөреп укыдым.  Шуңа күрә трамвайда утырып йөрүне мәшәкатькә дә санамадым. Югыйсә үзебезнең янда өч рус мәктәбе бар –  нәнүсләрне кертеп чык та тыныч кына эшеңә кит инде, ә? Юк, безгә Аллаһы Тәгалә татар дигән асыл  исемебезне  изге әманәт итеп тапшырган һәм  аны балаларыбызда дәвам итү бурычын куйган икән, ничек иренеп торасың, ди.  Ходай мине татар итеп яраткан икән, мин дә балаларымны  затлы канлы татар итеп үстерергә тиеш. Җирдә моңа каршы торырлык бернинди дә сәбәпләр күрмим. Кызларым Айсылу белән Ләйлә,  татарча сөйләшеп кенә калмыйча, милләтебезгә файдалы эшләр дә башкара. Фәридә, Саидә һәм Нурихан исемле оныкларым  үзебезчә ермачлый, чөнки өчесе дә 2 нче татар гимназиясе каршындагы «Балакай» балалар бакчасына йөрделәр, хәзер инде өчесе дә – «Адымнар» полилингвиаль мәктәбе укучылары.   Фидания белән миңа шуннан да олы бәхет юк!

– Син беләсең инде: Аллаһ, яраткан балалары буларак, безгә сынау да бирде. Улыбыз табибларның игътибарсызлыгы аркасында  зәгыйфь булып туды.  Аның белән күргән мәрәкәләрне  без әнисе Фидания белән бер тән, бер җан булып яшәгәнгә генә күтәреп бара алабыздыр. Дөресен әйтим, безнең җәмгыять андый балаларны  үстерү өчен көйләнмәгән. Шунлыктан шаккатыргыч хәлләргә юлыгып кына торасың. Бервакыт, 17 яше тулып киткәч, улым Бәхтияргә хәрби комиссариаттан  повестька килде. Икенче тапкырында бер минутка гына дип туктаган җирдән машинабызны автотөягечкә төяп киттеләр. Авыру бала белән  чыгып ялынсак та, автомобилебезне  төшерү дигән нәрсә булмады. Бездәй ата-аналарга хастаханәләрдәге мөнәсәбәт тә шуннан яхшырак түгел бит.  Төркиягә баргач,  сырхау балаларга андагы табиб-
ларның мәрхәмәт-шәфкатен күреп, ис-акылларым китте.  Кеше җанын, рухын тәрбияләүгә хезмәт итүче поэзиябезнең беренче үрнәкләрен галимнәр VI – VIII гасыр катламнары астыннан «казып» чыгардылар. 

Халык җанының барометры

Халыкта күмәк миһербанлык тәрбияләнсен өчен, тормышны тагын ничә еллар поэзия белән сугару кирәк булыр икән?

Монсы инде шул борынгы мирасыбызны халыкка җиткерү максаты белән нәшер ителүче «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның үз-үзенә биргән соравы. Шунда тупланып баручы байлыкны милләттәшләргә  җиткерү өчен,  аның  ерак сәфәрләрдә  булып кайтуын Ватсап аша юллаган фоторәсемнәреннән күзәтеп торабыз. Бу уңайдан:

– Сәфәрдә йөрүемнең хикмәте «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире булуымда гына да түгелдер, – дип уйланып калды каләмдәшем. –Безнең кордаш язучылар –
 Газинур, Ләис, Ркаилләр буынын 40 яшькә кадәр яшь шагыйрьләр дип атап йөрттеләр. Чөнки безнең алда шигърият мәйданын Илдар Юзиев, Рөстәм Мингалим, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек рухани атлантлар  тотты. Туган телебезнең рухын, аһәңен  явыз уклардан, калкан булып,  алар саклап торды. Алар исән чакта без дә канатлы идек. Тик шулар  бервакыт, җепкә тезелешеп диярлек,  китеп  беттеләр. Бик авыр чор булды ул минем өчен дә. 50 яшендә әнием үлеп китте. Әнидән соң остазым Туфан ага Миңнуллин вафат булды. 2017–2019 елларда татар теленә кисәк  һөҗүм башлангач,  туган телне яклап күтәрелгән укытучы хатыным Фиданияне эшеннән азат иттеләр. Менә шушы вакыйгалардан соң  мин үземне  канатым киселгәндәй тойдым. Кинәт кенә олыгаеп киттем. Гомерем буе милләтем өчен янып йөргән татар шагыйре буларак минем бүгенге көндә, беләсеңме, нәрсә өчен җаным көя? Сәхнәдән «милләткә хезмәт итәм» дип кычкырып,  башка милләт балалары үстереп ятучылар көннән-көн күбәя барганга. «Кызымка», «улымчик», – дип сөйләшүче  әниләр,  әбиләр «бабайка», «эбике», «дау энике» дип сөйләшүче буын калдыра.  Чит өлкәләрдә яшәүче   милләттәшләрем белән очрашуларга баргач, мин әүвәл менә шул чирнең никадәр тирән үтеп керүен ачыкларга тырышам. Кызганыч, ул торган саен тарала барып,  бер афәткә әйләнә.

Бу язмамда мин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның  иҗат юлындагы уңышларын барлау, аның әсәрләренә анализ ясауны максат итеп куймадым. Шагыйрьнең мөнбәрдән, йә матбугат аша әйткән фикерләре – халык җанының барометры ул.

Ирек НИГЪМӘТИ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.