Логотип Магариф уку
Цитата:

Остаханә. Монотипия.

Сезнең гербарий өчен киптергән яфракларыгызның бер ягын кылкаләм белән төрле төсләргә буяп, альбом битенә төшергәнегез яки тиен акча өстенә кәгазь куеп, карандашның очланмаган башы белән шуны ышкып ак...

Сезнең гербарий өчен киптергән яфракларыгызның бер ягын кылкаләм белән төрле төсләргә буяп, альбом битенә төшергәнегез яки тиен акча өстенә кәгазь куеп, карандашның очланмаган башы белән шуны ышкып акча «сукканыгыз» бармы? Булмыймы соң инде?! Сурәтнең бер яссылыктан икенчесенә күчүе үзе бер могҗиза бит. Әйдәгез, бүген эшне бераз катлауландырып, график сәнгатьнең һәм басма графика техникасының шактый борынгы төрләренең берсе саналган монотипиягә тукталыйк. Монотипия нәкъ менә басма сурәт дигәнне аңлата да. Бу ысулны беренче булып Италия рәссамы-гравёр Джованни Кастильоне (1607–1665) уйлап табуы мәгълүм. Ә Россиягә аны күпмедер вакыт Парижда яшәгән рәссам Елизавета Кругликова алып кайта. Бу техниканың алга таба бездә таралуына алшартлар үзеннән-үзе туа, чөнки Кругликова 1922–1929 елларда Ленинград сәнгать академиясендә полиграфия факультетында укыта.
https://www.youtube.com/watch?v=2ZzNL3wo9qM
 
https://www.youtube.com/watch?v=PypJvmcEe80&feature=youtu.be
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ