Осталар шәһәрчелеге

      Мәркәзебездә татар халкының милли мәдәни-тарихи  җәүһәрләрен,  халык сәнгате һөнәрләрен яңартып, шуларга заманча сулыш өреп, яшь буынга җиткерүче уку йорты – Халык  сәнгате һөнәрләре техникумы бар. Биредәге 300 студентның  278 е бюджет урынында белем ала. Бүгенге көндә милли һөнәрчелек белән кызыксыну үзенең иң югары ноктасына күтәрелде, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Техникум оештырган ун айлык түләүле курсларга керү өчен дә конкурстан үтәргә кирәк. Студентлар арасында Якутиядән һәм Томск, Екатеринбург, Уфа кебек шәһәрләрдән килеп укучылар бар. Бу уку йортыннан яшьләр гомергә җитәрлек һөнәр алып чыга. Кем әйтмешли, кайда гына яшәсә дә, ике кулына бер эш таба. Аны тәмамлаучылар арасында үзләренең шәхси эшен булдыручылар да шактый икән.

      WorldSkills Russia чемпионы булырга телисезме?

     Техникумга аяк басуга ук, үзеңне осталар шәһәрчегенә эләккән кебек хис итәсең. Бер башта Казан җөе белән эш итүче күнчеләр, икенчесендә көмешчеләр, арырак чигүче-тегүчеләр. Күзең кайсына төшә, шунда тукталырга була. Алай гына да түгел, үзеңнең үк  укалап калфак, йә түбәтәй чигеп карыйсың, күн мозаикасын кулланып, картина иҗат итәсең, киез басу,  агач ую, чүлмәк ясау белән шөгыльләнә башлыйсың килә. Биредә белем бирүче педагогларның һәм аларның шәкертләренең эшләре, күптән инде Россия чикләрен узып, Франция, Австралия, АКШ, Голландия, Португалия, Бөекбритания коллекционерларының шәхси тупланмаларына барып кергән.  Күп кенә эшләнмәләре  «100 иң яхшы товар», «Сыйфат лидеры» кебек конкурс-
ларда  дәрәҗәле урыннар яулаган.

      Техникумның  директоры, педагогика фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Кыяметдин кызы Сәүбанова белән бергәләп студентларның диплом эшләре куелган күргәзмә залына үтәбез.   Кайсы гына эшкә тукталма, барысы да соклангыч! Араларында Милли музей фондларында саклана торган яка чылбыры, чулпы, филигрань чигә алкалары, беләзек кебек экспонатларның күчерелмә-реконструкцияләрен  күреп   шаккатасың. Техникум студентлары, теорияне үзләштергәннән соң, гамәлдә борынгы осталарның эшләрен кабатлый-кабатлый, камиллек серенә төшенәләр. Шулай иң сәләтлеләр әкренләп металлда, күндә үз иҗади фантазияләрен чагылдыра башлый.

     Сәнгать әсәре дәрәҗәсендәге эшләрне карап йөргәндә, Раушания ханымнан: «Бусы – безнең чемпионнарыбыз эше», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Баксаң, техникум, 2013 елдан бирле  WorldSkills Russia хәрәкәтенә кушылып кына калмыйча, үз базасында, чемпионат таләпләренә туры китереп, милли статусы булган «зәркән эше» компетенциясе буенча махсус үзәк тә оештырган икән. Шул «Зәркән  эше» программасы кысаларында техникумда ювелир эшләнмәләр өчен кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташларны кырлау буенча заманча җиһазландырылган остаханә дә булдырганнар.  Техникум студентлары инвалидлар һәм сәламәтлекләре чиклеләр арасында уза торган «Абилимпикс» һөнәри осталык  чемпионатында  2016 елдан катнаша башлаганнар. Хәзер алар арасында да чемпионнар бар. Соңгы өч елда  «агач ую», «зәркән эше» компетенцияләренең төбәк этабы әлеге уку йорты бинасында уза. Бу биредә белем, һөнәр алучы яшьләргә үсеш өчен зур стимул бирә. Узган ел әлеге хәрәкәткә кулланма гамәли сәнгать бүлегенең керамист белгечлеге студентлары да кушылган.

    Ишетмәүче, яки начар ишетүчеләр өчен бердәм укыту-өйрәтү мәйданы булдыруда да техникум шактый зур  тәҗриҗә туплаган. Грант акчасына инвалидлар өчен махсус аппаратлар белән җиһазланган кабинет    булдырып, өч елда шундый 12 үсмергә һөнәр биреп чыгарганнар. Аларның күбесе  техникумга   мәшгульлек үзәге аша килгән. Чигү-тегү кебек һөнәрләрне әлеге  студентлар  программаны эш тәртибен аңлатып баручы сурдотәрҗемәче ярдәмендә үзләштергән. Инвалид арбасында хәрәкәтләнүче 3 студентлары да булган. Бүгенге көндә аларның берсе хәтта укуын институтта дәвам итә һәм зәркәнчелек буенча чемпионатларда  катнаша икән.

     – Без бер үк вакытта федераль программалар буенча да эшлибез, –  дип сөйли  Раушания Кыяметдиновна – «Киләчәккә билет» («Билет в будущее») программасы 6–7 нче сыйныф укучыларын һөнәрләр белән таныштыруны күздә тота. Беренче карашка  бик кыска вакытка исәпләнгән – өч атналык кына  курс ул. Әмма үз кулы белән нәрсә дә булса эшләү, иҗат итү тәҗрибәсе баланың һөнәр сайлавына тәэсир итә. Малайларны зәркәнчелек эшенә юнәлтсәк, кызлар тегеп-чигеп карый. Арада «Укырга, һичшиксез, сезгә киләм», – диючеләре дә табыла. Минемчә, бүгенге көндә гаиләдә ата-ана, әби-бабайның балаларын яки оныкларын ниндидер һөнәргә өйрәтеп утыру өчен вакытлары җитмәүне искә алганда, бу – бик файдалы программа.

     Ә «50+» дигәне исә лаеклы ялга чыгарга җыенучылар һәм пенсия яшендәгеләр  өчен дүрт атналык курслар икән. Өлкән яшьтәгеләр аны ике куллап кабул иткәннәр. Декрет ялында бала тәрбияләп утыручылар өчен «Демография» программасы кулай булып чыккан. «Бездә, һөнәр үзләштергәннән соң,  үзмәшгуль булып эшләп китүчеләр байтак. Әлеге   федераль программалар буенча  узган уку елында ике төркем укыттык, – диде Раушания ханым. Ләкин, биналары кысан булганлыктан, өч сменада укытырга мәҗбүрләр. Шул исәптән «50+» һәм «Демография» программалары да кичке сменага кала икән.

    Көтелмәгән очрашудан – көтелгән нәтиҗә

      Казан шәһәренең Халык  сәнгате һөнәрләре техникумы ике уку йорты базасында  – 40 нчы техник һөнәр училищесы һәм 34 нче һөнәр лицее кушылудан барлыкка килгән. Шуннан соң монда барган заманча үзгәреш-ләрне аның бүгенге җитәкчесе  Раушания Сәүбанова эшчәнлеге белән бәйлиләр. 2010 елда аңа һөнәри лицей директоры вазифасын тәкъдим иткәч: «Юк мин мондый эшкә алынмыйм», –дип, аяк терәп каршы төшә ул, көллиятнең элеккеге ярымподвал биналарын күргәч. «Нинди сувенир эшләп булсын инде монда?» – дип аптырый моңа кадәр Питрәчтә мәдәният идарәсен җитәкләгән ханым. Ике сөйләшә торган чак булмый: Казанда узачак Универсиада үз таләпләрен куя. Нишләсен, төрледән-төрле грантлар бәрабәренә бер-бер артлы чүлмәкчеләр остаханәсен, күнчеләр лабораториясен җиһазлыйлар. Ә бер елны Самарада узган федераль Сабантуйга баргач, һөнәрчеләрнең эшләрен карап йөргән Татарстан президентының күзе алар җитештергән сувенирга төшә. «Күрше тавыгы күркә булып тоела» дигәндәй, безнең республика җитәкчесе дә Самара губернаторы алдында сок-лануын әйтеп ташлый: «Карагыз әле, сездә нинди искитмәле нәрсәләр эшлиләр икән!» Раушания ханым, аптырап тормый, чаялыгын эшкә җигеп: «Боларда түгел, Татарстанның һөнәр училищесында эшлибез аларны!» – ди ул, милли сувенирларны тамаша кылып йөргән кунаклар алдына чыгып. Менә шушы очрашудан соң «боз кузгала» да инде. Яңа булмаса да, максатка яраклы бина табып, хөкүмәтнең 20 миллион сумлык саллы ярдәме белән анда капиталь ремонт үткәрелә. 2013 елдан булачак чемпионнар шунда әзерләнә башлый.

–Без 2019 елдан ресурс үзәгенә әйләндек. Шуның нәтиҗәсендә соңгы вакытта шактый гына  җиһазлар, шул исәптән 3 Д модельләштерү җиһазлары һәм фрезер станоклары сатып алдык,–  дип аңлата директор, милли һөнәрчелеккә дә килеп кергән технологик үзгәрешләр турында сөйләүгә күчеп. –  Хәзерге югары технологияләр заманында бөтен әйберне дә гел кулдан гына эшләп  булмый. Әйтик,  моңа кадәр яулык өчен бизәк үрнәкләрен  кулдан ясаган булсак, хәзер махсус принтерда чыгарабыз, тамбурлы җөй дә машинада башкарыла. Билгеле, кулдан әзерләнгән әйбер бердәнбер, ягъни кабатланмас һәм бик кыйммәт була. Яңа технологияләр буенча эшләгәнгә, андыен сатып ала алмаучыларга бәясе буенча кесәсенә килешә торганын тәкъдим итә алабыз.

Бу уңайдан мәшһүр дизайнер Коко Шанельнең сүзләре искә төшә: «Кулдан эшләнгән әйбер ул – бик зиннәтле нәрсә. Аның бөтен кешедә булуы мәҗбүри түгел. Ә инде үзендә булдырасы килгән кеше йә  хезмәте өчен остага түли, йә үзе ясый», –дигән ул. Бирегә нәкъ менә шундый зиннәтле әйберләр ясарга өйрәтүчеләр һәм дә шуңа өйрәнергә теләүчеләр җыелган да инде. Зиннәтле бизәнү әйберләренә иң күп заказ бирүчеләр, билгеле, артистлар. Биючеләр, мәсәлән, көмештән эшләнгән зәркән бизәнгечләрнең, беренче чиратта, җиңел булуын һәм,  баскан саен, үзенә бер көй-моң чыгарып  чыңлап торуын тели.

– Моның өчен көмешчеләребез башта, җиңел булсынга, материалны бик юка итеп җәя, аннан соң алкага тиешле форма бирә һәм чүкеп бизәк-сурәт төшерәләр, –  дип аңлата директор.

Студентлар үз  куллары белән ясаган  туку станында  суккан сөлгеләре дә җетелеге белән генә түгел, ә аларга салынган тамгалар –
 Идел буе халыкларының милли бизәкләренең төрлелеге белән дә җәлеп итә. Туку эшенең технологиясен исә алар әлеге борынгы шөгыльнең осталары яшәгән   Алексеевск районына ук барып өйрәнгәннәр.

Кайчандыр уку йортында 6 юнәлеш буенча гына белем-һөнәр биргән булсалар, хәзерге вакытта тегүче-чигүче, бизәүче рәссам, дизаин, зәркәнче,  керамика һ.б. –
 барлыгы 12 төр һөнәр үзләштерер-
гә мөмкин. Марат Мардәгалләмович Галиев, Андрей Михайлович Гавриков, Николай Павлович Краев кебек күпсанлы фидакяр  осталар уку йортының данына өлеш кертә. Остазларның шәкертләре дә сынатмый. Диварда фотолары тезелеп киткән чемпионнарны барлый-барлый коридор буйлап китәбез: зәркәнчелектә Фәннүр Вәлиуллин, таш кырлауда  Данил Җәләев, Регина Суфиева, керамикада Надежда Агапова кебек дистәләгән  чемпионнары бар. Күптән түгел «Яшь профессионаллар» WorldSkills IX Милли чемпионатның финалы тәмамланды. Анда Анастасия Иванцова «зәркән эше» компетенциясе буенча көмеш медальгә, юниорлар арасында «зәркән эше  юниорлар» компетенциясе буенча Дилшат Әүхәдиев һөнәри осталык өчен медальгә лаек булдылар (төп экспертлар Марат Галиев, Данил Җәләев). Болар инде – Россиянең социаль инфраструктурасын әйдәп баручы  учреждение  буларак милли реестрга кергән  техникумның данын гына түгел, халыкара бәйгеләрдә Россиянең данын күтәргән егет-кызлар.

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.