Отиттан баланы ничек дәваларга?

Амилә кызымда – тагын отит. Елга 5–6 тапкыр кабатланды бугай инде. Урамга колакны капламыйча чыкканы да юк югыйсә. Каян килгән зәхмәт икән бу? Аны ничек дәваларга? Һәр табиб үзенчә аңлата, һәркайсы үз методикасын тәкъдим итә, кемгә ышанырга, дәвалау курсын ничек итеп башларга да белмәссең.

Балалар табибәсе Лариса ИЛЬИНА җавап бирә:
– Статистикага күз салсак, биш яше тулганчы һәр бала кимендә бер тапкыр әлеге авыру белән очраша. Отит балаларда, өлкәннәргә караганда, ешрак очрый. Гади генә әйткәндә, ул – колак ялкынсынуы. Әмма бу авыруның сәбәбен җил бәрүдән түгел, иң элек вирус, гөмбәчекләр һәм бактерияләрдән эзләргә кирәк. Бактерияләр китереп чыгарган отит – авыртуның иң еш очрый торган төре. Бу авыру һөҗүм иткәндә, бала колак эчендә кискен авырту сизә, аның тән температурасы югары күтәрелә, үзен начар хис итә башлый. Отитны вакытында һәм дөрес дәваламаганда, аның нәтиҗәләре бик аяныч булырга – бала өлешчә яки тулысынча чукрак калырга мөмкин.
Авыру сәбәпләре
Колак ялкынсынуга берничә сәбәп булыр-
га мөмкин:
– механик җәрәхәтләр – колакның бәрелүе, колакны дөрес чистартмау, колак эченә чит-ят әйбер керү;
– бактериаль инфекция – тамак һәм борын юллары аша инфекция эләгү (балаларның борын, авыз, колак юллары үзара кисешә, шуңа да аларның отит белән авыру куркынычы зуррак);
– туңу, колак эченә салкын су керү, җилле урында яланбаш йөрү.

Отит билгеләре
Отитның иң беренче билгеләре – колакның тышкы яктан ялкынсынуы, аннан ят сыекча бүленеп чыгу, авызны ачканда яки япканда колакта авырту барлыкка килү. Соңрак баланың тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә, ул ашаудан баш тарта башлый, елый, колагына тидертми. Яңа туган нарасый күкрәкне кабуга, елап, шунда ук башын читкә каера икән, монда шикләнергә урын бар. Гадәттә, бу билгеләр колакны мамыклы таякчыклар белән дөрес чистартмау, артык хлорлы яки ачык сулыкларда коену нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ялкынсынуның мондый тышкы яктан күренә торган формасы булганда да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, халык медицинасы белән яки үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Югыйсә моның хроник авыруга әйләнү куркынычы бар. Урта отитны баланың туңуы яки, киресенчә, эсселәнүе, сөтнең тамак, борын юллары аша колакка эләгүе, аденоидлар ялкынсынуы, тамак, борын юлларының хроник инфекциягә дучар булуы, иммунитетның түбән булуы кебек сәбәпләр китереп чыгара. Отитның бу формасында инде температура 40 градуска җитеп, колак эчендә бик көчле авырту сизелә. Вакытында дөрес дәваламаганда, колакның барабан элпәсе тишелеп, аннан үлек агарга мөмкин.

Дәвалау
Балагызда отит башланды дип шикләнсәгез, озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Балага бер яшь тулганчы, аны хастаханә шартларында дәвалыйлар, аннан олыраклар өй шартларында уңышлы гына дәвалану курсы уза ала. Табибка күренгәнче, баланың хәлен җиңеләйтү максаты белән, температура төшерә торган дару бирергә мөмкин. Колак эчендә җыелган сыекча барабан тышчасына басым ясамасын өчен, борынны чистарту мәслихәт, эченә махсус борын даруы да салып куйсагыз була. Табиб диагноз куйганчы, колакка дару салырга киңәш итмәс идем. Бу баланың хәлен кискенәйтергә, авыртуны катлауландырырга мөмкин. Ә инде табиб, колак эченә салу өчен, махсус сыекча дару киңәш итә икән, аны салкын көе сала күрмәгез, югыйсә авыруны көчәйтәсез генә.
Отит белән авырту куркынычын киметәм дисәгез, баланың иммунитетын күтәрергә тырышыгыз. Шулай ук колак юлларын чистартканда сак булырга, колакны чиста тотарга, салкын тигәндә аны вакытында дәваларга кирәк.
Белешмә!
Мамыклы таякчыклар белән баланың гына түгел, олы кешенең дә колакларын еш чистартып торырга киңәш ителми. Мондый ысул белән без колак эченә җыелган сыекчаны тагын да эчкә кертәбез һәм аның куелыгын арттырабыз икән. Ә бит колак сагызы – колакларыбызны бактерия, инфекция, төрле гөмбәчекләрдән, тузаннан саклаучы ролен үти. Аны бетерәм дип, организмга зыян гына салырга мөмкин. Колак чистартканда, иң яхшы ысул – әби-бабайлар кулланганы, ягъни колакны су белән җиңелчә юу.

Әдилә БОРҺАНОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.